﻿var textForPages = ["ӘДӘБИ ӘДӘБИ СӘЯХӘТСӘЯХӘТ5   -   6   65   -с ы й н ы ф л а рТУГАН ТЕЛДӘГЕ ӘДӘБИЯТ","","ТУГАН  ТЕЛДӘГЕ  ӘДӘБИЯТӘДӘБИ СӘЯХӘТ5—6 нчы сыйныфларТөп гомуми белем бирү оешмалары өчен уку әсбабы (туган (татар) телендә сөйләшүче укучылар өчен)КАЗАН2024","УДК 373.167.1:821.512.145*01 ББК 84(2Рос=Тат) я71   Р60Рәссамы Диләрә Нәүрузова«2023—2030 елларда Татарстан Республикасы дәүләт телләре һәм Татарстан Республикасындагы башка телләрне саклау, өйрәнү һәм үстерү» дәүләт программасы кысаларында әзерләнде Уку әсбабы Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең Г. Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтында эшләндеРодная (татарская) литература. Литературное путешествие : Туган телдәге әдәбият. Әдәби сәяхәт : учебное пособие для 5—6 классов общеобразовательных организаций основного общего образо вания (для обучающихся, владеющих родным (татарским) языком)  /  [авт.-сост.:  Г.  Н.  Мухарлямова,  Д.  М.  Абдуллина].  —   Казань: Издательство Академии наук Рес публики Татарстан, 2024.  — 159   с.:  ил. ISBN 978-5-9690-1256-1 Уку әсбабы төп гомуми белем бирү оешмаларында туган (татар) телендә  сөйләшүче  5—6  нчы  сыйныф  укучыларына  өстәмә  уку  өчен тәкъдим ителә. Китапка сайланган әсәрләр укучыларның яшь һәм әдәби үсеш үзенчәлекләрен исәпкә алып, аларга эстетик, әхлакый тәрбия бирү, тел ләрен камилләштерү максатын күздә тота. УДК 373.167.1:821.512.145*01 ББК 84(2Рос=Тат) я71 Р60ISBN 978-5-9690-1256-1© Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе, 2024© Г. Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать  институты, 2024 © Мөхәрләмова Г. Н., Абдуллина Д. М. 2024","35 нче сыйныфНӘРКИС ЧӘЧӘГЕ(Миф)Борын-борын заманда бер чибәр егет яшәгән. Егет шул-кадәр чибәр булган, аңа хәтта кояш та көнләшеп карый икән.  Шул  заманда  һәм  шул  ук  урында  чибәрләрнең  дә чибәре бер кыз да яшәгән. Аңа кояш та, ай да сокланып карый торган булганнар. Ике чибәр бер-берсен яратырга тиешләр иде дә бит, ләкин алай булып чыкмаган. Кыз егет-тән күзен ала алмаган, шулкадәр яраткан. Егетнең исә исе дә китми икән. Хәер, аның гомумән бернәрсәгә дә исе кит-мәгән. Кыз килеп сүз дәшә, егет җавап бирми, кыз алдына килеп баса, егет борылып китә. Каядыр карап нидер уйла-нып бара да бара, бара да бара. Шулай бара торгач, бик ма-тур түгәрәк күл янына килеп чыккан. Менә ул күл суында битен юарга иелгән һәм суда бер бик чибәр егет йөзен күр-гән. Егет үзенең шәүләсенә шун да ук гашыйк булган. Судагы шәүләсенә караган ки леш торган да торган. Кыз-ның исеме Кайтаваз икән. Ул егеткә берничә мәртәбә сүз ка тып караган. Әмма теге-се  берни  ишетмәгән,  һаман үз шәү ләсенә карап торган. Аша маган, эчмәгән егет, су-дагы шәүләсеннән аерыла ал-маган. Үзенә үзе шул дә рә-җә дә гашыйк булган. Торган, ","4торган һәм шул баскан җирендә нәркис чәчәгенә әйләнгән. Нәркис чәчәге шулай барлыкка килгән.Ә Кайтаваз кайгысыннан таулар эченә кереп киткән. Кызның башкалар белән кайгысын уртаклашасы килгән. Сөйләшәсе килгән. Ләкин ул сүз әйтә алмас хәлдә булган. Нибары кеше әйткәнне генә кабатлаган. Кешеләр, килеп: «Ау»,  —  дип  кычкыралар.  Кайтаваз  аларга:  «Ау»,  —  дип җа вап бирә. «Кайтаваз! Син кайда?»  —  дип дәшәләр. Ул аларга: «Кайтаваз! Син кайда?»  — дип җавап бирә.Кешеләр сүзен, җәнлекләр тавышын кабатлап, Кайта-ваз таулар арасында һаман кайгысын уртаклаша алмыйча йөри. Теләсәгез, сез аның белән хәзер дә сөйләшә аласыз. Ләкин ул нибары сезнең сүзләрне кабатлый гына ала.нәркәс  —  нәркис чәчәге  —  нарциссисе дә китми  —  кызыксынмый  —  здесь: не обращает внимания кайтаваз  —  тавышның кире әйләнеп кайтуы  —  эхошәүләсе  —  биредә: чагылышы  —  здесь: отражениесүз катып караган  —  эндәшеп караган  —  обратилась1. Синең кайтавазны тыңлап караганың бармы? Ул ничек бар-лыкка килә? Бу хакта сыйныфта әңгәмә үткәрегез яки өйдә өлкәннәр белән фикерләшегез.2. «Нәркис чәчәге» дип аталган мифта нәркис чәчәгенең барлык-ка килүе ничек аңлатыла? Шул урынны табып укы.КӨНГӘ КҮРЕНМӘС СЫЛУ-КӨМЕШ(Татар халык әкияте)Бездән бик ерак бер шәһәрдә бер бик ярлы карчык бул-ган, ди. Бу карчыкның бер генә баласы булган, ди. Болар шәһәрнең ярлылар тора торган бер читендә торалар икән. Карчыкның улы кечкенәдән үк җәядән ук атарга бик тә ярата торган булган, ди. Унбиш-уналты яшьләренә җиткәч, бу егет кырларга чыгып, урманнарга барып, кош-кортлар атып алып кайта икән дә, ди, болар шуның белән алай-бо-лай итеп көннәрен авыштырып баралар икән, ди.C?","5Бу шәһәрнең уртасында, патша сарайлары тирәсендә, шактый зур бер күл булган икән. Көннәрдән бер көнне кар-чыкның улы кулына җәясен, угын алган да, ди, иртүк то-рып: «Тукта әле, шәһәр уртасындагы, патша сарае тирәсен-дәге күл янына таба барып багыйм әле, шунда берәр кош-корт очрамасмы, анда барган өчен мине асмаслар-кисмәсләр, ассалар-киссәләр, тагын кайгырырлык урын юк»,  —  дип, өеннән чыгып киткән, ди. Бу шәһәр бик зур шәһәр икән, ди. Егет шәһәрнең уртасындагы күл янына барып җиткән-че, кояш төш турыннан авыша да башлаган, ди.Егет, күл янына барып җитеп, җәясен җайлап утырган чагында, ни күзе белән күрсен, күл буендагы камышлар арасыннан бер энҗеле үрдәк пыр итеп очып чыккан да, ди, егетнең баш түбәсе турыннан үтеп барганда, егет моны атып төшергән, ди. Егет үрдәкне алган да туп-туры патша сараена барып, рөхсәт сорап, патша янына кергән, энҗеле үрдәкне патшага бүләк итеп биргән. Патша бу егеткә эн җеле үрдәк китергәне өчен бик күп акча биреп чыгарган, ди.Шуннан соң патша сараендагы тегүчеләр бу энҗеле үр-дәкнең каурыйларыннан, йоннарыннан патшага бик матур бер бүрек тегеп биргәннәр, ди. Менә берзаманны патшаның якын вәзирләре, теге карчыкның улыннан көнләшеп, үзара киңәшләшкәннәр дә патшага әйткәннәр:—  Әй безнең зур, тирә-якта данлыклы патшабыз, хәзер инде синең энҗеле үрдәктән бүрегең булды, тагын энҗеле тәкәдән туның да булса, бигрәк тә яхшы булыр иде. Күрше патшалар арасында данлыгың тагын да артыр иде,  —  дип. Вәзирләрнең бу сүзләре патшага бик ягымлы тоелды, ди.Патша вәзирләреннән:—  Энҗеле тәкәне каян табарга, каян алырга икән соң аны?  —  дип сорады, ди.Вәзирләр патшага:—  Аңа бер дә аптырап торасы юк. Аны әнә теге энҗеле үрдәкне китергән егет табып алып кайтырга тиеш,  —  дип әйттеләр, ди.","6Патша, шул көнне үк теге карчыкның улын сараена ча-кыртып:—  Син миңа энҗеле үрдәк табып китерә алган идең, инде хәзер энҗеле тәкә дә табып китерергә тиешсең. Казна-дан юлыңа җитәрлек акча ал да бүген үк чыгып кит. Әгәр шул энҗеле тәкәне табып кайтмасаң, мин синең башыңны кистерермен!  —  дип әйтте, ди.Егет, патшадан бу сүзләрне ишеткәч, нишләргә дә бел-мичә аптырап, анасы янына кайтып китә, ди. Анасы, улы-ның бик күңелсез генә кайтып керүен күреп:—  Әй улым, сиңа нәрсә булды, әллә авырыйсыңмы, тө сең-битең агарган, иреннәрең күгәргән, әллә явыз пат-ша синең кулыңнан килмәслек бе рәр эш куштымы, әйт әле?  —  ди.Егет патшаның нинди эш кушканын анасына әйтеп бир гәч, анасы әйтә моңа:—  Улым, бер дә кайгырма, ди, җир йөзе бик бай бит ул, анда энҗеле тәкә генә түгел, әллә нинди кыйбатлы әйберләр дә бардыр әле. Җәяң белән укларыңны кулыңа ал да юлга чык, безгә боерганы булыр,  —  ди.Шуннан соң бу егет патша казнасыннан бирелгән акча-га бер ат алып, юлына азыклар әзерләп, җәя белән укларын ала да юлга чыгып китә.Ай бара, ел бара бу, бара торгач, караңгы бер урманга барып керә. Урман эчендә утырган бер кечкенә генә өйгә ба-рып җитә. Өйгә килеп керә. Өй эчендә ап-ак чәчле, тешләре төшеп беткән бөкре бер карчык утыра икән, ди. Килеп керү белән, егет бу карчыктан исәнлек-саулык сорашкан да, ди, үзенең башына төшкән эшне сөйләп биргән. Шуннан соң бу егеткә карчык:—  Улым, бүген син миндә кунак бул, син сораган нәр-сәне мин белмим, аны минем тутам белсә белер, иртәгә шу-ның янына барырсың, ул моннан бик ерак түгел,  —  ди.Егет, иртәгесен йокыдан торып, ашап-эчкәч, карчыкка бик күп рәхмәтләр әйтеп, атына атланып, юлга чыгып китә.Теге карчык өйрәткән юл белән көн бара, төн бара бу. ","7Бара торгач, барып җитә тузан-туфраклы кап-кара кыр ур-тасында япа-ялгыз калган кеп-кечкенә генә бер өйгә. Атын-нан төшеп, рөхсәт сорап, егет өйгә барып керә. Өй эчендә бөкрәеп беткән, ап-ак чәчле, бик ябык бер карчык утыра икән, ди. Егет карчыктан исәнлек-саулык сораша. Шуннан соң бу карчык егеткә әйтә:—  Улым,  ди,  синең  башыңа  бик  зур  эш төшкәндер, ахры, югыйсә мондый ерак җиргә килеп чыкмас идең. Мон-да адәм баласы бик сирәк килә. Дөресен әйт, башыңа нин-ди авыр эш төште? Кулымнан килсә, мин сиңа булышыр-мын,  —  ди.Карчыктан мондый җылы сүзләр ишеткәч, егет иркен сулап әйтә:—  Дөрес, әби, ди, минем башыма бик зур эш төште, ди. Мин фәлән патша тора торган фәлән шәһәрнең читендәге бер йортта бик ярлы гына көн күреп торучы бер карчык-ның улымын, мин әтидән бер-ике айлык кына чакта кал-ганмын. Әни мине шул шәһәрнең байларына кер уып, аш пешереп тапкан ризыклары белән үстерде. Үсеп җиткәч, мин патшага бер энҗеле үрдәк атып биргән идем. Хәзер ул: «Син миңа каян булса да энҗеле тәкә табып китер. Әгәр фәләнчә вакытка кадәр табып китермәсәң, башыңны кис-терәчәкмен»,  —  диде. Менә мин шул энҗеле тәкәне эзләргә чыктым, табып алып кайтмасам, патша башымны кистерә минем,  —  ди.—  Әй улым,  —  ди карчык,  —  бер дә кайгырма син, ди. Бү ген син минем кунагым. Ашап-эчкәч тә ятып йокла, ял ит. Иртәгә иртүк торып китәрсең, теләгәнеңне табарсың,  — ди.Шуннан соң бу егет әйбәтләп ашап-эчә дә, ди, ятып йок-лый, ди. Иртә белән торып, ашап-эчкәч, егет юлга әзерләнә. Китәр алдыннан карчык әйтә моңа:—  Менә, улым, ди, моннан ерак түгел бер җирдә ми-нем бер тутам бар, ди, аның җир-суы, урман-болыны киң, кош-кортлары, мал-туарлары бик күп. Сиңа кирәкле энҗе-ле тәкә шуның көтүләрендә булмый калмас. Бар, син энҗе-ле тәкәне шул тутамның көтүеннән табарсың,  —  ди.","8Егет карчыкка бик күп рәхмәтләр әйтеп, юлга чыгып китә. Көн бара, төн бара бу. Бара торгач, барып җитә ямь- яшел болынлыкка. Шул болында йөргән көтүләр янына ба-рып, теге карчык өйрәтүе буенча бер энҗеле тәкәне тотып ала да ат өстенә салып алып кайтып китә. Атна кайта, ай кайта бу. Бик күп заманнар үткәч, кайтып җитә үзе торган шәһәргә. Шәһәргә керү белән, туп-туры патша сараена ба-рып, теге энҗеле тәкәне патша әйткән көнгә алып кайтып тапшыра. Патша бу егеткә төрле-төрле бүләкләр биреп, өенә кайтарып җибәрә. Егет анасы янына кайтып, аның белән бик яхшы гына итеп тора башлыйлар ди.Патша энҗеле тәкә тиресеннән тун тектерә. Бу тун шул тирәдә бердәнбер тун булып, патша моның белән бик мак-тана икән, ди. Тирә-ягындагы барлык патшаларны чакыра бу кунакка. Күрше патшалар, бу патшаның энҗеле үрдәк каурыйларыннан тегелгән бүреген, энҗеле тәкә тиресеннән тегелгән тунын күреп, таң калалар. Теге карчыкның улы аркасында, патша шул тирәдә дан ала инде. Патша мәҗлес-кә теге карчыкның улын да чакыра, чакырмый булдыра алмый. Мәҗлес бетеп, кунаклар таралу белән, патшаның вәзирләре үзара яшерен киңәш итәләр: «Бу егетне юк ит-мәсәк, тора-бара патша аны бездән артык күрер»,  —  диләр. Шуннан соң, мин сезгә әйтим, патшаның вәзирләре бераз-дан соң патшага әйтәләр:—  Әй безнең бөек, тирә-якта данлыклы патшабыз, без бик яхшы бе ләбез: синең тирә-якта данлыгың бик зур, җи-рең-суың бик киң, әйләнә-тирәдәге барлык патшалар сиңа бик түбәнчелек белән карыйлар, синнән куркалар. Синең данлыгыңны тагын да зурайтырга кирәк иде,  —  диләр.Патша, вәзирләреннән мондый мактау сүзләре ишетүенә бик шатланып:—  Ярый, ярый, бик яхшы, тик менә минем данымны ничек итеп зурайтырга кирәк соң?  —  дип сораган, ди.Вәзирләр барысы да беравыздан патшага:—  Әй безнең данлыклы патшабыз, менә синең энҗеле үрдәктән бүрегең, энҗеле тәкә тиресеннән тегелгән туның ","9булды. Инде сиңа көнгә күренмәс Сылу-көмеш кирәк. Шул да булса, тирә-як патшалары арасында синең даның тагын ун өлеш, йөз өлеш артачак,  —  дигәннәр.Шуннан соң патша, бик уйга калып, вәзирләрдән:—  Ул нәрсә соң? Аны каян, кем табар?  —  дип сораган, ди.Вәзирләр:—  Әй бөек патшабыз, аның нәрсә икәнен табылгач кына белә алырсыз, аны теге карчыкның улы табып китерсә ки-терә алыр, башка кеше булдыра алмас,  —  диләр.Патша, бу көнгә күренмәс Сылу-көмеш белән бик кы-зыксынып, вәзирләр чыгып китү белән, теге карчыкның улын чакыртып ала да әйтә:—  Син, батыр егет, миңа энҗеле тәкә, энҗеле үрдәк та-бып китердең, әгәр син батыр булсаң, миңа тиз арада көнгә күренмәс Сылу-көмешне дә табып китер. Әйткән вакытка табып китермәсәң, мин синең башыңны кистерермен. Юлыңа кирәкле акчаны хәзер үк казнадан ал да чыгып кит!  —  ди.Егет, патшадан шул боерыкны ишеткәч, нишләргә дә белмичә, башын иеп кенә кайтып китте, ди. Өенә кайтып, юлга әзерләнә дә, анасы карчык белән саубуллашып, көнгә күренмәс Сылу-көмешне эзләргә чыгып китә. Атна китә, ай китә бу. Бара-бара теге беренче карчыкка барып җитә. Аның янына кереп, үзенең кайгысын сөйли. Теге карчык әйтә:—  Кайгырма, улым, ди, син минем уртанчы тутам яны-на бар, кайгыңны сөйлә, ул сиңа ярдәм итәр,  —  ди.Шуннан соң егет бу карчык өендә бер көн генә ял итә дә, карчык өйрәтүе буенча, аның уртанчы тутасына китә. Бара-бара, уртанчы тутасына барып җитә. Уртанчы тута-сы бу егетне бик яхшылап каршы ала, ашата, эчертә. Егет моңа да үз кайгысын сөйләп бирә.—  Әй улым,  —  ди карчык,  —  бер дә кайгырма, энҗе-ле тә кәне тапкан җирдә син көнгә күренмәс Сылу-көмеш кызны да табарсың. Ул кыз әнә шул энҗеле тәкәләр хуҗа-сы карчык  —  безнең иң карт, иң бай тутабызның сараенда, җиде кат капка, җиде кат ишек, җиде кат стена, җиде кат ","10түшәм, җиде кат түбә, җиде кат идән, җиде кат тәрәзә эчен-дә, көнгә-айга күрсәтелмичә, Сылу-көмеш булып утыра. Капка каравылчыларына кием-салым бирерсең, үгез алдын-дагы сөякне эт алдына, эт алдындагы печәнне үгез алдына салырсың. Капкалар, ишекләр ачылыр, кап-караңгы җиде төн уртасында көнгә күренмәс Сылу-көмешне алырсың да юлга чыгарсың,  —  ди.