Г. Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты, ТР ФА

ТАТАР МАТУР ӘДӘБИЯТЫ КОРПУСЫ


Баш бит    Корпуста эзләү    Тезаурус    [ Рус Тат Eng ]

Тел: Татарча
Корпусның күләме: 15 млн. сүз
Җөмләләр саны: 1,8 млн.

Корпуска татар язучыларының прозаик һәм поэтик әсәрләре, аерым фольклор жанрларының текстлары, башка телләрдән татарчага тәрҗемә ителгән матур әдәбият үрнәкләре кертелде. Әлеге материаллар хронологик яктан XIX - XXI гасырларны үз эченә ала.

Корпуста урнаштырылган һәр әсәр авторы, исеме, жанры һәм язылу вакыты турындагы өстәмә мәгълүмат белән тасвирлана.

Корпустагы күпчелек сүзләрнең морфологик сыйфатлары күрсәтелә: леммасы, сүз төркеме, грамматик билгеләре.

Корпус материаллары төрле юнәлештә эшләүче филолог-белгечләр, укытучылар, студент һәм мәктәп укучылары, һәм, гомумән, татар теле һәм әдәбияты белән кызыксынучы барлык кешеләр өчен файдалы булачак.

Корпусны эшләүчеләр текстларның электрон версияләрен биргән барлык нәшрият төркемнәренә һәм фондларына зур рәхмәтен белдерәләр!