Бу сүзләрне ишеткәч, егет бик шатланып, карчыкка бик күп рәхмәтләр әйтеп, шул минутта ук юлга чыгып китә, ди. Көн китә, төн китә, бара-бара, җиде төн уртасында әлеге бай карчыкның сараена барып җитә. Капка каравылчыла-рына кием-салым биреп, үгез алдындагы сөякне эт алдына, эт алдындагы печәнне үгез алдына алып салуы була, капка-лар, ишекләр ачыла да китә. Егет, сарай эченә кереп, көнгә күренмәс Сылу-көмешне күрү белән, исеннән-акылыннан китә яза, ди. Алай да үзен нык тотып, шул минут эчендә көнгә күренмәс Сылу-көмешне күтәреп алып чыга да, атына атланып, кызны үзе белән алып китә.Ярар, егет белән көнгә күренмәс Сылу-көмеш шулай бара торсыннар, без карчыкка килик. Карчык иртә белән торып чыкса, Сылу-көмеш торган йортның ишекләре ачык, кыздан җилләр искән. Каравылчылар өр-яңа киемнәрдән йөриләр, эт рәхәтләнеп сөяк кимерә, үгез мышный-мыш-ный печән ашый, капкалар, ишекләр ачык, ди. Карчык, ачуыннан нишләргә дә белмичә, чәчләрен йолкый-йолкый, каравылчыларга ташлана.Каравылчылар:—  Сиңа ничә ел хезмәт итеп, син безгә яңа кием алып бир мәдең. Безне өр-яңадан киендерүчегә без капка ларны, ишек ләрне ачтык. Бездә гаеп юк, гаеп синең үзеңдә,  — диләр.Шуннан соң карчык эт янына барып, аны кыздыра баш лады, ди. Шулвакытны эт, телгә килеп:—  Син шулхәтле байлыгың белән миңа ит кенә ашатып торасы урында, сөяк тә кимертмәдең, алдыма печән куй-дың. Мин үземә сөяк салган кешегә өрергә кыймадым. Гаеп миндә түгел, синең үзеңдә,  —  ди.","11Шуннан соң карчык, үгез янына барып, аны да сүгә башлый. Үгезнең карчык сүзенә исе дә китми, ди, мыш-ный-мышный, печән ашавын гына белә, ди. Карчык, ачуын-нан нишләргә дә белмичә, уртанчы сеңлесенә китә. Аңа әйтә:—  Минем сараемда көнгә күренмәс Сылу-көмеш бар-лыгын синнән башка беркем дә белми иде. Кемгә сөйләдең, кем белән качырдың аны, әйт дөресен?  —  дип, аны кыздыра башлаган иде, сеңлесе дә аңа:—  Кызма, кызма, тутам. Синең шулхәтле җирең-суың, малың-туарың  була торып, гомерең  буена син миңа  бер шыр пы да бирмәдең. Ә менә ул егет миңа бүләкләр биреп, рәхмәтләр әйтеп китте. Көнгә күренмәс Сылу-көмешле дә булды. Синең белән алыш-бирешем юк, минем тирәмдә йөр-мә,  —  ди.Сеңлесеннән шул сүзләрне ишеткәч, карчык, нишләргә дә белмичә, сараена кайтып китә, ди. Егет көнгә күренмәс Сылу-көмеш белән үзләренең шәһәренә кайтып җитеп, пат-ша сараена барып керәләр. Патша, көнгә күренмәс Сылу-кө мешне күрү белән, исеннән-акылыннан китә язып, кыз-га гашыйк була. Шуннан соң вәзирләрен чакырып, үзенең Сылу-көмешкә өйләнәчәген әйтә. Моны ишетү белән, Сылу-көмеш:—  Юк, син миңа тиң түгел. Мин бер ярлы кеше кызы идем. Кечкенә чагымда мине бер бай карчык урлап алып китеп, айга-көнгә күрсәтмичә, шушы яшемә хәтле җиде капка, җиде кат стена эчендә асрады. Бәхетемә каршы, бу батыр егет килеп чыгып, мине шул явыз карчык кулыннан коткарды. Ул мине, мин аны яратам, шуның өчен мин аңа булырга тиеш. Әгәр безгә каршы киләсез икән, менә бу ба-тыр барыгызның башын чабып өзәр,  —  ди.Патша да, аның вәзирләре дә, егеттән куркуларыннан, тәхетне ташлап чыгып китәләр. Егет шул илгә патша булып калып, болар матур гына гомер иткәннәр, ди.1. Ничек итеп яхшылык явызлыктан өстен чыга?2. Әлеге әкият нинди төргә карый? Фикереңне дәлилләп сөйлә.?","12НИ ӨЧЕН БЕР ҮК ЛӘЙСӘН ЯҢГЫРЫБАКА АВЫЗЫНДА ЭНҖЕГӘ,ЕЛАН АВЫЗЫНДА АГУГА ӘЙЛӘНӘ?(Легенда)Яз җитү белән, менә бервакыт, беренче башлап, күктән шифалы ләйсән яңгыры килеп ява башлый. Ул яуганда, барлык җанварлар башларын калкытып, авызларын ачып, шул яңгырның беренче тамчыларын йотып калырга тыры-шалар икән. Шунда диңгез бакасы белән елан да, судан башларын чыгарып, авызларына тамчы көтеп торалар. Диң-гез бакасының күңеле кешеләргә дә, барлык җан ияләренә дә гел яхшылыкта булгач әйтә икән, ди:—  Әй шул шифалы яңгырның бер генә тамчысы булса да авызыма тамсачы! Шундый тамчы кебек түгәрәк-түгәрәк нәрсәкәйләр ясар идем, дөньяда аннан да матур, аннан да кыйммәтле нәрсә булмас иде, кешеләр аны муеннарына та-гарлар иде,  —  дип, яхшы теләктә тора икән.Менә ләйсән ява, беренче тамчылары диңгез бакасының авызына тама, нияте изге булгач, тамчыларның тамган бере аның авызында бик кыйммәтле, эре-эре энҗегә әйләнә, ке-шеләр аны диңгезләргә чумып эзләп алып, калфакларына асылташ, муеннарына муенсалар итеп кадерләп кенә тагып йөртәләр икән.Елан да шулвакыт авызын ачып көтеп тора. Ул да те-ләк тели. Ләкин аның күңеле явыз булгач, теләге дә явыз-лыкта:—  Әй шул ләйсәннең кодрәтле тамчылары минем авы-зыма гына тамсын иде! Мин дөньядагы җан ияләрен нишлә-тергә белер идем! Ачуымнан барын да кырып бетерерлек әчедән-әче бик әче бер нәрсәгә әйләндерер идем! Яу минем авызыма гына! Яу!  —  дип тели икән, ди.Еланның да теләге кабул була. Ләйсәннең беренче там-чылары аның авызына да эләгә. Тамган бере әчедән-әче бик агулы зәһәр тамчыларга әйләнә. Ул шуның белән:","13—  Чагам,  үтерәм!  Барыгызны  да  бетерәм!  —  дип  чы-жыл дый, ыжгыра икән, ләкин шуның өчен үзен күргән бер җирдә үтерәләр икән.шифалы  —  файдалы, дәвалау үзлегенә ия  —  исцеляющийкырып бетерерлек  —  юк итәрлек, үтереп бетерерлек  —  унич-тожающийзәһәр агулы  —  көчле агулы  —  очень сильно ядовитыйыжгыра  —  биредә: ачуын чәчә  —  здесь: распыляет ядом1. Легендада халык нинди фикер әйтергә тели?2. Төп фикерне җиткерү өчен, нигә легендада елан һәм бака образлары сайланган дип уйлыйсың? БОЛГАР КАЛАСЫНЫҢ КОРЫЛУЫ ТУРЫНДА(Риваять)Нух улы Яфәснең Газый, Төрек, Алып исемле уллары булган, ди. C?Милли-мәдәни һәм тарихи мирасы быздан Нух  —  ислам мифологиясе буенча, потка табын-ган халыкны Аллаһның берлегенә ышандыру өчен җибәрелгән пәйгамбәр. Кабиләдәшләре аның вә-газьләрен мыскыллап көлеп каршы алалар. Якын-лашып килгән туфаннан (зур давылдан) котылу өчен, Аллаһы Тәгалә Нухка зур көймә ясарга бое-ра, шул көймәгә үзенең якыннарын, шулай ук бар-лык хайваннарның берәр парын алырга куша. Шул рәвеш ле, тереклек дөньясы афәттән котылып кала.Шулай бервакыт, матур гына гомер кичергәндә, алар арасында талаш башлана һәм сугыш кабынып китә. Нәти-җәдә Газый исемлесе Төрек тарафыннан җиңелә. Бу су-","14гыштан соң олы һәм кече туган бергә яши алмый. Төрек, җиңүче булса да, бу җирдән ераккарак китүне артык күрә. Ул, Алып белән бергә, салкын илгә, зур бер ега буена китеп урнаша.Ул ерак җирләр сазлык һәм карурманнар белән кап-ланган була. Бу урыннардан барганда, Алыпның чабата-сы вакыт-вакыт балчык яки туфрак белән тула, һәм Алып аны юл уңаенда кага бара, шуннан калкулыклар барлык-ка килә. Мондый урыннар халыкта хәзер дә «Алып тавы», «Алып чабатасын каккан җир» дип йөртелә.Бервакыт, ау вакытында, Алып бик еракка китеп ада-ша һәм үзенең туганы Төрек янына әйләнеп кайта алмый. Карурманда бик озак адашып йөргәннән соң, Алып бик зур елга  —  Әтил буена килеп чыга. Бу елга буенда алыплар те-лен белгән кешеләр яши икән. Ләкин алар бөтенләй икенче ыру дан була. Алып шунда яшәп кала һәм җирле кабиләдән бер  кызга  өйләнә,  аның ике  улы  туа.  Әмма  аларга исем кушыл маган була.Менә беркөнне һава салкынаеп киткән. Алыпның ки-ездән ясалган өй эчендә бишектә ята торган балаларыннан берсе өйнең салкынлыгыннан бик нык еларга керешә. Бу бала һаман кулларын болгый-болгый елый икән. Алып аны юатырга ты рыша, бишеген тирбәтә, бишек җырлары җыр-лый. Шулай да бу бала елаудан туктамый, ди.Бу бала тикмәгә болай еламас, аның елавында нәрсә булса да бер хикмәт бардыр, дип, Алып уйланырга кереш-кән. Күп уйлый торгач, Алыпның күңеленә, бу баланың елавы аңарга исем кушылмаганнан булырга кирәк, исем кушсаң, бәлки, ул елавыннан туктар, дигән фикер килгән. Алып үзенең хатыны белән киңәшкән дә, бала елаган ча-гында кулларын болгап елаганлыктан, аңа Болгар дигән исем кушкан.Балаларының Болгар исемле булуы Алыпка да, хаты-нына да бик ошаган. Алар икенче балаларын да бер исем белән атамакчы булган. Икәүләп бу турыда уйлашканнар, сөйләшкәннәр дә икенче улларына Бортас исеме кушкан-","15нар. Алыпның бу балалары үзе шикелле батыр булып үс-кән. Алар да шул җирдә аталары белән бергә гомер иткән.Бу балалар, үсеп җиткәч, икесе ике урында кала корып яши башлаган. Болгар корган кала, «Болгар» исеме белән дан тотып, ничә йөз еллар буе күп атаклы ханнар яшәгән кала булып киткән. Менә инде шул Болгар урынында, хә-зерге Идел буенда, хәрабәсе генә калган Болгар шәһәре тора икән, ди.Бортас корган кала да, бара-бара зураеп, «Бортас» шә-һәре исеме белән дан тоткан, ди. Бу ике калада яшәгән ке-шеләрнең балалары күбәеп, күп еллар үткәч, бер токымнан ике төрле ха лык: берсе  —  болгар, берсе бортас барлыкка килгән. Боларның һәр икесенең телләре башта бертөсле бул-ган. Әмма, күп еллар үтә-үтә, телләре дә бераз үзгәреп кит-кән.1. Болгар шәһәре ничек барлыкка килгән? Синеңчә, бу дөресме?2. Текстта риваятькә хас үзенчәлекләрне барла.Роберт МиңнуллинБҮРЕНЕҢ КЕШЕЛӘР БЕЛӘН ДУСЛАШУЫ ТУРЫНДА КЕЧКЕНӘ ӘКИЯТ1Кешеләр белән бүреЯши гелДошманлашып,Талашып,Тарткалашып! Бүре бер дә төшенмиДошманлыкның сәбәбен.Нигә алмый кешеләрБүреләрнең сәламен??","16Нигә яратмый икәнКешеләр бүреләрне?Әллә инде бүреләрБик ямьсез күренәме?Баласын «Бүре килә!»Дип куркыта әнисе.«Бүрегә илтеп бирәм!»Дип куркыта әбисе.Көлә-көлә бүредән,«Ну, погоди!» карыйлар.Ә этләр бүреләргәУрамда теш кайрыйлар.Малайлар шигырь укыйУсал бүре турында.Корулы мылтык тораӘтиләре кулында...2Авыл янына бүреКилеп тә карый икән,Тик бүрене кешеләрШунда ук таный икән.Теш кайрау  —  үч алырга чамалау","17Кешеләр тану беләнКуып җибәрә икән,Таш белән ата икән,Мылтык шартлата икән.3Уйлый торгач, ахырдаБүре бер җаен тапкан:Зоопаркка килгән дәЧитлеккә кереп яткан!Утыра, ди, ул хәзер,Кешеләргә күз атып,Малайларны күзәтеп.Үзе бик аптырый, ди,Бу чаклы күп кешегә,Гаҗәпләнеп карый, ди.Зоопарка килә, ди,Бар да бүре күрергә.Балалар да, зурлар даЕлмая, ди, бүрегә.«Бу  —  әйбәт бүре!»  —  диеп Мактый башлыйлар икән,Сыйлансын әле, диеп,Кәнфит ташлыйлар икән.","18тарткалашып  —  уртак тел тапмыйча  —  тягаясь,  спорятөшенми  —  аңлап җиткерми  —  не понимает1. Дус булу өчен, нинди сыйфатларга ия булырга кирәк?2. Бүренең кеше белән дуслашырга теләве, үзе теләп зоопаркка баруы, конфет яратуы чынбарлыкта була аламы?Бүре белән кешеләрНинди дуслар, күрегез!Кешеләр әйбәт икән,Дип уйлый, ди, бүребез.Чөнки ул бу хөрмәтнеКүрмәгән төшендә дә....Бүре тик шул чагында, Читлектә булса гынаОшый шул кешегә дә!?C","19Фатих ӘмирханАЙ ӨСТЕНДӘ ЗӨҺРӘ КЫЗ(Әкият)Әнә шул тулган айга карагыз әле! Ул шундый түгәрәк, шундый бөтен, шундый тулы һәм якты. Ләкин аның як-тысында әллә нинди бер моң,  бер уйчанлык, бер кайгы бар. Алар акрын гына кешенең йөрәгенә килеп бәреләләр дә ак-рын гына, аз-аз гына, йомшак кына итеп, җанны, күкрәк-не кы сарга то тыналар; кысалар-кысалар, аннан соң әллә нин ди бер томан белән каплап моңландыра, уйга төшерә, әллә нәр  сәне сагындыра,  әллә нәрсә өчен кайгырттыра баш-лыйлар.Беләсезме,  ул ай бик карт бит инде. Ул безнең бабала-рыбызны гына түгел,  аларның бабаларының бабалары ның... ","20бабаларын да күргән, үзенең биек урыныннан алар ның ниләр эшләгәнен,  ниләр төзегән,  ниләр бозганнарын,  ничек дөньяда торганнарын  —  һәммәсен-һәммәсен карап торган.Их, ул безнең белән сөйләшсә, безгә аларның хәлләрен, тарихларын берәм-берәм хикәя итсә иде!Беләсезме, борын-борын заманнарда аның яктысы бо-лай моңлы, болай уйчан булмаган. Кешеләрнең йөрәкләренә, җан нарына авырлык салмаган. Җиңел, уенчак һәм шат бул-ган, моңландырмаган, сагындырмаган, тынычландырмаган, юаткан.Тагы бер кат аңар карагыз әле! Аның уртасында, нәкъ уртасында көянтә-чиләкләр күтәргән бер кыз басып тора бит. Ул татар кызы  —  Зөһрә кыз. Аның озын, бик озын кара чәч толымнары очында авыр-авыр чулпылары асылы-нып торалар. Аның озын керфекләре, оялчан кара күзләре җиргә карап торалар...Милли-мәдәни һәм тарихи мирасы быздан Чулпы  —  татар  хатын-кызла-рының көндәлек киелә торган бизә-нү әйбере. Татар хатын-кызлары-ның икегә аерып үрелгән чәч толы-мының очларына чулпы тагылган. Аны гомер буена тагып йөргәннәр. Казан татарларында бик бо-рынгыдан ук көянтәле чулпы кул-ланылган. Мондый чулпыларның күптөрле үрнәкләре Казандагы та-рих музеенда саклана. Чулпылар-ның тәңкә һәм асылмалары төрледән-төрле асыл-ташлар, төсле пыялалар белән дә бизәлгән. Чул-пыны бизәүдә кызыл сердолик исемле ташны бик яратып кулланганнар.","21Беләсезме, ул кыз бик матур булган, ди. Аның керфек-ләреннән гөлләр тамган, тешләреннән нурлар чәчелгән, яныннан җофар исе килеп торган, ди. Ләкин аның бу ма-турлыгы җир өстендә вакытта үз башына бәла генә булган: аның анасы үги ана икән. Ул хатынның үз кызы иртләч-ирт-ләч шадралы,  ямьсез булганлыктан, ул үги кызының ма-турлыгыннан янып-көеп көнләшә икән. Зөһрә кызның ма-турлыгын бөтен тирә-як халкы ишетеп-белеп бетергәннәр. Менә дигән матур егетләр, елан төсле акбүз атларга атлан-ган батыр хан угыллары Зөһрәне бер мәртәбә генә бул са да күреп калырга тырышканнар. Үги ана көнләшә дә көн-ләшә, чиксез-чамасыз көнләшә икән. Зөһрә кызны кыйный, ялганлап, әләкләп, атасыннан кыйната, ач тота, җиләк җы-ярга дигән булып, пәри-җеннәр, убырлы карчык лар, яман аждаһалар, ерткыч хайваннар, җиде башлы гыйфритләр, агулы еланнар тора торган урманга көчләп җибәрә, ди. Төннәр буе аннан төпсез кисмәккә су ташыта, кис мәкнең тулма вын сылтау итеп, яңадан кыйный, караңгы бүлмәгә ябып куя икән.Шушы җәфалар, бу газаплар эчендә көннәр, айлар, ел-лар үткәннәр. Үксез кыз, көзге чәчәк шикелле, көннән-көн сулган, ябыккан, кипкән. Үги ана бу хәлгә куана икән. Аның ябыгып, авыруга сабышып, тизрәк үлүен көткән. Кичләрдән бер кичне ул үги кызыннан бөтенләйгә-бөтенләйгә котылмакчы булган.—  Бар, бәдбәхет, елгадан су ташы. Таң атканчы, менә шушы кисмәкне тутырып җиткер. Әгәр дә бер генә тамчы тул мый калган булса да,  кара аны, җаныңны алырмын!  — дип, төпсез кисмәкне тутырырга кушкан.Үксез кыз хәлсез куллары белән хәлсез иңнәре өстенә көян тә-чиләкләрен куйган да хәлсез адымнар белән елга буена кит кән. Бераз баргач, ул арыган-талган да, ял итәргә дип,  үлән өсте нә утырган. Утырган урынында ул, алҗып, өметсезләнеп, озак-озак елаган. Күз яшьләре үләннәрне чылатып бетергәнче, ахыргы тамчы яшьне төшереп,  кер-фекләре кипкәнче елаган да:","22—  Тәңрем!  —  дигән.  —  Тәңрем, үзең беләсең минем ни-ка дәр җәфалар чиккәнемне,  нинди мәшәкатьләр күргәнем-не,  нинди кайгы-хәсрәтләр белән янганымны. Мин ничек итеп ул төпсез кисмәкне тутырыйм? Тутырмасам, ничек итеп өйдә торыйм? Минем чыдарлыгым бетте. Тәңрем, ми-нем сабырлыгым төкәнде инде. Мине бу Җир йөзеннән ал, Тәңрем,  котылдыр,  Раббым!  —  дип,  Тәңрегә  ялынган-ял-варган да, көчкә-көчкә генә урыныннан торып,  елга буена төшкән.Бу арада болытлар арасыннан ай чыккан да, бөтен тү-гәрәк йөзе белән елмаеп, шаян вә шат балкып тора һәм җир йөзенә нур коя башлаган. Аның яктысы белән елга да көлеп җибәргән. Күгелҗем-кара төсен көмеш сыманга әйлән дергән.—  Ай!  —  дип, үксез кыз елап арыган күзләрен күккә күтәргән.  —  Ай, синең өстендә үги аналар үги балаларын-нан төпсез кисмәкләргә су ташыталармы? Синең өстеңдә бу газаплар, бу җәфалар бармы? Булмаса, ал мине үз өс-теңә!  —  дигән дә, ярдәм көтеп һәм матурлыгына, нурына, шатлыгына сокланып, айга караган.Менә шул минутта кинәт аның чиләге җиңеләеп кит-кән дә ул аны бер дә мәшәкатьсез генә судан тартып чыгар-ган. Икенче чиләген суга чумдырган, анысы да мәшәкатьсез алынган. Чиләкләр һәр икесе туп-тулы су икән. Боларның шул кадәр тулылыгын күреп, үксез кыз, өметсезләнеп: «Ни-чек күтәреп кайтам индем мин боларны?»  —  дип уйлаган һәм ярдәм көткән, хәл сораган шикелле итеп, арыган-талган, өметсез күңелсезләнгән күзләрен яңадан айга күтәргән дә:—  Ничек күтәреп кайтам инде мин боларны?  —  дигән.Ай җавап бирмичә генә ялтырап тора, көлә, елкылдый, һавада шома вә тигез генә йөзә икән. Үксез кыз бик озак аңар карап торган. Аның матурлыгы, аның шат елкылдавы белән үз-үзен, үзенең уңайсыз хәлен онытып карап торган да, үзе дә сизмичә, чиләкләрен күтәреп кайтырга чыккан. Адымнар әллә ничек гаҗәп җиңел атланалар, гәүдә очкан төсле үзеннән-үзе бара, чиләкләр челтериләр генә икән.","23Шулай  итеп  очынып, шактый  вакытлар  Зөһрә  кыз, үз-үзен онытып, бернәрсә дә уйламыйча барган. Аннан соң өендәге төпсез кисмәк һәм үги анасының аны таңга хәт-ле тутырып бетерергә кушуы исенә төшкән. Аның йөрәге жуылдап киткән. Хәлсез вә өметсез сызланган. Аның ары-ган-талган күзләренә яңадан яшь килеп тыгылган.Айдан ярдәм сорар өчен, яшьле күзләрен күккә күтәр-гән икән  —  аптырап киткән: ай белән үз арасында гаҗәеп ма тур бер йолдыз күргән. Йолдыз җем-җем итә, Зөһрә кыз-ны үз өстенә суыра икән. Үксез кыз да үз ихтыярыннан баш ка яңадан бер-ике адым атлаган да йолдыз өстендә бул-ган.Йолдыз, яшен ташы тизлеге белән атылып, Зөһрә кыз-ны айга илтеп тапшырган да үзе күкнең иң күренә торган бер җиренә барып урнашкан. Үк-сез татар кызын айга илт-кән өчен, Ходай Тәгалә аның нурын арттырган, һәм фәреш-тәләр аңар Зөһрә йолдызы дип исем биргәннәр.Милли-мәдәни һәм тарихи мирасы быздан Татарларның көнкүре-шендә көянтә киң таралыш алган. Борынгы заманнар-да чишмә дән, инештән суны шу ның бе лән ташыганнар.Көянтә  —  чиләк,  кәрзин кебек нәрсәләрне асып йөртү өчен очларында уен-тыгы яки тимер ыргаклары булган, җилкәгә салы-на торган озын иңсәле, махсус бөгеп эшләнгән агач җайланма ул. Аны өрәңге, шомырт агачыннан ясар-га тырышканнар. Яхшы көянтә чыдам да, шул ук вакытта җиңел дә,  сыгылмалы да булырга тиеш. Шуңа күрә аны көз ахыры яки яз башында ясаган-нар, чөнки нәкъ шул чакта үзагач сыгылучан була.","24уенчак  —  озорнойҗофар исе  —  исле гөл исе  —  аромат цветовиртләч-иртләч шадралы  —  зур чокырчыклы  —  рябой; рябь на лицеакбүз ат  —  күк төсмере булган ак ат  —  бело-сивая лошадькисмәк  —  агач мичкә  —  деревянная бочкакүгелҗем  —  зәңгәрсу  —  синеватыйбәдбәхет  —  негодяйТәңре  —  Аллаһ  —  Богсабырлыгым төкәнде  —  сабырлыгым бетте  —  терпение закон-чилосьихтыярыннан башка  —  үзе дә сизмичә  —  невольно1. Зөһрә кызга нинди сыйфатлар хас? Зөһрәнең тышкы матур-лыгы һәм күңеленең матурлыгы турында хикәядәге сүзләрне кулланып сөйлә.2. Ничек уйлыйсың, Айда торып калган Зөһрә бәхетлеме? Фи-кереңне дәлилләп бир.Фатих ӘмирханНӘҖИП(Хикәя)1Минем абыемны бөтен күрше-күрпе мактап сөйлидер иде:—  Булдыклы бала, матур бала, акыллы бала...  —  диләр иде. Безгә керә торган карчыклар гына түгел, кызлар да, ул өйдә булмаса, ападан:—  Гомәр кайда соң? Күренми дә,  ишегалдында да кү-ренмәде,  —  дип сорыйлар.Әгәр инде ул өйдә булса, карчыклар аны чакырып сөя-ләр, сөйләштерәләр,  кызлар аны үзләренең уеннарына ка-тыш тыралар, аны кыстап,  курай уйнаталар иде. Кайдан өй-рә нептер, ул курайны бик матур итеп, моңлы итеп уйный иде.?C","25Башка кешеләрнең аны болай сөюләре, мактаула-ры мине бик үк көнләштермәсә дә, Мәрфуга апаның аны миннән артык сөюе мине борчый һәм бик кәефсезләндерә  иде.Мәрфуга апа дип, без үзебезнең күрше Габдрахман аб-зыйның олы кызын йөртәбез. Миңа караганда  —  сигез-ту-гыз яшь,  абыема караганда алты-җиде яшь олырак бул-ган бу кыз, инде җиткән кыз булса да, безнең ундүрт-ун-биш яшьлек апабыз янына сөйләшеп утырырга гына түгел, курчак уйнашырга да керә иде. Абый да, мин дә аны бик сөя идек. Мин аны күзләре зур булганга, тешләре бик ти-гез,  ап-ак булганга һәм авызын матур итеп көлгәнгә күрә сөя идем...Көннәрдән  бер  көнне  без  абый  белән  уйнарга  тотын-дык: иске тарантасыбыз пролётка урынында, аның югары күтәреп бәйләнгән тәртәләре ат урынында, абый  —  бай, мин кучер булдык. Абый: «Киттек!»  —  дип кычкыргач, мин, та-рантасның кучер аягы басар өчен куелган тактасына аякла-рым белән тибеп, ат барган кебек тавыш чыгарырга тотын-дым. Ат кузгалды, без киттек, имеш!Милли-мәдәни һәм тарихи мирасы быздан Тарантас  —  утырып  йөрү өчен көйләнгән дүрт көпчәкле озын артлы җиңел арба. Аның  та рантас арба дигән төре дә бар. Ул  —  өстенә чыбыктан үрелгән җайланма беркетелгән арба.Берничә минутлар шулай баргач, абый миңа:—  Атны чаптыра төш!  —  диде.Мин дә аякларымны бөтен көчләре белән тыпырчынды-рырга башладым. Очабыз гына, имеш!","26Бу арада апа, тәрәзәне ачып:—  Гомәр, кер әле монда. Безгә курай уйнарсың!  —  дип кычкырды.Милли-мәдәни һәм тарихи мирасы быздан Курай  —  татар һәм башкорт ха-лыкларының  милли  тынлы  музы-ка коралы. Татарларда курай элек- электән үк киң таралган. Исеме ча-тыр чәчәкле үсемлекләрнең куыш сабагы «кура көпшә»дән барлыкка килгән. Курай-лар күптөрле була (агач курай, камыл курай, җиз курай, бакыр курай). Гадәттә, курайларның озын-лыгын тотам (кул киңлеге) белән үлчиләр. Шуннан чыгып,  курайлар җиде, сигез, тугыз яисә ун тотам-лы озынлыкта булалар. Курайның тавышы матери-алына, озынлыгына, юанлыгына да бәйле.Мин, абыйның җавап биргәнен көтмичә, аның өчен үзем җавап бирергә ашыктым:—  Уйныйбыз әле без. Курай, курай, имеш, тапканнар бер курай. Кермибез без, йөдәтмәгез безне! Шулай бит, абый? Анда кызлар арасында ир малайларга нәрсә бар соң?!Апа янында бу көн кызлар вә алар арасында Мәрфуга апа да барлыгын без белә идек. Минем абыйны чакырып та, үземне чакырмый калдыруларына ачуым килгән иде. Абыйны кертмәс өчен, мин, аякларымны тагын да ныграк тыпырчынып, атның бик шәп һәм бик дәртле барганлыгын күрсәтергә тырыштым.Абый, апага «кермим!» дип үзе җавап бирмәсә дә, ми-нем җавабыма каршы килмәде. Әмма апа, минем ачуымны тагын да китерә төшәр өчен дигән шикелле итеп:—  Сине дәшмибез дә без, синең кирәгең юк. Гомәрне дәшәм мин. Гомәр, кер, акыллым!  —  дип кычкырды.","27Мин, апаның бу сүзләрен абыйга ишеттермәс өчен, аяк ларымны шулкадәр каты тыпырчындырдым ки, аякла-рымның сөякләре яңгырадылар, тарантас тактасы кубар-ган тавыштан үземнең колакларым җәфаландылар. Ләкин файдасыз: абыйның апа сүзләрен ишеткән икәнен мин йө-зеннән карап аңладым. Апаның ул сүзләренә каршы миңа нәрсә дә булса эшләргә кирәк иде. Нишлисең?! Мин тоттым да апаны үчекләргә керештем. Иренемне бераз былчайт-тым,  күзләремне акайттым да:—  Вә-вә-вә, Гомәр, кер-кер-кер, вә-вә-вә, курай-рай-рай, вә-вә-вә...  —  дип кычкырдым.Ачуымнан минем бөтен кәефем бозылып өлгергән иде инде. Әле ярый абый тарантастан төшмәде, апалар янына кереп китмәде. Булмаса, Ходай белә, миңа елап җибәрергә дә тугры килгән булыр иде.Апа тәрәзәдән китте. Мин дә бераз тынычландым, тәртә-ләргә чыбыркы белән бер-икене сыдырдым:—  На-а-а, ни ялкауландың, хайван!Шулай итеп, менә инде уеныбыз яңадан әүвәлге дәртле хәленә кайта дип торганда гына, тәрәзәдән тагын:—  Гомәр!  —  дигән тавыш ишетелде.Бу юлы инде апа тавышы түгел, Мәрфуга апаның ма-тур тавышы иде. Минем аяклар ихтыярсыз тыпырчынудан туктадылар.—  Гомәр, кер әле, нәнәм, безгә курай уйна!Мәрфуга апаның матур тавышы миңа бу юлы шундый ямь сез, шундый начар булып ишетелде ки, мин эчемнән генә аны да үчекләдем:—  Вә-вә-вә, Г-г-г-омәр, вә-вә-вә...Минем атны бик чаптыруыма да карамыйча, абый та-рантастан  төшеп  китте  һәм,  минем  «Ат  чабып  барганда төшмиләр инде аны!» дигән сүземә җавап та бирмичә, өйгә кереп китте. Бу эшләрнең барысы мине шулкадәр хурлан-дырды ки, минем күзләремә яшь тә килеп өлгерде: «Ке-шене мыскыл итәләр, кешене җәберлиләр, аны дәшәләр, мине дәшмиләр дә. Мине һәр кеше җәберли генә, мыскыл ","28итеп йөртә генә, әллә, бәлки, мин әти-әнинең дә үги бала-ларымындыр да, минем үземә генә әйтми торганнардыр... Менә барысы да Кыямәт көнендә җәһәннәм утында янар-лар әле...»  —  ди-ди уйланып, мин шактый вакытлар кучер урынында утырып тордым; күз яшьләре инде акрын-акрын гына йөземне чылата башлады.Биш-ун минут шулай утырганнан соң, мин күз яшь-ләремне сөрттем дә ачу алу кайгысына төштем. Әмма кем-нән ачу алырга? Абыйданмы? Ападанмы? Мәрфуга ападан-мы? Әллә барысыннан дамы?Мин кызлар җыелып утыра торган апа бүлмәсенә чап-тым. Ул бүлмәдә, апа һәм Мәрфуга ападан башка, берсе җиткән, берсе минем кордаш ике кыз утыралар иде. Үзем танымый торган бу кызларның Мәрфуга апаларга икенче шәһәрдән кунакка килгән кызлар икәнен мин актыктан гына белдем. Мин барып кергәндә, абый курай уйнап уты-ра, Мәрфуга апа да, теге кунак кызлар да бик күңел биреп тыңлап утыралар иде. Барып кергәч тә, мин ачы чырыл-дык тавыш белән абыйның курай уйнап утыруын үчекләргә ябыштым. Берәр минутка бүлмәдәгеләр аптырашып калган шикелле булып тордылар да, аннан соң апа, минем авызны кулы белән каплап:—  Шаярма, тукта, булмаса, хәзер чыгып, әнигә әй-тәм!  —  дияргә тотынды.Мәрфуга апа, зур күзләренә гаҗәпсенү кыяфәте чыга-рып:—  Әбәү, нәнәм, бу ни эшең бу? Син бер дә болай түгел идең бит. Менә бу кунак кызлары үзеңне акылсыз малай икән бу дип китәрләр,  —  диде.Мин Мәрфуга апаның бу сүзләреннән соң дәрәҗәдә кәеф сезләндем, кунак кызларының үземә туп-тугры карап торуларыннан хурландым да ачудан һаман әле уйнап уты-ра торган абыйның авызыннан кураен тартып алдым. Бу эш, минем үземчә, бер батырлык, бер егетлек шикелле бу-лып, кунак кызларының, бигрәк тә Мәрфуга апаның исен китәрер һәм аларга мине бер батыр егет итеп күрсәтер ши-","29келле тоела иде. Ләкин эшнең ахыры алай булып чыкма-ды: абый кураен минем кулдан тартып алды да үземне этеп җибәрде. Мәрфуга апа һәм кунак кызлары миңа:—  Әбәү, акылсыз!  —  диештеләр.Апа, минем абый белән сугышырга торганымны күреп, ике  кулымнан  тотып, бүлмәсеннән  чыгарып җибәрде  дә ишеген бикләп алды. Мин, күзләремнән ага торган яшьләр белән тотлыга-тотлыга:—  Абыйны үзләре чакырып алалар. Мине, үзем килгәч тә,  бүлмәләреннән куып чыгаралар...—  Абыеңныкы шикелле берәр һөнәрең булса, сине дә үз ләре чакырып алырлар иде. Кит аннан, тавыш чыгарып йөрмә!  —  дип, әни мине бүлмә тирәсеннән куып җибәрде.Бу хурлыктан соң мин, бакчага чыгып, бик озак елап утыр дым.«Һөнәрең булса дигән булалар. Абый миңа караганда олы бит ул, аның яшенә җиткәч, минем дә һөнәрем булыр әле...»  —  дип уйлый-уйлый елап утырдым.иренемне былчайттым  —  иренемне бүстем, бүлсәйттем  —  на-дул губы, обиделсякордаш  —  яшьтәш  —  сверстник2Ул көн кич йокларга яткач, мин үземнең шул дулавым хакында бик озак уйландым. Бер караганда,  апа, Мәрфуга апа,  әни,  абый,  хәтта теге кунак кызлары да мине җәбер иткәннәр шикелле тоелалар, икенче караганда,  мин үзем болай сугыша башлап начар эшләгәнмен шикелле тоела. Башкалары тагын бер хәл иде,  Мәрфуга апа алдында мин үземне оятлы итеп сизәм.Ул мине, акылсыз малай икән бу, дип уйлагандыр инде... Абыйны алар һөнәре өчен чакырып алалар икән, Мәрфуга апа мине бигрәк һөнәрсез малай бит бу дип уйлый торгандыр...?","30Уйлый-уйлый торгач, бер юл табылган шикелле булды. Мәрфуга апаның һәр көнне безгә керә торган вакытын мин белә идем. Шул вакытны саклап торып, мин өебез түбәсенә мендем  дә,  аның  иң  очланып  килгән  җиренә  барып,  бер генә кулым белән морҗага ябышып басып тора башладым. Миңа, Мәрфуга апаның керүен көтеп, шул хәлдә унбиш- егерме минутлар торырга туры килсә дә, мин чыдадым: мен-гән урынымнан төшмәдем. Менә бервакыт капкадан Мәрфу-га апа күренде... Аның безгә кереше. Ул инде ишегалдының уртасына ук җитте... Ләкин түбәгә бер генә мәртәбә яңлыш кына да күз дә төшермәде. Ул килә дә килә. Мин аның үземне күрүен көтәм дә көтәм, әмма ул... ул үч иткән ши-келле күрми дә күрми. Ахыры мин чыдамадым:","31—  Мәрфуга апа!  —  дип кычкырып җибәрдем.Ул як-ягына каранды, мин яңадан кычкырдым. Шун-нан соң ул мине күрде, ләкин:—  Исәнме, Нәҗип!  —  диюдән башка бер сүз дә әйтмә-де. Минем шушындый биек һәм куркыныч урында басып торуыма да бер дә исе китмәгән шикелле генә итеп йөри бирде.Аның болай исе китмәвенә кәефсезләнебрәк, мин яңа-дан:—  Мәрфуга апа! Мин монда әллә кайчаннан, бик озак-тан бирле басып торам бит!  —  дип кычкырдым.Ул тагын бер кат миңа күтәрелеп карады да:—  Аягың ычкынып егылып китсәң булыр эш. Төш, нәнәм, аннан. Өй түбәсендә каргалар гына йөриләр. Зур егетләр анда менмиләр, әнә абыең, зур булгач, анда бер дә менми!  —  диде.Бу сүз минем бөтен кәефемне бозды, моннан соң түбәдә басып торуның бер тиенлек тә кызыгы калмады. Мәрфуга апа, бу сүзне әйткәнче, мине борып чеметеп алган булса, бусы миңа җиңелрәк булган булыр иде. Кәефсез генә, азап-ланып кына, йөземне чытып кына, мин түбәдән төштем дә бакчага барып утырдым һәм: «Минем бернәрсәм дә күрен-ми, абый,  менеп, шулай басып торса,  барысы да аны мак-тарлар иде,  барысының да аңар исләре китәр иде. Ул кур-ка,   ул менә алмый шул,   ә аны берсе дә куркак дими... Барысы да миңа үч итәләр...»  —  дип уйлап, үз-үземне бик җәберләнгән кеше шикелле итеп тоя башладым. Мәрфуга апага һәм үзем белеп җиткерә алмый торган әллә кемнәргә ачуым килде. Ачуым килде,  әмма... Ләкин ничек тә бул-са Мәрфуга апага үземнең батыр икәнемне күрсәтү уеннан мин кайта алмадым. Моның өчен мин аның өенә кайтырга чыкканын саклап тордым да,  безнең өй ишегеннән аның чыкканын күргәч тә,  җәһәт кенә, батыр гына койма өстенә менеп киттем һәм койма өстенә куелган бер кул яссылы-гы гына такта өстендә арлы-бирле йөрергә тотындым. Мин йөрим дә йөрим, әмма ул алдына караган да, мине күрмичә, ","32әллә нәрсә уйланып килә дә килә. Инде ул коймага якыная дигәндә, мин тамак кырып бактым, ләкин файдасы булма-ды. Кычкырып әйтеп, үз-үземне күрсәтсәм, баягы шикелле булуыннан курыктым, шунлыктан ике кулымны кушлап тотып, баш бармакларымны авызыма кабып, пароход та-вышы белән кычкыртып җибәрдем. Бер кычкырттым, ике кычкырттым, өченче кычкыртуымда инде Мәрфуга апа, йө-зен күтәреп, миңа карады. Мин моны күргәч тә, бер аягым-ны коймадан күтәреп, бер генә аягым белән аның өстен-дә калдым: тар гына урында да мин, бер аягым өстендә генә дә басып тора алганлыгымны Мәрфуга апага күрсәтеп, аны хәйран калдырырга тели идем. Ләкин аның минем бу һөнәремә дә бик исе киткәнлеге күренмәде. Бары ул:—  Нәҗип акыллым, төш аннан, төш! Шундый урын-нан егылып, берәр җиреңне имгәтмәсәң ярар иде. Зур егет-ләр койма өстенә менеп йөрмиләр. Койма өстендә мәчеләр йөриләр. Әнә абыең, акыллы булгач, бер дә андый җиргә менми!  —  диде.Бу сүз мине тагы үтерде дә салды.—  Әйе, абый менеп йөри алса, сез барыгыз да аны мак-тар идегез әле. Ул курка шул, ул менеп йөри алмый шул. Менә ул монда бер аягы белән генә басып торып карасын әле!..  —  дип, мин юаш кына мыгырдандым.Мәрфуга апа:—  Нәҗип,  төш,  акыллым,  аннан,  төш!  Сине  дә  мак-тыйбыз без. Синең басып торганыңны күрдем мин, артык кирәкми инде, төш, акыллым!  —  дип узып китте.Бу сүз миңа әүвәлгесеннән дә яманрак тоелды. «Мәр-фуга апа минем үземне күрсәтергә йөргәнемне сизде. Мине бер дә батыр дип тә, егет дип тә уйламады. Мин Мәрфуга апага ачуландым, үпкәләдем һәм эчемнән генә аны үчекләп алдым:—  Төш, төш, таш, таш, вә-вә-вә, басып торганыңны күр дем, вә-вә-вә...Болай үчекләп кенә ачуым басылмагач: «Аның күзләре дә зур түгел, кеп-кечкенәләр, тешләре дә матур түгел, кара ","33гына, бик ямьсез генәләр, көлүе дә бер дә матур түгел, әби-ләр көлүе шикелле генә...»  —  дип уйлап, аның әүвәлдә үзе мә матур күренгән һәммә җирен ямьсезгә чыгардым һәм, шу-лай итеп, үз-үземне беркадәр юаттым. Ләкин, ачуым басыла төшкәч, болай дип уйлавымның дөрес түгел икәнен бу сүз не алып ташларга бик яхшы аңладым: аның күзләре зур, теш-ләре ап-ак, көлүе дә әбиләрнеке шикелле түгел, матур бит...Ләкин ачуым ачу, бу соңгы уемны ничек булса да как-шатып, Мәрфуга ападан үч алмый калырга ярамый.«Күзләре зур булса ни, алар әле генә зур бит. Менә ике-сенә дә арпа чыгар да, кеп-кечкенә булып калырлар. Теш-ләре дә авырырлар да, менә кайсылары төшеп бетәрләр, кайсылары кап-кара булып калырлар. Көлүе дә ямьсезлә-нер әле... Сабый баланы күп рәнҗетеп йөрсә...»  —  дип уй-лап, мин кәефемне төзәтергә тырыштым.Ул көн көне буе гына түгел, хәтта кич буе да әле минем күңелемдә Мәрфуга апага үч сакланды, ләкин икенче көн инде ачу онытылган, бары җиңелчә бер үпкәләү генә калган иде.Икенче көн иртә җилле, давыллы булды. Урамда күз ачып булмаслык тузан күтәрелгән, бакчабыз агачлардан сы-нып төшкән вак ботаклардан пәри оясы шикелле булган иде. Күк йөзе зәңгәрсу, кара куе вә калын болыт кисәкләре белән кап ланган, дөнья шул болытлардан аңкыган салкын-чалыктан җыйналган иде. Менә бервакыт дөнья җимерел-гән шикелле итеп күк күкрәде, берәр мәртәбә яшен уты күренеп китте. Күк күкрәве тагын да куәтләнде дә, чал-тыратып суккан яшен тавышы бөтен дөньяны яңгыратты. Тагын күк гөрелдәде, тагын яшен чалтыратты да, чиләктән койган шикелле итеп, яңгыр яварга тотынды... Эре тамчы-лар белән дөньяны дер селкетеп яуган бу яңгыр ярты сәгать эчендә безнең бөтен ишегалдын суга батырды. Ярты сәгать-тән соң яңгыр инде әкренли башлады: тамчылар сирәгәй-деләр, тигезләнеп исә башлаган җил болытны куды, аның астында капланып торган кояш, үзенең нурлы йөзен безгә таба юнәлдереп, юеш җирне җылыта, гөрләп ага торган яң-","34гыр суын бриллиант тамчылары шикелле итеп ялтырата башлады. Дөнья яктырды, шатланды, көлеп җибәрде.Мин, балакларымны сызганып, суда, былчыракта йө-рер гә чыгып киттем. Яңгырның салкынча суы аякларны кәефле кытыклый. Су белән изелгән кызыл балчык, аяк-ларга сыланып, аларны рәхәтләндерә. Шактый вакытлар бу кәефле эш белән маташканнан соң, мин кызыл балчыктан төрле нәрсәләр әвәләргә тотындым: күмәч булды, башлы шикәр булды, ат булды. Хәер, бу соңгы нәрсәмне ат дип тә, мөгезсез сыер дип тә, хәтта сарык дип тә уйларга мөмкин иде. Шуңар күрә, караган кешегә танырга уңгай булсын дип, мин бу «хайван»ның аркасына шырпы белән «ат» дип язып куйдым. Бу нәрсәләрнең бик килешле чыгуы мине үсендереп җибәргәч: «Тукта, Мәрфуга апа сурәтен ясыйм. Үзенә күрсәтеп исен китәрермен. Әгәр инде бик кызыгып куйса, аны үзенә үк бирермен»,  —  дип уйлап, адәм гәүдәсе әвәләргә тотындым. Гәүдәгә аяклар кирәк. Шактый азапла-на торгач, алар да бертөрле ясалдылар. Дөрес, бу аяклар бик нәфис түгелләр; аяктан да бигрәк, кәкре башлы бүкән-нәргә охшыйрак төшәләр иде. Кулларны ясау аяклар ясауга караганда да мәшәкатьлерәк булды. Шулай да, азап лана торгач, алар да ясалып тәмам булдылар. Дөрес, куллар бар-максыз һәм берсе берсеннән озынрак булып чыктылар. Лә-кин аннан гына әллә никадәр зарар килми бит. Болар тәмам булгач, шар кыяфәтле итеп, баш ясадым да шырпы белән авыз сыздым. Бик азапланып, тукмакка охшашлы борын ясап куйдым. Күзләр урынына, Мәкәрҗә бүләгенә өләшенә торган кашлы йөзекләрдән алып, ике ялтыра выклы пыяла утыртып куйдым да алар өстеннән каш сыздым. Күзләр урынына утыртып куйган ялтыравыклы пыялаларымның түгәрәгрәк булып, зураеп, ялтырап торулары минем үземә бик килешле шикелле тоелды. Дөрес, бу ялтыравыклы пыя-лаларның берсе Мәрфуга апаның күзе шикелле зәңгәр бул-са да, икенчесе, кып-кызыл булып, аның күзенә охшамый торган булып тора иде. Колак ларны шырпы белән сызып, мунчаладан чәч тә куйгач, «Мәрфуга апа» ясалып тәмам да ","35булды. Караган кеше танымый тормасын өчен, моның да ар касына «Мәрфуга апа» дип язып куйдым.—  Менә абый ясап карасын әле шушылай итеп!  —  ди-дем.Хәзер инде Мәрфуга апаның үзебезгә керүен генә көтеп утырырга калды. Үзем ясаган «Мәрфуга апа»ны киптерергә кояшка куеп, чын Мәрфуга апаның кергәнен көтәргә тотын-дым. Көткән нәрсә озак тоела, миңа да көтә-көтә зарыгып бетәргә тугры килде. Менә бервакыт Мәрфуга апаның капкадан кергәне кү-ренде. Аны күргәч, минем йөрәгем әллә ничек кызурак ти-бәргә тотынды. Минем турыгарак җиткәч, Мәрфуга апа ма-тур тешләрен күрсәтеп, матур итеп елмайды да:—  Исәнме, Нәҗип! Нишләп болай былчыранып беттең, җаным?  —  диде.Гадәттә, «җаным» дип сөйләшми торган Мәрфуга апа-ның бу юлда миңа «җаным» дип эндәшүе бик күңелле вә бик мәхәббәтле тоелды. Кичәге ачу урынына калган үпкәмне онытып, мин: «Ул мине дә сөя, абыйны гына түгел!»  —  дип уйлап алдым да:—  Мәрфуга апа, кил әле монда. Синең үзеңә генә бер нәрсә күрсәтәм!  —  дидем.Ул минем яныма килгәч, киптерергә куйган «Мәрфуга апа»мны аның алдына китереп куйдым. Мәрфуга апа аңар күзен генә төшереп алды да:—  Ник, җаным, болай былчыранасың?  —  диде.Мин, тизрәк моның нәрсә икәнен аңлатып, аны яхшы-лап карарга мәҗбүр итмәкче булдым:—  Бу син бит, Мәрфуга апа. Әнә аның күзе нинди зур, үзе зәңгәр. Мин аның икенче күзенә дә иртәгә зәңгәр пыяла табып куярмын...  —  дидем.Болай дигәч, Мәрфуга апа, чынлап та, өстән генә карап китә ал мады, сурәткә якынрак килеп карады һәм көлеп җи бәреп:—  Әбәү, җаным, бу бик ямьсез бит! Мин шулай ук ямь-сезмени соң?  —  диде.","36Мин, уңгайсызланып кына, моның ямьсез түгел икән-леген, иртәгә икенче күзенә дә зәңгәр пыяла куйгач, бик матур булачак икәнен сөйләргә керештем. —  Мин бик үпкәлим инде, Нәҗип, сиңа: мине шундый ямьсез итеп ясагансың. Кирәкмәс, акыллым, андый нәрсәләр ясама, былчыранып йөрмә. Менә абыең, акыллы булгач, бер дә былчыранып йөрми...  —  диде дә үзе китеп тә барды.Көтелмәгән бу сүзләрдән мин нишләргә дә белмәдем. Хурлануымнан, ачуымнан елыйсыларым килде. Башта ни дип җавап бирергә дә белмәдем, бераздан гына, өй ишеген-нән кереп бара торган Мәрфуга апаның аркасына карап:—  Әйе, абый ясаган булса, барыгыз да матур дияр иде әле. Мин ясаганга күрә генә, син шулай дисең. Менә абый ясап карасын әле, шушылай итеп. Ул ясый алмый шул!..  — дип кычкырып кала алдым. Бу хурлыкка еламый түзү ми-нем өчен бик җиңел булмады: күземә килгән яшьләремне мин, керфекләремне еш-еш йомгалап кына, кире кайтарып җибәрә алдым.Биш минуттан соң инде мин үзем ясаган «Мәрфуга апа» ның кызыл вә зәңгәр күзләрен чукып алдым, авызын шыр пы белән колакларына кадәр ердым, бер кулын бөтен-ләй алып ташладым да, аны шул килеше белән күтәреп, өйгә, апа бүлмәсенә алып кердем һәм, өстәл өстенә басты-рып куеп:—  Ырр-рый, Мәрфуга апа нинди ямьсез! Аның күзләре дә зур түгел, чукып алынган күзләр; авызы да матур түгел, әбиләр авызы шикелле, ике колагына кадәр җиткән. Кулы да бер генә, ырр-рый, Мәрфуга апа нинди ямьсез!..  —  дип, ачу һәм хурлану катыш тавыш белән кычкырып җибәрдем.Аннан соң, апаның мине әнигә әләкләргә чыгып кит-кәнен күреп, сурәтне алып, тизрәк бүлмәдән сыздым да, ишегалдына чыккач, сурәтне җиргә салып таптап, изеп бе-тердем:—  Менә сиңа Мәрфуга апа, менә сиңа Мәрфуга апа... Апа менә, апа да түгел, Мәрфуга да түгел, юньсез кыз шун-да...","37Сурәтне таптагач, елыйсы килүем бөтенләй бетеп, ачу-ым бераз басылса да, бу вакыйгадан соң бик озак вакытлар мин Мәрфуга апаны дуст күрә алмыйча йөрдем.яңлыш  —  ялгыш  —  случайнойөземне чытып  —  чыраемны  җимереп,   борчылып  —  скорчив лицо3Бу елның кышында мин үзем укый торган хосусый мө-галлимнән рәсем төшерү дәресләре дә ала башладым. Мин, башка дәресләремне тырышып укыган шикелле, рәсем дә-ресләрен дә тырышып өйрәнә идем. Кыш урталарына таба мин рәсемнәрне инде бик яратып ясый башладым, һәм яз башында инде шактый авыр ясала торган чәчәкләрне дә кү-череп, яхшы ук матур итеп ясый ала торган булдым.Язгы көннәрнең берсе иде. Мин, дәресләремне укып бе-тереп, уйнар өчен, ишегалдына чыктым. Без абый белән кар суында көймә йөртергә тотындык. Ак карның саф суы уйнаклап ага; безнең көймә итеп йөртә торган, ике башын очландырып, уртасына кәгазь әләм эләр өчен чыра кадап ясалган тактабыз, бозларга бәрелә-бәрелә, су аккан уңайга бара иде. Бервакыт өй ишегеннән апа күренде дә:—  Нәҗип, монда кер әле, акыллым!  —  дип кычкырды.—  Тукта әле, мин уйныйм әле, апа!  —  дидем мин.Апа кереп китте. Бераздан соң аның урынына ишек тө-бенә Мәрфуга апа чыкты да:—  Нәҗип, бер генә минутка өйгә кереп чык әле, җа-ным!  —  диде.Мәрфуга апа белән мин хәзер әле бик артык дуст булма-сам да, ул әйткәч, зур күзләрен миңа каратып әйткәч, мин керми кала алмадым.Мин кергәндә, алар өйдә минем рәсемнәр төшерә торган альбомымны актарып утыралар иде. Мин аларның янына да барып җитмәдем, Мәрфуга апа:—  Нәҗип, кил әле, җаным, монда. Менә шушы зур итеп тө шергән чәчәгеңне син миңа кечерәйтеп төшереп бир-C","38мәссең микән?  —  дип, миңа альбомымдагы бер зур чәчәкне күрсәтте.Мин чәчәкне карадым да:—  Сиңа кайчан кирәк соң ул?  —  дип сорадым.—  Хәзер булса, бигрәк яхшы булыр иде, җаным, ярый-мы?  —  диде.Мәрфуга апаның матур елмаеп әйткән бу «ярыймы» ди-гән сүзенә каршы мин «ярамый» дия алмадым, альбомны алдыма куеп, икенче бер кәгазьгә зур чәчәкне кечерәйтеп төшерә башладым. Мәрфуга апа минем төшергәнемне карап тора, кайсыбер сызыклар бигрәк матур чыгып куйса, ул зур күзләре белән миңа көлемсерәп, иркәләгән шикелле карап ала иде. Чәчәк ясалып тәмам булды, ләкин минем бу күңел-ле эшемнән тиз генә аерыласым килмәде:—  Мәрфуга апа, бу чәчәк ни өчен кирәк булды сиңа?—  Калфакка чигәргә. Инде ясалып бетте бит ул. Бик рәхмәт сиңа!Милли-мәдәни һәм тарихи мирасы быздан Калфак  —  татар  хатын-кыз-ларында киң таралган баш киеме. Ул чигүләр, төрле ташлар белән бизәлә, шулай ук алтын һәм көмеш җепләр белән тегелә. Калфакның төрле формалары була. Яшь кызлар, олы ханымнар калфагы да,  көндәлек һәм бәйрәмнәрдә кия торган калфаклар да формасы,  бизәлеше белән аерыла.—  Ачылып җиткән бу чәчәкнең янына ачылып килә торган бер чәчәк тә ясап бирсәм ничек булыр?  —  дидем мин Мәрфуга апага.—  Алай ясап буламы соң?Аны ясап булса, бигрәк тә ма-тур, бигрәк тә тулы булыр иде,  —  диде ул.","39Мин яфраклар арасына телкәйләрен яңа ачып җибәрә торган бер кечкенә чәчәк тә ясап куйдым. Болай иткәч, рәсем, чынлап та, тулырак булып китте, тагы да матур иде.—  Кечкенә генә куллары белән нинди матур чәчәкләрне нинди оста итеп ясый белә бит!  —  дип, Мәрфуга апа, елма-еп, иркәләү карашы белән минем күзләремә туп-туры кара-ды.Минем күзләрем аның елмайган күзләреннән оялдылар. Мин үзем җиңелчә кәефле кызарындым. Урынымнан сике-реп тордым да ялт кына йөгереп чыгып китмәкче булдым. Ләкин Мәрфуга апа мине эләктереп алды. Эләктереп алды да шаян гына үпмәкче булды. Ләкин мин аның кулларын-нан ычкынып качтым.—  Нәҗип, бик рәхмәт, җаным!  —  дип, ул минем артым-нан кычкырды.Минем аңар каршы ни дип җавап бирергә дә тапкыр-лыгым җитмәде, эчемнән генә мин: «Аллага шөкер, хәзер минем дә инде бер һөнәрем була башлады бит!»  —  дип уй-ладым.хосусый мөгаллим  —  частный преподаватель, репетиторуйнаклап ага  —  сикергәләп ага  —  игриво течетҗиңелчә кәеф  —  яхшы кәеф  —  легкое настроение1. Хикәя дәвамында Нәҗипнең үсеш-үзгәрешен күзәт. Әсәр башында ул нинди була, үзен ничек тота? Ул ни рәвешле үзенә игътибарны юнәлтергә тырыша? 2. Нәҗип әсәр ахырында нинди итеп тасвирлана? 3. Малайның уңай ягы нәрсәдә? Фатих Әмирханның төп герое-ның үз-үзен тотышын бәялә. Аның үзенчәлекле рәвештә игъти-барны юнәлтергә тырышуы үзен аклыймы? Ул хатасын таный беләме? ?C","40Мәҗит ГафуриСАРЫКНЫ КЕМ АШАГАН? (Мәсәл)Бер Аучының бер Сарыгы кырда калган,Эзләп тә тапмаганнар  —  ул югалган.Бер-ике көн үтеп киткәч, безнең Аучы:«Бүре ашаган сарыкны»,  —  дип хәбәр алган.Моны ишеткәч, Аучы чиксез ачуланды,Ерткычларның бу эшенә көйде, янды.«Сарыкның үчен алмый калмамын»,  —  дип,Җанварларга шушындый хәбәр салды:«Кызганып тора идем үзем сезне,Ачулансам  —  калдырмамын һичберегезне.Сарыгымны кем ашаган булса  —  шуныТаләп кыйлам миңа тотып бирүегезне!»(Аучыны белә урманда һәр җанвар.)Бу хәбәрне ишеткәчтен таң калдылар.«Аучыны тизрәк риза итәек»,  —  дип,Киңәш өчен зур урынга җыйналдылар.Мәҗлестә Төлке  —  кятиб, Бүре  —  рәис,Рәис сүз башлап әйтте: «Бу нинди эш?Аучының Сарыгыны кем ашады? —Танмаенча ушбу җирдә әйтү тиеш.Шул эш өчен чакырдым мин монда сезне,Ачуланса, Аучы кырыр һәммәбезне.Кем ашаса, шуны биреп котылаек,Тугрылыктан аермагыз үзегезне...»Әүвәл Бүре «ашамадым» диде, танды,Төлке дә тугрылыгын сөйләп алды;","41Һәммә ерткыч үзләрене сафладылар,Бер як читтә ерткыч түгел Куян калды.Диде Бүре: «Читтә торып ялгыз үзең,Бур кешенеке төсле ике күзең.Сарыкны ашаган кеше син түгелме?Әйтеп кал, монда килеп, әйтер сүзең!»Куян мескен куркуыннан калтыранды,«Ашаучы мин түгел»,  —  дип чак әйтә алды.Шөбһәле кеше төсле җавап биргәч,Барча ерткыч: «Ашаучы шул!..»  —  дип аваз салды.(Ашамый Куян һичбер вакытта ит.)Әйтә алмады, ашаучы мин түгелдер, дип.Диде Бүре: «Сарык ашап йөргән кешеШушы икән, китерегез бәйләргә җеп!Шул минутта әллә кайдан җеп таптылар,Куянның муенына җеп тактылар.«Явызлыкның җәзасын күр менә инде!»  —  дип,Аучының авылына озаттылар!Бүре төсле ерткычларга киңдер җиһан,Һәркайда золым күрер мескен Куян.Зарарлы бәндә булып күренерсең,Башкаларга кылмасаң да һичбер зыян.мәҗлестә  —  җыелышта  —  на собраниикятиб  —  сәркатип, язып баручы  —  секретарьтанмаенча  —  кире какмый, ялганламый  —  не обманываяушбу  —  шушы  —  этотәүвәл  —  иң элек, беренче  —  сначалазолым  —  явызлык  —  злоC","42Габдулла ТукайТУГАН ҖИРЕМӘАерылып китсәм дә синнән гомремнең таңында мин,И Казан арты! Сиңа кайттым, сөеп тагын да мин.Ул таныш кырлар, болыннар тартты әүвәл хисемне;Тарта торгач куймады, кайтарды ахыр җисмеми.Кысса да синдә фәкыйрьлекләр, ятимлекләр мине,Изсә дә үз ишләремнән хур вә кимлекләр мине, —Үтте инде ул заманнар, очтылар шул кош кебек;Уйласам, ул көннәрем тик кичтә күргән төш кебек.Бәрсә дә дулкыннарың, һич алмады, батырмады;Алды дүрт ягымны ялкын, якмады, яндырмады.Бу сәбәптән аңладым мин, и туган җирем, синеңҖанга ягымлы икәндер ялкының да дулкының!Барчасы изге икән ич: инешең, чишмәң, кырың,Юлларың, авыл, әвен, кибәннәрең дә ындырың;Һәр фасылы елның: язың, көзең, җәй, кыш көнең;Барча, барча ак оек, киндер, чабата, ыштырың!Һәм көтүчең, этләрең, үгез, сыер, сарыкларың;Барчасы яхшы: бүре, җен, шүрәле, каракларың.җисмеми  —  гәүдәмне (үземне)  —  моё телоҗөмләтән  —  барчасы  —  все1. Лирик герой күңелендәге хисләрнең сәбәбен әйтеп бир.2. Шагыйрьнең туган җирен яратуын күрсәткән шигырь юлла-рын табып укы. Моның өчен ул нинди эпитетлар куллана, укып күрсәт.C?","43Муса ҖәлилЯУЛЫКАерылганда, миңа йөрәк дустымБүләк итте ефәк яулыгын;Мин ярама яптым ул яулыкны,Басар өчен агышын канымның.Кан табыннан куе кызыл төстәЯулык минем йөрәк турында,Сөйли миңа аның җылы назыҺәм ялкынлы сөюе турында.Мин чикмәдем, дускай, бер карыш та,Батырларча алга атладым.Яулык шаһит: сине һәм илемнеЙөрәк каным белән сакладым.1. Лирик герой нинди хисләр кичерә? Аларның сәбәпләрен ата.2. Яулык образына нинди мәгънә салынган?Муса ҖәлилДУСКАКайгырма, дус, яшьли үләбез дип,Без алмадык сатып гомерне,Үзебезчә яшәп, үзебезчәБез чиклибез аны түгелме?Билгеләми гомер озынлыгынЕллар саны, картлык җитүе.Бәлки, менә шушы үлем безгәМәңге бетмәс яшәү китерер?!Мин ант иттем җанны кызганмаска,Саклар өчен халкым, илемне.?","44Йөзәү булса гомрең, син барсын даШушы юлга бирмәс идеңме?Шатландыра безне көн дә илнеңБер-бер яңа уңышын ишетү;Нинди зур көч читтә үз-үзеңнеХалкың белән бергә хис итү!Мин тиремне саклап исән калсам,Үлем миннән аша сикерсә,Шул яшәүме булыр, «хаин!» диеп,Ил битемә минем төкерсә?!Юк, теләмим мин бу «исәнлекне»,Йөрәк минем моңа үчекмәс.Кешеме мин илем үги иткәч,Җирдә миңа эчәр су беткәч?!Юк, кайгырма, дускай, безнең гомер  —Ил гомренең тик бер чаткысы.Без сүнсәк тә, безнең кыюлыктанАрта бара аның яктысы.Батырлык һәм илгә турылыкныШушы үлем белән белдерик.Безнең яшьлек шушы хисләр беләнДанлы иде, көчле иде бит!Чикләнсә дә гомер, яшьлек безнеңЭзсез сүнә, диеп уйлама!Әйтсен яшьләр: менә шулай яшәп,Шулай үлсәң иде дөньяда!1. Дуслык үлемнән көчле әйтеменең мәгънәсен аңлат. 2. Шигырьдә яшәү һәм үлем төшенчәләре ничек бирелә? Лирик герой нәрсәне сайлый: батырларча үлүнеме яки хыянәтче бу-лып исән калунымы? Син аның фикерләре белән килешәсеңме? ?","45Фәнис ЯруллинХӘЗИНӘ(Драма әсәре)БЕРЕНЧЕ КҮРЕНЕШБакча. Хәким карт йорты. Тышкы яктан бик матур җимеш бакча-сы күренә. Өйнең эче гади генә җиһазланган. Хә к и м  к а р т авырып түшәккә егылган. Улларын үз янына чакыра.Хәким (караватына торып утыра). Улларым! Ха-физ, Алмаз! Керегез әле монда. (Үрелеп тәрәзә кага.)Улларым, дим, улларым! Керегез әле.Хәким картның у л л а р ы керә. Хафизның кулында кызыл алма.Алмазның кулында көнбагыш.Хафиз (алмасын каба да). Нәрсә, әти?Алмаз (көнбагышын берәм-берәм авызына җибәреп). Нигә чакырдың тагын?Х ә к и м. Килегез әле мондарак. Утырыгыз әле яныма. (Уллары карават янындагы урындыкка утыралар.) Менә нәрсә, улларым. Һәр ишекнең биге була, гомернең чиге була ди гәндәй, минем дә бу дөнья белән саубуллашыр көнем ки-леп җитте. Авызымда  —  телем, башымда акылым барында, сезгә бер серемне әйтеп калдырасым килә.Хафиз (алмасын тешләп). Нинди сер ул, әти?Алмаз (көнбагыш чиертеп). Сер нәрсә соң ул, әти?Х ә к и м. Сер ул  —  сез белмәгән нәрсә, балалар.Х а ф и з. Кызык! Без белмәгән нәрсә бар икән дөньяда? Мин инде өй кыегындагы чыпчык оясында ничә бала барын да беләм.А л м а з. Һи, чыпчык баласы нәрсә ул! Ә мин үзебезнең песинең ничә мыегы барын беләм.Х а ф и з. Белсәң әйт: ничәү?А л м а з. Сиксән җиде ярым.Х а ф и з. Сиксән җиде ярымга кадәр саный да белмисең әле син.","46А л м а з. Син үзең белмисең. Мин инде сиксән җидене генә түгел, алтмыш алтыга кадәр саный беләм.Х ә к и м.  Туктагыз  әле,  балалар.  Мин  бит  сезгә  бик җит ди нәрсә әйтергә җыенам.Малайлар (икесе бергә). Җитди нәрсә ни була тагын?Х ә к и м. Аннан башка яшәп булмый торган нәрсә.Х а ф и з. Алайса, ипи инде ул. Ә мин инде ипине ашый беләм.А л м а з. Ипине аны сындырып та ашап була.Х а ф и з. Булса соң! Мин кисеп ашыйм. Кискән ипигә май ягу җайлырак.А л м а з. Ә мин авызга бер уч көнбагышны кабам да шуларны берәм-берәм ярып ашыйм. Минем авызым бик акыл лы: көнбагышны кабыклы килеш йотмый.Х а ф и з. Минем авыз тагын да акыллырак  —  тәмлене тәмсездән шундук аера. Тешләрем дә корычтан каты. Те-ләсә нинди чикләвекне шалт кына итәм.Х ә к и м.  Авызларыгызның  —  «акыллы»,  тешләрегез-нең үткен икәнлеген беләм, балалар. Ләкин яшәр өчен алар гына җитми. «Акыллы» авызларыгызны һәр көн туйдырып торыр өчен, эшчән куллар кирәк.Хафиз (кулын әтисенә күрсәтә). Әти, мин беркөн-не шушы кулларым белән менә моның кадәрле (кулларын җәеп күрсәтә) шалканны йолкып чыгардым. Берүзем. Та-мырларының шатыр-шотыр итеп йолкынуын үзең дә ишет-кәнсеңдер.Хәким (көлемсерәп). Беркөнне нәрсәдер дөбер-шатыр килгән иде шул. Мин берәр дию пәрие әллә йөзьяшәр имән-не тамыры белән умырып алдымы дигән идем.Х а ф и з. Юк, әти, минем шалкан йолкыганны ишет-кәнсең син.Х ә к и м. Алай икән, алай.А л м а з. Минем куллар, әти, тагы да көчлерәк: ташка бәрсәм  —  таш ватыла, башка бәрсәм  —  баш ватыла.","47Х ә к и м. Ярый алайса, балалар, кулларыгызның көч ле, авызыгызның «акыллы» икәненә ышандырдыгыз. Болай булгач, мин тынычланып үлә алам.Уллары (шыңшый башлый). Юк, үлмә, әти. Без сине бик яратабыз.Х ә к и м. Юк, балалар. Дөньяда качып котылып бул-мый торган ике нәрсә бар: берсе  —  әҗәл, икенчесе  —  үзең-нең намусың. Намусым, Аллага шөкер, чиста булды. Инде менә сезгә бая әйтергә теләгән серемне чишәм. Мин үл гәч, тормышларыгыз авыраеп китсә, болай эшләгез. (Хәким карт ның хәле китә. Ул куллары белән күкрәген тота, еш-еш сулый башлый.)Хафиз (еламсырап). Әти, әти, үлмә инде.А л м а з. Бөтен сүзеңне дә тыңларбыз. Үлмә, әти!Х ә к и м. Уф, хәлем бетте. Әйтәсе сүзем шул, балалар: бакча артында бер тау бар, тау артында бер тал бар. Шул талдан ерак түгел бер таш ятар. Тормышларыгыз авыраеп китсә, әнә шул таш астын казыгыз. Анда сезнең гомерегезгә җитәрлек хәзинә яшерелгән.Шул сүзләрне әйтүгә, Хәким карт түшәгенә егыла. Алмаз белән Хафиз елаша башлыйлар.ИКЕНЧЕ КҮРЕНЕШХафиз белән Алмаз алмагач төбендә яталар. Әтиләре үлгәннән соң күпмедер вакыт үткән.Х а ф и з. Алма пеш, авызга төш. (Шулвакыт бер алма Хафизның авызына килеп төшә.) У-у, шулчаклы каты төш-мәсәң ярамыймыни? (Алманы бер тешли дә читкә атып бәрә.) Туйдым мин бу алмадан, бүтән нәрсә ашыйсы килә.А л м а з. Минем дә авызым тәмлерәк нәрсә сорый.Х а ф и з.  Нәрсә  ашарга  икән?  Әтидән  калган  бәрәңге бетте.А л м а з. Кишер-шалкан беткән.Х а ф и з. Чияләрнең яфраклары саргайды.А л м а з. Көнбагыш та калмады.Х а ф и з. Ипи пешерер идек, онны күселәр ашап бетерде.","48А л м а з. Әти үлгәч, бакчадагы бөтен нәрсә корыды.Х а ф и з. Бердәнбер шушы алмагач калды.А л м а з. Әнә аның да кайбер ботаклары корып килә.Х а ф и з. Алмагачыбыз да корыса, нәрсә ашарбыз инде? (Шыңшый башлый. Аңа Алмаз да кушыла. Алмагач төбен-дә елашып утырганда, дөп итеп бер алма өзелеп төшә. Ма-лайлар югарыга карыйлар. Ә анда бер алма да калмаган.)Х а ф и з. Соңгы алма да өзелеп төште.А л м а з. Инде нишлибез? Бакча бит безне ашатып тора иде.Х а ф и з. Әйе. Аның җимешләрен кешеләр сатып ала иде.А л м а з. Акча булгач, тәмле-тәмле нәрсәләр сатып алып була иде.Хафиз (көрсенеп). Бар да бетте.А л м а з. Карале, Хафиз, әти бит үлгән чакта ниндидер хәзинә турында әйткән иде.Хафиз (җанланып). Әйе шул. «Таш астында гомере-гезгә җитәрлек хәзинә бар» диде.А л м а з. Әйдә, көрәкләр алабыз да шунда китәбез!Х а ф и з. Әйдә!Сикереп торалар да коймага сөяп куелган көрәкләрне алалар. Җырлап атлыйлар.Х а ф и з. Хәзинә ул  —  алтындыр...А л м а з. Хәзинә ул  —  көмештер.Икесе бергә.Алтын булса да,Көмеш булса да,Безгә тигән өлештер.Х а ф и з. Хәзинәне казырбыз.А л м а з. Гомерлеккә баербыз.Икесе бергә.Алтын-көмешкәИртә дә, кич тәПрәннекләр алырбыз.","49Тау артында тал астындагы таш янына килеп җитәләр.Х а ф и з. Менә ул таш!А л м а з. Менә хәзинә!Казый башлыйлар. Ләкин көрәкләре җиргә керми.Хафиз (маңгаен сөртеп). Уф, каты!А л м а з. Әти шуны бераз йомшартып та калдырмаган.Х а ф и з. Әйтмә дә! Карале, Алмаз, әйдә ташын каерып карыйбыз.А л м а з. Әйдә.Ташны каерып алырга маташалар. Такмак әйтеп каералар.Һоп-һоп бер булды.Һоп-һоп ике булды.Икедән соң өч булыр.Таш күтәрер көч булыр.Һоп! Юк!Күпме маташсалар да, таш кузгалмый. Малайлар, арып, таш өстенә утыралар.А л м а з. Инде нишләргә? Казыр идең  —  җире каты. Кү тәреп алыр идең  —  ташы авыр.Х а ф и з. Теге вакыт әти алдында бик мактанган идең бит.А л м а з. Нәрсә дип?Х а ф и з.  Ташка  бәрсәм  —  таш  уала,  башка  бәрсәм  — баш уала дип кем әйтте?А л м а з. Әйтсә соң?! Бик ачуны китерсәң, тотармын да ватармын.Х а ф и з. Сөйләшеп торган буласың. Чикләвек тә вата алмыйсың бит син.А л м а з. Минме ваталмыйм?! Китер чикләвегеңне, ва-тып күрсәтәм.Х а ф и з. Син ташны ватып күрсәт.А л м а з. Ватып күрсәтсәм нишләрсең?Х а ф и з. Күрермен.","50А л м а з. Күр алайса! (Бар көченә йодрыгы белән ташка китереп суга.) Ай-вай, кулым үлде!Х а ф и з. Кая?А л м а з. Менә! Йодрыгым ачылмый.Х а ф и з. Китер, хәзер ачабыз аны. (Алмазның кулына кычыткан тидерә. Алмаз үзе дә сизмәстән йомарланган йодрыгын ачып җибәрә.) Ай-яй каты суктың син. Кая әле, таш ярылмады микән?Ташка карыйлар. Таш ярылган. Ярыктан тамчылап кына су саркып чыга.Алмаз (күкрәгенә сугып). Ташны ярганмын бит, ә!Х а ф и з. Әйдә, тагын бер сук инде алайса. Бер бәреп су чыгардың, ике бәрсәң, хәзинә чыгар.А л м а з. Сугабыз аны. (Кизәнеп ташка суга. Таш ас-тын нан су чаптырып чыга башлый.)Х а ф и з. Һи, һаман су да су. Хәзинәсе кая икән соң моның?А л м а з. Таш астындадыр. Әйдә, ташларны кубарып алып ташлыйк та хәзинәсен тартып чыгарырбыз.Бергәләп ташка ябышалар.Каерабыз, ватабыз, һоп!Аннан баеп ятабыз, һоп!Конфет булыр авызда, һоп!Акча булыр сагызга, һоп!Бал ашарбыз кашыклап, һоп!Чәй эчәрбез катыклап, һоп!Тау-тау булыр прәннек, һоп!Әйдә-әйдә күтәрик, һоп!Ташны каерып ташлыйлар. Ләкин аннан һаман саен су гына бәреп чыга. Таш астыннан чыккан су әкренләп бакчага таба юл ала.Малайлар хәзинә таба алмауларына күңелсезләнеп, арып-талып, ташка утыралар.Х а ф и з. Карале, Алмаз, әллә әти безне алдады микән?","51А л м а з. Син нәрсә? Әтинең безне кайчан алдаганы  булды?Х а ф и з. Алайса, хәзинә кайда соң?А л м а з. Алайса, берәрсе алып киткәндер.Х а ф и з. Юк, алмаган.А л м а з. Каян беләсең алмаганнарын?Х а ф и з. Җир казылмаган, таш кузгалмаган бит.А л м а з. Баш бар икән синдә.Х а ф и з. Минем баш кына түгел, авыз да бар. Ә авыз-ның ашыйсы килә.А л м а з. Минеке килми дип беләсеңме әллә?Х а ф и з. Нишлибез соң инде?А л м а з. Белмим.Башларын аска иеп, таш өстендә утыралар. Шулвакыт кош сайраган тавыш ишетелә. Малайлар башларын күтәрәләр.Х а ф и з. Кош сайрый түгелме соң?А л м а з. Әйе, кош сайрый шул.Х а ф и з. Бакча корыгач, кошлар да безнең агачларга кунмый башлаган иде бит.Алмаз (бакчага таба күз сала һәм кычкырып җибәрә). Карале, кара, Хафиз. Безнең бакча яшәргән бит.Х а ф и з. Чынлап та, бөтен агачлар терелгән. Чәчәкләр башларын күтәргән.А л м а з. Ур-ра! Болай булгач яшибез.Х а ф и з. Бакча терелгән. Бакчага кошлар кайткан.А л м а з. Беләсеңме нәрсәдән бу?Х а ф и з. Нәрсәдән?А л м а з. Менә бит (агып ята торган чишмәгә күрсәтә), әтинең хәзинә дигәне шушы чишмә булган икән.Икәүләп (кычкыралар): Әти, без синең хәзинәңне таптык. Рәхмәт хәзинәң өчен, әти. Мең-мең рәх-мәт!Тәмам.1. Әсәрнең төп фикере нинди?2. Тексттан драма жанрына хас үзенчәлекләрне күрсәт.?","526 нчы сыйныфУФА — ЧИЛӘБЕ(Татар халык җыры)Биючеләр бииләр,Көе килми димиләр.Уфа  —  Чиләбе,Пешә кура җиләге.Бииләр, бииләр,Көе килми димиләр.Уфа  —  Чиләбе,Яна микән йөрәге?Бас-бас эзенә,Күз тимәсен үзеңә.Уфа  —  Чиләбе,Кабул булсын теләге!Яшел чирәм үсеп бараАяк баскан эзеңә.Уфа  —  Чиләбе,Пешә кура җиләге.","531. «Биючеләр көе» җыры синдә нинди хисләр уятты?2. Әлеге җырны кайсы төргә кертер идең? Ни өчен? Фикереңне дәлиллә.Фатих КәримБЕЗДӘ ЯЗДЫРБездә хәзер ямьле яздыр, иркәм,Көн кояшлы, төннәр айлыдыр,Идел буендагы бакчалардаСыерчыклар ярсып сайрыйдыр.Кошлар моңы уятадыр сине,Челтәр пәрдәләрне күтәреп,Язгы таңны күзлисеңдер ялгызЧәчәк аткан гөлләр үтәли.Ә биредә, без фашистлар беләнБугазлашкан урман, кырларда,Күңел өчен бер генә кош та юкЯзны хәтерләтеп җырларга.Әтнәдән килгән егет,Ефәк күлмәген киеп.Уфа  —  Чиләбе,Яна микән йөрәге?Ары китеп, бире килеп,Нишләп йөрисең биеп?Уфа  —  Чиләбе,Кабул булсын теләге!Биюченең итәгеБии-бии кыскара.Уфа  —  Чиләбе,Пешә кура җиләге.Биючегә сүз әйтмәгез,Бии-бии остара.Уфа  —  Чиләбе,Яна микән йөрәге??","54Дулкынланып, шаулап торган урманСынып беткән, изрәп тапталган,Чәчәк үсә торган киң болыннарКеше каны белән тапланган.Фашист тырнагына капкан кешеСыкранмыйча монда тын алмый,Янган авылларның төтеннәреЯзгы таңның нурын томалый.Фашист илгә үлем генә китерә.Фашизмның таңы, язы юк.Яшен уты белән күккә язып әйтәм:Язы юкның яшәү хакы юк!1. Шигырьдә яз күренешләрен күзәт. Яз образы нинди мәгънәдә килә? 2. Фашизм нәрсә ул? Ни өчен аның яшәргә хакы юк? Лирик геройның фашизмга мөнәсәбәтен билгелә. Син аның белән ки-лешәсеңме? Фикерләреңне нигезлә.?","55Шәүкәт ГалиевСӘЕР КЕШЕКазан тирәсендәге Урманнарның берсендә Юлыкканнар туристлар Бик шикле бер кешегә.Болай карап торышка Безнең кебек, ди, үзе. Ныклабрак карасаң, Түгел кебек, ди, үзе.Һәркем кара күзлектән, Тик ул кара күзлексез, Як-ягына текәлеп, Күзәтә, ди, өзлексез.Күпне күргән туристлар Бер карауда сизенгән, Белдермичә үзенә, Атлаганнар эзеннән...Шомырт күргән  —  иснәгән, Сирень күргән  —  кисмәгән, Кырмыска оясына Таяк тыгып китмәгән!Гөмбәләргә типмәгән, Кошларга таш атмаган, Көне буе йөреп тә Хәтта учак якмаган!Сәер кеше, бик сәер... Болай булмый тормышта  —Димәк ки, ул эзләрен Калдырмаска тырыша!Күзләп барган туристлар Аның тагын нишләрен. Менә теге берзаман Салып куйган биштәрен.Утырып сөт эчкән, ди, Тәмәке дә тартмаган. Алып киткән шешәсенТөпкә бәреп ватмаган!","56Кыен түгел төшенү Моның исәпләренә —Җыеп, төреп алган ул Кәгазь кисәкләрен дә!Оргсинтез янына Чыккан да ул урманнан, Троллейбуска утырган — Шунда эзе югалган.Чөнки карап торырга Безнең кебек, ди, үзе. Ныклабрак карасаң, Түгел кебек, ди, үзе.Үзем аны күрмәдем, Сөйләгәнне ишеттем. Булды микән ул кеше — Ышандырмый ничектер...1. Сәер кешенең нинди гамәлләре туристларны аптырашта кал-дыра? Бу гамәлләр чынлап та сәерме?2. Сәер кеше образын шагыйрь нинди чаралар ярдәмендә ту-дыр ган?3. Урманда, табигатьтә үзеңне ничек тотарга кирәк? Шигырьдә сөйләнгәннәр урманда үз-үзеңне тоту кагыйдәләренең барысын да искәртәме? Сибгат ХәкимШИГЫРЬ НИЧЕК ТУА?Шигырь ничек туа? Укучылар белән очрашканда, мон-дый сорауны күп ишетәсең. Бу сорауга җавап бирер алдын-нан, әле син шигырь төзелеше, аның законнары, алымнар һәм, гомумән, осталык белән бәйләнгән бүтән якларыннан бигрәк поэзиянең төп чыганагы  —  тормыш турында уйлый-сың.Чыннан да, хәзер син кайсы гына шигыреңне хәтергә төшермә, аларның нигезендә ниндидер бер тормыш детале, вакыйга ятканын күрәсең. Ул шигырьләргә карап, үзең үт-кән юлны да хәтта ачык итеп күз алдына китерергә мөм-кин. Тормышны үзең аша кичерми торып, бер генә әйбәт шигырь дә тумый, ахрысы.?","57Мин еш кына 1943 елның июль аен искә алам. Юк, ша-гыйрь булып түгел (ул чакта шагыйрь булуың синең ник тер бөтенләй баштан ук чыккан), ә взвод командиры сыйфа-тында миңа атаклы Курск дугасында барган сугышларда башыннан ахырына чаклы катнашырга туры килде.Хәзер менә шактый еллар узганнан соң, артка борылып карыйсың  да  сине  ул  вакытта  көрәшкә  илһамландырган көчнең, ышанычның каян килгәнен яхшырак төшенәсең. Су гыш та сине чиксез куандырган нәрсә  —  ул үзеңне дош-маныңнан күп өстен, күп көчле хис итү. Син үз эшеңнең хаклыгы, гу манлы булуы белән аннан буй җитмәс дәрәҗә дә югары торасың. Син мораль яктан өстен. Моңа хәтле кай-дадыр тирәндә яше ренеп, тынып яткан ниндидер билгесез хисләр тәмле дә, газиз дә булып әкрен-әкрен куералар, ты-гызланалар, күтәреләләр. Бу хисләрнең тамырлары еракта, бик еракта. Аларда артта калган балачак моңсулыгы да, туган ягыңның кичке эңгере дә тирбәлә... Бу, бәлки, илең-нең шушындый авыр көннәр кичергән чакларында гына туа торган кадерле, олы хисләрдер? Белмим. Ләкин мин алар-ның бөтен матурлыгын әнә шунда күрдем, аларның башка берни белән дә алыштыргысыз, кү ңелемә якын икәнлеген беренче тапкыр менә шунда татыдым...Сугыш та бетте. Ил үзе дә, аның солдатлары да су-гышта алган яраларын төзәтергә керештеләр. 1948 елны дәваланырга дип мин дә Кавказга барырга җыендым. Мине яңадан тетрәткән нәрсә шул булды: мин Кавказга Орел  — Курск  —  Белгород  —  Харьков  тимерьюлы  буйлап,  нәкъ үзем сугышып йөргән кырлар аша уздым. Монда миңа күп нәрсә, бик күп нәрсә таныш: үзәннәр дә, ике яклап сузыл-ган ап-ак йортлы авыллар, снарядлар актарган таулар, тау би тендә биектә күпне күреп шактый эләккән зур соры чир-кәү, тимерьюл читләрендәге куаклыклар.Менә шул хәзер инде бераз серлерәк тә булып күренгән куаклыклар артыннан бергә хезмәт иткән дусларым  —  сол-датларым каршыма килеп чыгар кебек тоелды. Аларның төс ләрен, буй-сыннарын, үзләрен тотышларын күз алдыма ","58китердем, аларны сагындым. Бөтен үткәнем кабат терел-де. Вагон тәрәзәсеннән кергән таныш җил күңелемнең әллә кайсы төшенә кагылды, күңел тулды, сыкранды, ташы-ды; карадым, аерыла алмый бөтен нәрсәгә йотылып кара-дым. Менә кайда минем шул кешеләр турында исән калган иптәшләремә сөйлисем килде, әрнеп-әрнеп язасым килде. Йокы да, тыныч ял да очты. Кавказдан кайтуым белән, мин үземнең туган авылыма киттем һәм шул сугышлар белән бәйләнгән шигырьләремне яздым. Аларның оеткылары ми-нем йөрәккә күптән, 1943 елларда ук салынган, әмма көт-мәгәндә, менә хәзер ташып чыгар дип ул чакта кем аны башына китергән?Шигырьнең шулай көтмәгәндә тууына тормыш үзе генә сәбәпче.Шигырь синең йөрәгеңә, үзең дә сизмәстән, төрле юл-лар белән килеп керә. Туган ягыңа кайткач, сине беренче очраткан кеше дә сүзне: «Чыпчык та үз чытырманым ди икән»,  —  дип башлап китә. Янәсе, кешегә генә түгел, хәт-та чыпчыкка да үз оясы якын. Минем туган як  —  Казан арты. Яшьтән үк монда халык шагыйре Габдулла Тукайның эзләрен күреп, аның «Шүрәле», «Су анасы» әкиятләрен тың лап үскәнгәме, аерата матур, аерата сихерле.Төрле чак булгандыр. Шулай да туган ягыма мин авыр сүз әйтеп бервакытта да тел тидермәдем. Минем барлык якты уйларымның җирлеге шунда, язган вакытта әнә шул җирне, шул туфракны сизеп, тоеп торсаң, нинди рәхәт... Моннан киткәндә сине озатырга килгән олы яшьтәге берәр ил агасының «Күрмәсәм, улым, бәхил бул!» дип эндәшүе дә җанга күпме шигъри моң сала. Бу бит бары туган якта гына әйтелә торган, аерылу белән бәйләнгән кадерле сүзләр, ул сүзләр юлда яңадан үрләр менгәч, борылып караган саен, тагын-тагын күңелдә кабатлана: «Күрмәсәм, улым, бәхил бул!» Менә яз гына, үзе шигырьгә сорап тора, бу  —  аның иң кирәкле беренче юлы.Ләкин шигырь юллары җиңел генә, үзләреннән-үзләре генә тумыйлар. Син теләгән юллар табылганчы, туктаусыз ","59үзеңә эзләнергә, тормышның төрле почмакларына күз са-лырга кирәк.Эзләнүләрнең чиге юк. Эзләнүләрдә шагыйрьнең газап-лары да, бәхете дә. Эзләнергә тормыш үзе куша. Тормыш гаҗәп киң, катлаулы, тирән. Язучы өчен аның серләре һич-кайчан да бетәсе түгел.кичке эңгер  —  кояш баткан, караңгыланып бетмәгән вакыт  — сумеркичытырман  —  агач, куаклар бик куе булып үскән урын  —  зарос-лиаерата  —  бигрәк тә  —  особеннобәхил бул  —  сау бул  —  прощай1. Әсәрдә шигырь тууның нинди принцибы аерып чыгарыла? 2. Ни өчен шигырь язу  —  шагыйрьнең газабы да, бәхете дә ул? Бу сүзләрне ничек аңлыйсың?Радик ФәизовБЕР КҮБӘЛӘКИнар, әтисе белән кулга-кул тотынып, урман сукмагын-нан атлый. Җәйге иртә искиткеч: җил юк, сукмак буендагы пәһлеван наратлар тантаналы тынлыкта. Алар арасыннан, туп-туры булып, иртәнге кояшның саф алтын нурлары су-зылган, һәркайда ниндидер күтәренкелек. Инарның кү ңе-лен дә  —  ул үзе дә аңлап бетермәгән яңа хисләр, дулкын-лану. Бүген бит көне нинди аның! Ике ел буена дүртенче классны укып бетергәнче көтте Инар бу көнне.Бүген алар әтисе белән йокыдан иртүк тордылар, сал-кын һавада бик әйбәтләп гимнастика ясадылар. Аннан кух-нядагы электрон пешекчегә бер көнгә җитәрлек калорияле ризыклар пешерергә меню язып бирделәр. Акыллы маши-на әйтерсең лә кешеләрдәге тантананы сизенгән, ашны һәм өчпочмакны искитмәле итеп пешергән иде. Инар белән әти-?C","60се, әниләрен таңга калдырып, берьюлы ике кешелек ашны ялт итеп куй дылар. Чөнки бүген кичкә чаклы кабат ашау эләкмәскә дә мөмкин.Инарның әтисе астына ике кеше сыярлык дәү зонтик һәм үзенең озын күзәтү торбасын алды. Шуннан кала нинди дә булса кирәк-ярак яисә корал алу катгый тыела иде.Әниләре аларны капка төбенә кадәр озата чыкты. Инар-ны күкрәгенә кысып, чәчләреннән сыйпады.—  Сез анда бик сак булыгыз. Карап кына йөрегез!  — дип кисәтте ул.—  Тыңлыйбыз!  Карап  кына  йөрергә!  —  диделәр  Инар бе лән әтисе, күңелле итеп, һәм алга атладылар.Алай да, посёлокны чыгып киткәнче, бер хәл Инарның яхшы кәефенә күләгә төшерә язды. Бу зур гына посёлок үзе урман-парк эченә урнашкан, биредә моннан ике чакрымда-гы тикшеренү институтында эшләүче фәнни хезмәткәрләр яши. ","61Бер катлы иркен йортлар барысы да яшеллеккә күмел-гән. Урам да бер генә яклы, капка төпләреннән үк урман башланып китә.Үзләреннән өченче йортның рәшәткә турысына җитүгә, Инар чия куаклары арасыннан гаугалы авазлар ишетте һәм шун да ук танып та алды. Биредә Инсан абый белән Инса-фия апа тора, аларның улы Нияз  —  Инарның дус малае. Инсан абый үзе  —  гел елмая торган әйбәт кеше, әмма менә Инсафия апа... Инсафия апа исә Ниязны гел өйрәтеп, аның иреген чикләп, хәтта тиргәп тә тора. Кайчак ул, Ниязны каршысына бастырып, сәгать буе вәгазь укый. Аның хәтта Инарга да берничә тапкыр болай дигәне бар:—  Мин сезнең күршегездә генә булсаммы... Сиңа да ир-кенләп йөрергә бирмәс идем...Менә хәзер дә Инсафия апаның ямьсез, ниндидер кы-тыр шы тавышы ишетелә:—  Син нәрсә? Бәрәңгене шалканнан аера белмисеңме әллә?—  Әни, шалкан да түгел, ачы торма бит бу,  —  дип акла-на Нияз.Инар үзе бик матур, нәфис йөзле, әмма тәкәббер, озынча күзләренең карашы белән үк сине көйдереп алырга сә ләтле Инсафия апаны күз алдына китерде. Шул апа күршеңдә яшәп, көн саен аны күрәсең булса... Бу уйдан малайның аркасы че мердәп куйды.«Айн, гайн, фа, каф!»  —  диде ул, телләр белгече бул ган мәр хүм бабасының яраткан әйтемен кабатлап, һәм шун да ук әтисен куып та җитте. Әлегә Инар бу сүз тезмәсенең мәгънәсен белми, әмма аны кычкырып әйтсә, һәрвакыт кү-ңеле күтәрелеп, ямьсез уйлардан арынып китә.Менә посёлок артта калды. Тагын бер чакрым чамасы бар гач, агачлар арасыннан пеләш түбәле калкулык күренде. Инар белән әтисе шул калкулык өстенә күтәрелделәр. Би-редә ас фальт түшәлгән киң мәйдан бар, ә мәйдан уртасын-да тәбәнәк кенә, бернинди тәрәзәсе булмаган, сөзәк түбәле бина калкып тора иде.","62Ә беләсезме, шушы бернинди бизәксез, бик гади генә бина эчендә нәрсә бар? Егерме беренче гасырдагы кешелек фикере иҗат иткән иң зур могҗиза  —  Вакыт машинасы ур-нашкан бу бина эчендә, һәм хәзер Инар, әтисе белән бер-гәләп, бик еракта калган үткән заманнарга сәяхәткә китә! Бу сәяхәт нибары ике сәгатькә сузыла һәм анда нибары ике кеше катнаша. Шуңа күрә дә бу сәяхәткә чыгу бәхетен ел-лар буе көтәргә туры килә.Үткән заманга сәяхәт итүчеләр алдына катгый таләпләр куела. Ул заманның җанварларына һәм үсемлекләренә зыян китерә алырдай бернинди корал алып барылмаска тиеш. Үт-кән заман җирлегендәге бер генә үсемлеккә дә, нәни бөҗәк-кә дә кагылырга ярамый. Шулай ук үткән заманнан үзең белән нин ди дә булса берәр әйбер, әйтик, үсемлек яфрагы, таш кисәге, кабырчык кына булса да алып кайту тыела.Биредә Инарларны көтәләр иде инде, күрәсең. Алар ки-леп җитүгә, бинаның ишеге ачылып китте, һәм аннан яшь кенә бик матур бер апа килеп чыкты.—  Рәхим итегез!  —  диде ул, искиткеч ягымлы тавыш бе лән.Барысы да көндәлек тормыштагыча гап-гади иде. Алай да, баскычтан күтәрелгәндә, Инарның күкрәген тутырып, дулкынлану килде. Граниттан кисеп ясалгандай чем-кара ишектән кереп киткәнче, ул, беразга тукталып, як-ягына каранып торды. Калкулык түбәсеннән офык күренә иде. Әнә, яшел бөдрә дулкыннары белән кабарып, тирә-юньгә урман җәелеп киткән. Офык читендә, тигез өслеге белән көмешләнеп, киң елга күренә. Аның горур күкрәгендә  —  ап-ак болытлар. Әнә анда, яшел бөдрәлекләр арасында, туган посёлокның тәрәзәләре күренәләр. Алар көләч тә һәм бераз моңсу да төсле. Искиткеч матур, гүзәл шул ул туган як!Эчкә үттеләр. Биек үкчәле туфлилары белән керт-керт ба сып, теге матур апа аларны бина буйлап алып китте. Баш та, ингаляция кабинетына кереп, сулыш юлларын һәр-төрле инфекциядән һәм вируслардан чистарттылар, мах-сус бүлмәдә өс киемнәрен сафландырдылар. Аннан тагын ","63озын коридор буйлап бардылар. Калын стеналар артында тонык гүләү ишетелә; ниндидер куәтле машиналар эшли иде, күрәсең. Коридорның аргы башында тар гына ишек күренә, аның өстенә, утлы хәрефләр белән, «Үткән заман-га лифт» дип языл ган иде. Ишек янына җитәрәк, теге апа тукталып калды.—  Хәерле юл сезгә! Сак булыгыз, исән-имин әйләнеп кай тыгыз!  —  диде ул.Ә безнең сәяхәтчеләрне лифтчы каршы алды. Ул тоташ ап-ак киемнән, хәтта йөзе дә ак битлек белән капланган иде. Битлектәге уемнар артындагы күзләре белән ул сәяхәт-челәргә текәлеп һәм сынап карады.—  Гражданнар Артур Булатов һәм аның улы Инар Була тов! Сез хәзер үткән заманнарга  —  Җир-әнкәбезнең бик борынгы тарихына сәяхәткә китәчәксез!  —  диде ул, кырыс һәм танта налы итеп.  — Сез моңа әзерме?—  Без моңа әзер!  —  диде тегеләр, икесе берьюлы.—  Иң  мөһиме,  дусларым,  табигать!  —  диде  лифтчы, имән бар магы белән каядыр күккә күрсәтеп.  —  Табигатькә чиксез их тирам белән карый белү. Анда баргач, бик сак һәм на муслы булырга. Үзеңнең бу дөньяда иң югары интел-лект икәнеңне онытмаска. Ул заманнардагы шырпының да бүгенге көнгә чын бүрәнәгә әйләнеп килү ихтималын фән инкяр итми. Киресенчә, яклап кына чыга. Бумеранг, дус-ларым! Табигатьтәге бумеранг эффектын бер генә минутка да онытыр га ярамый! Үткән заман табигатенә нәни генә үз-гәреш кертү дә безнең көннәргә кадәр бөтен бер борылыш, хәтта фаҗигалы нәтиҗә белән килеп җитәргә бик мөмкин. Менә монысын истән чыгара күрмәгез! Бер генә минутка да!  —  диде лифтчы һәм кулын күтәрде.  —  Хәерле юл сезгә!Йомшак кына гөжелдәп, лифт ишеге ачылды. Безнең сәя хәтчеләр эчкә үттеләр, һәм дөм караңгылык аларны үз кочагына алды. Аннан соң барысы да шундый гади һәм шулкадәр тиз булды ки, Инар чын-чынлап куркырга да өл-герми калды. Башта, реактив двигатель эшләгәндәй, нечкә генә сызгыру ишетелде, борынга әчкелтем ис бәрелде. Анна-","64ры лифт кабинасын, ниндидер ташлар өстеннән сөйрәп бар-гандай, яхшы ук селкетеп, дөбердәтеп алды. Кинәт барысы да тынды, һәм кабинаның ишеге ачылып та китте. Инар белән әтисе кабинадан буш урынга атлап чыктылар. Дис-тәләрчә гасыр вакытларны кирегә үтеп, әллә кайчан артта калган заманнарга атлап чыктылар!Алар алган иң беренче тәэсир: күк йөзе, ничектер, та-гын да биегәеп, киңәеп киткән сыман, искиткеч чиста зәң-гәрлек; анда кабарынкы, салмак, купшы болытлар йөзә иде. Кояш тагын да яктырак сыман. Ә менә көн шактый салкын-ча һәм җиләс, һава шулкадәр саф иде ки, сәяхәтчеләрнең башы әйләнеп китте.Зиһеннәрен аз гына җыйнап алуга, Инар белән әтисе зур кызыксыну белән тирә-якны күзәтә башладылар. Әл-бәттә инде, калкулык түбәсендәге асфальт түшәлгән мәй-дан һәм бинаның эзе дә юк иде. Урыны, күрәсең, шул ук, калкулыкның үзенчәлекле бөкресе сизелә, ә менә түбәсе һич тә тигез түгел, анда эреле-ваклы ташлар чәчелеп ята. Алар арасын үлән түгел, ә тәбәнәк мүк каплаган. Шулай да тирә-якта камышсыман кыяклы үләннәр һәм шактый эре, бик ачык төсле чәчәкләр дә күренгәли иде. Ә гомумән алганда, үткән заманның табигате шактый ярлы, күңелсез һәм көчсез кебек тоела иде.Калкулыкның тирә-ягындагы урман да бөтенләй икен-че, анда шәмдәй төз һәм биек, шыңгырдап торган наратлар түгел, ә тәбәнәк, зәгыйфь һәм кәкре-бөкре каеннар гына үсә; алары да бик сирәк. Бернинди юллар, тар гына булса да сукмаклар, каралтылар да, бу тирәдә кеше яшәвен белдерт-кән билгеләр дә күренми. Ерактагы киң елга үз юлыннан ага сыман, әмма аның ярлары шәп-шәрә, сөзәк һәм сазлык-лы кебек. Ә посёлок урнашкан урында исә ниндидер бөкре, ап-ак калкулыклар күтәрелеп тора.Үткән заман күренешләре менә шулай иде.Алай да безнең сәяхәтчеләр бу күренешләрне дулкын-лану белән күзәттеләр. Әйтерең генә бармы,  —  үткән заман. Беренче булып, Инар сүз башлады. ","65—  Әти, ә болары нәрсә икән?  —  диде ул, посёлок уры-нын дагы ак калкулыкларны күрсәтеп.—  Алар җирдәге бозлану калдыклары булса кирәк. Тү бәнлекле урыннарда бозлар җәй көне дә эремәгән. Без, чама белән, егерме мең ел элек үткән заманга  —  соңгы боз-лану чорының азагына туры килдек ахры, улым,  —  диде әтисе.—  Бу тирәдә борынгы кешеләр булырга мөмкинме?—  Аларның булуы бик икеле. Кешеләр бозлану калдык-ла ры янында яшәмәгәннәрдер. Кем белә, якын-тирәдә тау куышы булса гына инде.—  Әти! Ә... ерткыч җанварлар юк микән?—  Менә аларның булуы бик ихтимал. Безгә кабинадан ерак китеп йөрергә ярамас, улым. Син һәрвакыт минем яным да булырга тырыш,  —  диде әтисе һәм, күзәтү торбасын күз ләренә куеп, тирә-якны күзәтә башлады.Ә Инарның якын-тирәдә генә булса да йөреп киләсе, үткән заманның кошларын, күбәләкләрен, бөҗәкләрен генә булса да күрәсе килә иде. Ничек инде, үткән заманга бар да, әти итәгенә ябышып, берни күрми тор...—  Әти, мин әнә теге таш янына гына барып килим әле,  —  диде Инар.—  Бар, улым. Әмма ерак китеп йөрисе түгел. Аз гына кур кынычлы хәл сизәсең икән, шунда ук кабинага таба йө-гер. Килештекме?  —  диде әтисе, күзләрен торбадан алмый-ча гына. Ул  —  геофизик кеше, ниләрдер күзәтә, блокнотына да нидер язып куя иде.Инар таш янына килеп чүгәләде. Ә анда, мүк өстендә, гаҗәеп бер күбәләк утыра иде. Безнең заман күбәләкләрен-нән ике тапкыр дәү, канатларына искиткеч матур бизәкләр төшкән, ә гәүдәсе йонлач. Их, тотып алсаң икән аны! Алып кайтып, иптәш малайларга да күрсәтсәң икән... Бу эш кат-гый тыелган шул, ярамый... Тукта, ә ник ярамый әле? Бер күбәләк, нибары бер күбәләк. Аннан гына нәрсә булсын, ди, инде. Бер бөҗәкне тотып алудан табигатькә ниндидер зыян килергә яисә анда берәр үзгәреш булырга мөмкинме? ","66Әйтергә көлке бит бу... Җитмәсә, Инарның кесәсендә чи-керткәләр сала торган балыкчы тартмасы да бар.Һәм Инар тәвәккәлләде. Яшертен бер эш эшләргә җыен-ган кешедәй, як-ягына каранып алды да тиз генә җиргә чү-гәләде. Җаен туры китереп, теге баһадир күбәләкне кепка-сы белән каплады. Шунда һич көтелмәгән хәл булды. Инар ялгыш сөртенеп китте һәм үзе дә кепкасы өстенә егылды. Ул кепка сын күтәреп караганда, теге бичара күбәләк инде яньчелеп беткән, озын мыекларын калтыратып, җан тәслим кылып ята иде.Ах, булмады бит әле бу... Шунда Инар янәшәдә генә тагын бер нәкъ шундый матур күбәләк күреп алды. Аны ялт кына кепкасы белән капламакчы иде дә, тегесе очып китте һәм янәшәдәге кәкре каенга кунды. Инар, каен бота-гына үрелеп, аны үзенә таба тартмакчы иде, ботак, шарт-лап, кәүсәдән ае рылып та чыкты. Инарның коты алынды: ул тиз генә әтисенә борылып карады. Уф, ярый әле әтисе күрмәгән... Ә күбәләк инде икенче ботакта искитмәле бизәкләре белән кызыктырып утыра иде. Шунда безнең Инарда бо-рынгы аучы бабаларыбызның кыргый инстинкты уянды. Ул үзенең инде егерме мең ел артта калган заманда икә-нен дә, бу сәяхәттәге барлык кагыйдә һәм тыюларны да, хәтта якында гына ерткыч җанварлар булу ихтималын да онытып җибәрде. Ул хәзер  —  аучы, ә ул аучыга күбәләкләр кирәк иде. Инар теге күбәләккә ташланды, тагын берничә кәкре каенны сындырса сындырды, әмма үзенең корбанын эләктереп алды. Ә ул кү бәләкләр аңа тагын кирәк иде әле. Классташлары Ниязга, Динәгә...Инар әрле-бирле чапты. Ниндидер үсемлекләрне тап-тады, ялгыш кына тагын берничә күбәләкне һәлак итте. Менә, ни һаять, Ниязга булды. Хәзер инде Динәгә кирәк...Дүртенче классны бишле билгеләренә генә тәмамлаган, бөтен мәктәптә алдынгы укучы, үрнәк пионер Инар Була-товны бу шөгыленнән бөтен дөньяны тетрәтеп күк күкрә-гән аваз туктатты. Әллә ни арада гына офыкта кап-кара ","67болыт лар кабарган, алар кайный-кайный өермәләнәләр, зур тизлек белән бирегә якынлашалар иде. Их, бая гына нин-ди ямьле көн иде бит. Каян килеп чыкты соң әле бу афәт? Әмма борын гы заманның яшенле яңгыры астында калу их-тималы турында уйларга да куркыныч иде...Инар табышы салынган тартманы куен кесәсенә тыкты да тизрәк әтисе янына йөгерде. Ә ул, ерактан ук кул изәп, үзе дә аны көтә иде инде. Алар кабинага кереп кенә өлгер-деләр, болытлар шунда ук килеп тә җитте. Менә кабина түбәсенә беренче эре тамчылар бәрелде. Еландай бөгәрлә-неп, зәп-зәңгәр яшен чалтыратып җибәрде. Бу яңгырның тиз генә үтәсенә бер нинди өмет юк иде. Әтисе тизрәк «кире кайту» дигән төймәгә басты. Кайту юлы алай ансат кына түгел иде, күрәсең, кабина шунда ук бик нык калтырана башлады....Караңгы  кабинадан якты  коридорга  чыгу  белән, Инар үзендә ниндидер бер шом сизенде, хәтта куркып кит-те. Озын ко ридор да, бина эче дә ниндидер үзгәреш кичер-гән, ямь сезләнгән кебек тоелды аңа. Ә иң гаҗәбе: аларны әле генә искитмәле елмаюы белән озатып калган яшь һәм матур апа түгел, ә йөзе җыерчыкланып беткән, борын асты-на кара төкләр үскән бер әби каршы алды. Безнең сәяхәт-челәр, аптырап, бер-берсенә карап алдылар, тукталып кал-дылар.—  Яле, нәрсә тукталып калдыгыз? Әллә анда берәр нәр сә гезне онытып калдырдыгызмы?  —  диде бу әби, ри за-сызлык белдергән шыгырдык тавышы белән.—  Сезне... алыштырып куйдылармы әллә, апа? Әле бая гына монда бөтенләй икенче кеше иде бит...— диде Инар, эчке курку һәм нидер сизенү белән.—  Кем  алыштырсын  мине?  Ни  өчен алыштырып  ку-ярга тиешләр әле мине? Утыз ел биредә зур төгәллек күр-сәтеп эшлим бит мин. Син, үскәнем, сүзеңне үлчәп сөй-ләш!  —  дип кисәтте әби, инде ачулана ук башлап һәм өстәп куйды.  —  Әйдәгез, атлый бирегез! Монда озак тору рөхсәт ителми.","68Әтисе  белән  Инар  тар  коридорны  үтеп,  ишегалдына чык тылар һәм... тагын икесе дә тораташтай катып калды-лар. Алар ике сәгатьлек сәяхәттә булган арада, дөнья үзгәр-гән, коточкыч үзгәргән иде. Дөнья бөтенләй дә танымаслык иде! Калкулыкның тирә-ягында бернинди урман-парк та, асфальт юллар да юк, калкулыкның тирә-ягында ком чүле җәелеп ята иде. Бу чүлдә анда-санда әремнәр һәм саргаеп беткән үләннәр генә күренә иде...Әтисе берни дә әйтә алмый, аптыраган кыя фәттә бер  Инарга, бер тирә-якка карый иде. Ә үзендә ниндидер гаеп сизенгән Инарның йөрәге урыныннан купты. Ул, әтисен артта калдырып, аз гына беленеп торган сукмак тан түбән-гә  —  посёлокка таба йөгерде. Посёлок үз урынында, әмма аның йортлары бөтенләй икенче  —  ялт иткән матур йорт-лар урынында саманнан салынган тәбәнәк, кысан йорт лар утыра иде. Ул йортлар янында зәгыйфь кенә куаклар үсә, кешеләр исә арыклар чистартып маташалар.Инар ары йөгерде. Менә ул үзләренең өйләренә якын-лашты һәм... шунда тукталып калды. Алар капкасы белән янә шәдәге капка төбендә, куллары белән биленә таянып, Инсафия апа басып тора иде.пәһлеван  —  биредә: биек  —  здесь: высокийвәгазь укый  —  өйрәтә  —  здесь: поучаетсөзәк  —  түбәнәя барган, текә булмаган  —  пологийкабырчык  —  каты кабыклы тышча  —  ракушкатәвәккәлләде  —  батырчылык итте  —  решилсяҗан тәслим кылу  —  үлү  —  погибнутьсаман  —  салам, балчыктан ясалган  —  сделанный из соломы,  глины1. Әсәрдә нинди фантастик вакыйга сурәтләнә? 2. Нәрсә ул бумеранг эффекты? Тормыштан мисаллар китер.3. Радик Фәизов бу хикәясендә нинди мәсьәләләр күтәрә??C","69Гали РәхимБИТЛЕК(Хикәя)Бу эш Ураза бәйрәмендә булды. Мин әле ун яшьлек бала идем. Һәр елны, бәй-рәм җиткәндә, мин үземнең балачагым-ны искә төшереп сагынам. Бала вакытта дөньяда кайгы булмый. Бәйрәм чын-чын бәйрәм,  чын-чын  шатлык була.  Бәйрәм-нәрне бер-ике ай алдан көтә башлыйсың. Мәктәптә  укыганда  да,  кич  белән сабак әзерләгәндә дә, уең һаман шул киләчәк якты, шатлыклы бәйрәмдә генә була. Кайвакытта, сыйныф-та утырган вакытың булса, үзең дә сизмичә, күзләреңне кара тактаның почмагына яисә хәлфәнең аякларына тери-сең, уйга чумасың, үзеңнең кайда утырганыңны онытасың да, хәлфәнең ни сөйләгәне колакка керми, аның барлыгын да онытып җибәрәсең. Уйлаганың шул киләчәктәге күңел-ле бәйрәм генә була. Иртә белән иртүк торып, баштанаяк яңа киемнәр киеп, таң атканчы караңгы урамнардан гаеткә барулар, мәсҗид эчендә йоклар-йокламас каегып, гает укы-ганны көтеп утырулар, укылып беткәч, яктырып беткән урамнардан йөгерә-йөгерә өйгә кайтулар, әнкәйләр, сеңел-ләремнең көләч йөз белән безне ишек төбендә каршы алу-лары, бәйрәм котлашулары, аннан соң карабодай коймагы белән, бәйрәм ашлары белән ялт итеп агартылган самавыр янында бергә-бер гөрләшеп чәй эчүләр  —  һәммәсе берсе ар-тыннан берсе күз алдыннан үтәләр.Милли-мәдәни һәм тарихи мирасы быздан Гает «бәйрәм» дигәнне аңлата. Мөселманнарда дини бәйрәм рәвешендә аңлашыла. Ике гает  —  Ра-мазан (Ураза) гаете һәм Корбан гаете бар. Бу бәй-","70Шул вакытта хәлфә сине янына чакырып ала да хә-зер генә үзе сөйләгән дәресне сөйләп бирергә куша. Син, тыңлап утырмаганга, әлбәттә, җавап бирә алмыйсың: кыза-расың, бүртенәсең, уңайсыз да була, оят та була, мәктәпне дә, хәлфәне дә күрәсең килми башлый. Ихтыярсыз «кайчан бәйрәм җитәр дә, кайчан бу сабаклардан котылырмын?» дип уйлыйсың.Санаулы көн үтә бит. Менә бервакыт шулай зарыгып көткән бәйрәм килеп тә җитте. Бәйрәмгә бер-ике көн кал-гач, безне сабактан туктаттылар. Ул бер-ике көн уеннар арасында бер дә беленмичә генә узып китте. Иртәгә бәй-рәм дигән кичне әнкәйләр зур бүлмәдә бәйрәм өстәле әзерли башладылар. Әткәйнең базардан алып кайткан төргәк-төр-гәк әйберләрен шунда алып кереп киттеләр. Безне ул бүл-мәгә кертмиләр, керә башласак: «Монда керергә ярамый, иртәгә күрерсез»,  —  дип, ишекне ябып куялар иде. Без шу-лай, иртәгә буласы хозурлар турысында уйлый-уйлый, кич-не үткәрдек. «Әткәйләр иртәгә безгә нинди бүләкләр бирер-ләр икән?» дигән уй безнең баштан чыкмый иде. Зуррак сеңлем уйлап-уйлап торды да:—  Мин беләм, миңа әткәем бик зур, сары чәчле, күз-ләрен йома торган курчак бирер,  —  диде. —  Ә миңа... миңа...  —  дидем дә мин тукталып калдым. Мин үземә нинди бүләк бирерләр дип билгеләп әйтә ал-мый идем. Ат бирерләр дисәң, минем атым бар. Әткәй үт-кән бәйрәмдә генә миңа үзем атланырлык зур бер ат алып биргән иде. Шул атым әле дә ватылмаган, бары тик ялла-ры, кой рык лары гына коелып беткән иде. Әллә арба бирер-ләр микән? Әллә югыйсә мылтыклар, кылычлар алдылар микән? Мин бу әйберләрнең берсенә дә күңелемне карар-рәмнәрдә мәчетләрдә Гает намазы укыла. Ул көнне кешеләр бер-берсен бәйрәм белән котлыйлар, табын әзерлиләр, кунакка йөрешәләр.","71ландыра алмадым.  Бик озак баш ватып уйлаганнан  соң, ахырда әткәй чыкты да:—  Йокла инде, улым, иртәгә гаеткә барасың бар, тора алмассың. Фатыйма, сиңа да ятарга вакыт, иртәгә иртәрәк торырсың,  —  дип, безгә ятарга кушты. Мин, иртәгә буласы бәйрәмне уйлап ята-ята, тәмле йокыга киткәнемне сизми дә калганмын. Иртә белән әнкәй мине уятканда, әле кич шикелле ка-раңгы, шәмнең калтыравыклы караңгы уты безнең йокы бүлмәсен аз гына яктырта иде. Минем киерелеп-сузылып, торасым килмичә, юрганымна башымнан бөркәнеп ятуыма каршы әнкәй, йомшак кына тавыш белән:—  Тор, улым, тор. Атаң әллә кайчан гаеткә китте инде, тор масаң, соңга каласың бит, мин икенче уятмам,  —  диде. Үзе, юрган астына кулын тыгып, табан астымнан кытык-лый иде. Ахырда мин, көчәнеп булса да, торып утырдым да күзләремне уа башладым. Әнкәй: «Бар, чыгып тә һа рә-тең не алып кер! Хәзер йокың ачылыр»,  —  диде. Мин тә-һарәт алып кердем дә, соңга калмас өчен, ашыга-ашыга кие нергә тотындым. Сеңлем Фатыйма минем гаеткә киткә-немне күреп-нитеп калыр дип куркып, аны уятмас өчен, акрын гына басып, акрын гына киенә идем. Әнкәем әзерләп куйган өр-яңа күлмәк-ыштаннарымны, яңа читек, яңа ка-закиларымны кидем дә мәсҗидкә киттем. Әнкәй артымнан шәм тотып, яктыртып калды. Тышта һава салкынча, үзе әллә нинди бертөрле хуш ис белән тулы иде. Салкын һавага чыккач, минем йокым бө-тенләй ачылды. Мин тиз-тиз атлап киттем. Каршымда күк йөзендә Чулпан йолдызы ялт итеп балкып тора иде.Мин барганда, мәсҗидтә кеше туп-тулы иде. Көчкә бер урын табып утырдым, һәммә кандилләргә ут яндырылган, мәсҗид эче ялт итеп тора иде. Иртә намазын укыдык. Мәсҗиднең тәрәзәләрендә ак-рын-акрын яктылык күренә башлады. Кандилләрне дә берсе ар тыннан берсен сүндерә башладылар. Мәсҗид эче бертөрле йокы китергеч яктылык катыш караңгылыкка батты. Ми-","72нем йокым килә башлады. Берничә тапкыр калгып-калгып авып китә язып калдым. Озак утырганга аякларым авырта башлады. Гает намазы укылуны дүрт күз белән көтә идем. Җитмәс шикелле тоела иде.Менә, я Алла, гает укырга тотындык. Намаз укылды. Хәз рәт бик озаклап хөтбә укыды, аннан соң вәгазь сөйли башлады. Миңа аның вәгазе әллә ничә сәгатькә сузылган кебек тоелды. Менә тәсбих тарту башланды, һәммә кеше шарт-шорт тәсбих саный башладылар. Бу да бик озакка сузылды. Миңа өйгә кайтыр вакыт җитмәс төсле була иде. Менә Коръән укыдылар, дога кылдык. Халык, берьюлы дөбер-дөбер кузгалып, аяк киемнәрен баш түбәләренә кү-тәреп, ашыга-ашыга, мәсҗидтән чыга башладылар. Мин дә халык арасында кысыла-кысыла чыктым да өйгә таба чап-тым. Кояш чыгып, дөньяны нурга батырган иде.Бүгенге көндә әллә нинди бәйрәмчә махсус матурлык, шатлык бар иде. Урам тулы чалмалы, чапанлы халык га-еттән кайта, һәммәсенең йөзендә шатлык, таныш булмаган кешеләр дә, бер-берсе белән очрашканда сәлам биреп, бәй-рәм белән котлашып узалар. Менә мин өебезгә кайтып җиттем. Әткәй дә артымнан килеп җитте. Әнкәйләр, сеңелләрем, тәрәзәдән карап, без-нең кайтканны көтеп торалар иде. Йөгерешеп чыгып, ишек ачтылар. Өсләренә матур күлмәкләр кигәннәр. Йөзләре, күз ләре көлә иде. Күрешүләр, бәйрәм белән котлаулар.—  Гает шәриф мөбарәк булсын!—  Амин, шулай булсын. —  Киләчәк елларда да шатлык белән күрергә насыйп итсен!Утырып дога кылдык, чәй эчәргә утырдык. Ләкин ми-нем уемда һаман биреләчәк бүләкләр генә иде. Фатыйманың күзләреннән, еш-еш шкаф башындагы кәгазьгә төрелгән әй-берләргә карап куюыннан аның да шул турыда уйлаганын белеп була иде.Менә чәй эчеп туйдык. Әткәй шкаф башындагы төр-гәкләрне алып актара башлады. Без аның тирәсенә җыел-","73дык. Кәгазьләр  арасыннан берсе артыннан  берсе төрле уен чыклар, конфетлар, шоколадлар чыга башлады. Әткәй алар ны безгә бүлеп бирә бара иде. Һәммәбез әллә нихәтле бү ләкләр алдык. Фатыймага бирелгән бүләкләр арасында үзе теләгән, күзен йома торган курчак та бар иде. Биш яшьлек кечкенә сеңлем Рәхимәнең шатлыктан авызы ерылган иде. Ул, әткәйнең җиңеннән тартып:—  Әткәй, әткәй, бу тәтиләрне син базардан алып кайт-тыңмы!  —  дип сорады. Әткәй аңар:—  Юк, кызым, бу әйберләрне бәйрәм агай китергән,  — дип җавап бирде. —  Кая соң ул бәйрәм агай?—  Әнә ишегалдында басып тора, өстенә кызыл чикмән кигән, биленә яшел пута бәйләгән.Бу сүзләрне ишетүгә, Рәхимә, «бәйрәм агай»ны карар өчен, тәрәзәгә йөгерде. Без һәммәбез көлештек. Кечкенә Рә-химә бу сүзгә бәйрәм саен алдана иде.Мин үзем дә бик күп бүләкләр алдым. Уенчыкларым арасында берсе бигрәк минем күңелемә ошады. Бу бик ямь-сез битлек иде. Ул ком гарәбе бите төсле кап-кара итеп ясалган. Иреннәре кып-кызыл, тешләре, күз алмалары ап-ак иде. Мин ул битлекне кигәч, сеңелләрем, куркып, әллә кайларга йөгереп качтылар.Бераздан яныма иптәшләрем килделәр. Мин, аларга баш та битлекне күрсәтми торып, икенче бүлмәгә кердем дә, битлекне киеп, өстемә намазлык ябынып, алар катына чыктым:—  У-у... нинди бүкәй!  —  дип кычкырдылар, битлек ип-тәшләремә ошады. Без төрле уеннар уйный башладык. Менә бер иптәшем:—  Әйдәгез, бу битлекне киеп, бер-бер кешене куркыта-быз,  —  диде.Без һәммәбез дә:—  Әйдә! Әйдә!  —  дип кычкырдык.  —  Кемне куркытырга икән?  —  дип эзли башладык. Бер иптәшем:—  Әйдә, сезнең Гыйльман бабайны куркытыйк,  —  диде.","74Гыйльман бабай бездә күптәннән бирле тора торган карт хезмәтче иде. Ул мине бик ярата, мин дә аны ярата-дыр идем.—  Гыйльман бабай йокларга яткан иде бугай шул...  — дидем. Иптәшләрем:—  Йоклаган булса, бигрәк тә кызык була: уятабыз да каршында битлек киеп басып торабыз,  —  диделәр. Бу фикер кызык шикелле тоелды. Гыйльман бабайны шулай итеп куркытмакчы булдык. Ишегалдына чыгып, бер чыпта эзләп таптык. Мин битемә битлекне киеп, чыптага төренеп, башыма тәвәккәл бүрекнең кире ягын әйләндереп кидем дә шыпырт кына Гыйльман бабайның өенә кереп кит тем. Иптәшләрем артымнан керделәр. Гыйльман бабай-ның бер генә тәрәзәле бүлмәсендә әле караңгырак кына иде. Ул үзе, баш астына чикмәнен салып, сәке өстендә гырыл-дап-гырылдап  йоклый  иде.  Мин  аның  янына  бардым  да төрт кәләп уятырга тотындым. Ул яртылаш уянган килеш то рып утырда да тирә-ягына карана башлады. Менә аның күз ләре миңа төштеләр. Шул вакытта йөзенә бертөрле кур-кыныч төс чыкты. Аның шул төсе әле дә булса аермачык хәтеремдә тора. Бер-ике секунд шулай карап торганнан соң, Гыйльман бабай:—  Бисмиллаһы  әр-рахмән  әр-рахим!  —  диде  дә  чалт итеп бик каты минем уң яңакка салды. Тынсыз булып кит-тем. Күземнән утлар күренде, колакларым тонды. Егылып китәргә якынлаштым.Бераздан, азрак исемә килеп, тирә-якка карасам, ип-тәш ләрем егыла-егыла көләләр иде. Мин бик каты үкереп еларга тотындым. Гыйльман агай яңагыма сукканга бер хурланам, иптәшләрем алдында көлке булганга аннан да бигрәк  хурланам. Елый-елый,  ишегалдына  йөгереп  чык-тым. Ишегалдында, бер почмакка посып, бер сәгатькә якын елаганмындыр. Иптәшләрем минем туктамаганны күр гәч таралып бет кәннәр.Менә бервакыт кемдер минем аркамнан сөя. Әйләнеп карасам, янымда Гыйльман бабай. Гыйльман бабайның йө-","75зендә мөлаемлык һәм кызгану беленеп тора иде. Ул мине бик кызганган булырга кирәк, аркамнан сөеп, мине юата иде: —  Һай, гөнаһ шомлыгы, кара син аны, карт тиле, йокы белән баланы рәнҗеттем бит! Бәйрәм көнне баланы рәнҗет-тем бит! Елама, бәгърем, рәнҗи күрмә инде, мин бит син булыр дип уйламадым да, йокыдан уянуга иләс-миләс баш-тан пәри дип торам, кара син аны, кайдан тапканнар бу нәрсәсен дә?Гыйльман бабай, кулына битлекне алып, башын чай-кый-чай кый, аны карый иде. Аның мөлаем тавышы мине тынычландырды. Мин гаепнең үземдә икәнен сизә башла-дым. Алай-болай күз яшьләремне сөрттем дә өйгә таба кит-тем. Гыйльман бабай, битлекне кулына тоткан килеш, һа-ман авыз эченнән:—  Кара син, гөнаһ шомлыгы, бәйрәм көнне сабый бала-ны рәнҗеттем ләбаса,  —  дип мыгырданып калды.Мин шул көнне үк кабахәт битлекне утка яктым.","76—  Битлегеңне кая куйдың?  —  дигән кешегә:—  Югалттым,  —  дип кенә җавап бирдем.Бала вакыттагы бу бәйрәмне гомерем буе онытачак тү-гелмен.хәлфә  —  укытучы, остаз  —  учитель, наставникмәсҗед  —  мәчет  —  мечетькаегып  —  хәрәкәтсез, оеп  —  дремая хозур  —  күңелгә хуш, рәхәт  —  наслаждениетәһарәт алу  —  юыну, чистарыну  —  омовениекалгып-калгып  —  йокымсырап  —  дремаяхөтбә  —  дога, вәгазь  —  молитва, проповедьвәгазь  —  үгет-нәсыйхәт  —  проповедьтәсбих тарту  —  перебирать чёткичикмән  —  ирләрнең җиңелчә өс киеме  —  зипунпута  —  билбау  —  поясбүкәй  —  куркыныч нәрсә  —  букачыпта  —  юкә тасмалардан эшләнгән тупас тукыма  —  рогожатәвәккәл бүрек  —  колаксыз бүрек  —  шапка без ушекгөнаһ шомлыгы  —  биредә: бәла  —  здесь: беда-напасть1. Хикәядә битлек образы нинди шартлы мәгънәгә ия? 2. Ни өчен ахырдан малай битлекне утка яга? Битлекне ягу вакыйгасы җәмгыятьтәге нинди сыйфатны кире кага? Фатих ХөсниМИНЕМ ТӘРӘЗӘЛӘРЕМ(Автобиографик повесть)Сабый чакТормыш юлы икән  —  тормыш юлы. Сөйләргә була ул турыда. 1908 елның 20 гыйнварында Казан губернасы Олы Мәтәс кә авылында урта хәлледән түбәнрәк Хөснетдин карт семьясында, бер көтү кыз бала арасында тансык ир малай, төпчек бала булганлыктандыр, бераз чирләшкәрәк һәм бик тә елак бер нә мәстәкәй дөньяга килә. ...Хәер, төпчек бала ?C","77Милли-мәдәни һәм тарихи мирасы быздан Акмаса да тама  —  аз-маз булса да файдасы килеп торабулу бәхете озакка сузылмады, миннән соң бер кыз бала артты. Гафифә исемле иде ул кыз. Ул кечкенә сеңлемнең, апалар табынны җыеп алганнан соң, сәке читләрендә кое-лып калган ипи валчыкларын бәләкәй бармаклары белән чүпләштерүен хәтерлим. Күңелдә шундый ук зур урынны янә Сабан туйлары, җыеннар биләп тора.Җыен  —  татарларның  борынгы  бәйрәме.  Ул язгы кыр эшләре бетүгә һәм печән өсте алдыннан үткәрелгән. Элек җыенны авылның аксакаллары корылтайдан кайтканнан соң уздырганнар.Тора-бара бу традиция үзгәреш кичергән. Бер авылныкылар икенче авыл кешеләрен кунакка чакыра башлаганнар. Кунаклар матур киемнәр киеп, үзләре белән бәлешләр, бүләкләр алып бар-ганнар. Аларны табын әзерләп, мунча ягып каршы алганнар.Иртәгә  Сабан  туе  —  күкәй  җыярга  чыгасы.  Күкәйне азрак җыеп кайтсаң, әнинең: «Фәлән түтәең нәрсә бирде? Күкәйме, төшме?»  —  дип төпченеп сорашулары,  —  о, болар-ны тыныч кына сөйләп булмый. Тагын бер эпизодны китерми узсам, сабый чак алдында хыянәт буладыр кебек. Бу  —  безнең актык атыбызны са-тып җибәрү вакыйгасы. Борынга нәкъ шул ат исе керә генә башлаган бервакытта, минем әти безнең бердәнбер җирән кашкабызны сатып җибәрде. Ул чагында байда приказчик булып эшләүче өлкән абыйдан акмаса да тамгалап тора иде. Әмма әйтмичә үтә ал-мыйм, атны саттыручы да шул абый бул-ды. Олылар моны ничек кичергәннәрдер, ә минем өчен бик тә фаҗигалы эз кал-дырды бу.","78Аннары сабый чак истәлекләреннән каз өмәләрен ките-рергә була. Мин белә-белгәннән бирле без үзебез дә гел каз асрый идек. Казлар белән дуслашып җиткәч, ишегалдын тутырып яшисе бер вакытта, көннәрдән бер көнне бездә зык купты. Әти тотынды пычак кайрарга, апалар кызлар чакы-рырырга чыгып киттеләр. Чатырдап мич яна  —  әни, табаларны бер-бер артлы йө-гертә-йөгертә, көндезге чәйгә, каз мае белән майлап ашау өчен, коймак пешерә. Кичен шул кызу мичкә, шул кызу табаларда, казның баш-аякларыннан ике зур бәлеш кереп китте. Миңа әйтеп үк бетермиләр, шулай да сизенәм: ки-чен бездә бәлештән бүтән дә тамашалар булачак икән әле. Ләкин мин кичен көтеп чыдап утыра алмадым, бер кешегә бер сүз дәшмичә чыгып киттем.Үсмер чак, сабак башлау, сабак ташлау еллары Сабакка кайчан, ничә яшьтә йөри башлаганымны ачык кына әйтә алмыйм. Башта Нәфисә апа белән бергәләп күр ше Галим мулла өенә, абыстайга йөрдек. Аннары тау башын-дагы «мәптек», Гата хәлфә, Борһан хәлфә, Әхмәтша хәл-фә...Әхмәтша хәлфә сары мыегы белән үк өркетеп торучы кырыс табигатьле бер кеше иде. Әхмәтша хәлфәнең мулла алдында калтырап тормый-ча, чатылдатып сүз әйтүе, өсте карага буялган матур-матур парталар, алпавыт талаган вакытта алып кайткан кара са-выты  —  тугыз яшьлек малайның,  —  минем революциям шу-лай килде. Әхмәтша хәлфә килгәч, шәкертләрнең мәдрәсәдә кунып ятулары бетте, мәдрәсә «мәктәп» дип йөртелә башла-ды. Мәктәптә төшкә чаклы фән сабагы укытыла, ә төштән соң Әхмәтша хәлфә дин сабагы укыта башлый иде.Әхмәтша абыйны, яшәү-тору өчен, безнең өебезгә куй-дылар. Укытучы абыйның безнең өйдә торуы минем өчен бик файдалы булды. Аңарга ияреп, безнең өйгә китаплар ","79Чыбык очы  —  ерак туганкилде. Мин әкренләп китапларга ияләшә башладым. Укы-тучы абый алып кайткан китапларны укып бетергәннән соң, мин шул елларны гына безнең авылда, әлеге шул Әх-мәтша абый тырышлыгы белән ачылган китапханәгә чабар-га тотындым. Әти белән икәүӘнине югалтканнан соң, мин кинәт олысымак бер ма-лай булып калдым. Шулай булмыйча соң! Иркәләнер ке-шем калмады, күңел каткан: әнине инде бүтәнчә беркайчан да, беркайчан да кайтарып булмаячак. Минем өчен иң га-зиз кеше, күңелгә беренче мәртәбә яхшылык, гаделлек, са-мимилек орлыклары салган кешем инде юк. Кагылган-су-гылган минутларда: «Әни!»  —  дип килеп сыенырдай кешем юк. 1922 елның җәендә әти ярты йорт урыныбызны һәм әни килен булып төшкән иске өебезне сатты... Әтинең бу эшен абый бер дә ошатмады. Әти белән абый арасында бик каты сүз булды.—  Ике малаең бар өстеннән нигез бал чыгын сатып ашарга керешкәнсең, акы лың дамы син, карт тиле?    —  диде абый. Һәм әтинең әйт-кәнен көтеп тә тормыйча, Галиәхмәт ку-лакларның «чыбык очлары»н чакырып кертеп, алардан алган акчаны, ашап бе-тергән солы оны хакын кире кайтарып бирде һәм ике арада төзелгән договор кәгазен үз кулы белән ертып ташлады. Әти белән абый арасында булып узган бу җәнҗал ярап куйды, шул елны көзен Салих абый үз нигезебезгә кайтып төште. Безнең күрше-күләннән бүтән кешеләр белми торган бер әкәмәтебез бар: абыйның бай вакытыннан сакланып калган алтын рамлы зур көзгесе кайтты. Туганым-җиңги, үкчәле читектән аерылырга теләмәгән кебек, бу көзгедән дә һич аерылырга теләми иде.","80Укырга качу1924 елның көзенә таба без күршебез Галим мулла ма-лае Габдулла белән сөйләшеп, Казанга укырга китәргә бул-дык. Казанда берничә көн баш әйләндереп йөргәннән соң, абыйсы кибетендә сәүдә эшенә өйрәнергә булып, Габдулла калды. Ә мин яңадан Мәтәскә якларына таба борылдым... Казан белән авыл арасын берөзлексез ча бып кайту үзенекен иткән, аякларны кузгатып та булмый. Ничек ки рәк, алай торып чоланга чыктым. Абый, бе лән җиң-гинең күзләре шар булды.—  Укырга дип киткән тәти егет әйлә-неп  кайткан икән.  Күрәсең,  калкавычы бик җиңел булган, батмаган,  —  диде җиң-ги абыйга әйткән булып. Абый каршы сүз кушарга һич урын калдырмыйча, өзеп кенә әйтте:—  Киен аягыңа әйдә, Теләчегә киттек. Ат янында тор-саң да эш булыр.Ат саклап торганда, мин Төрек авылында укытучы Габ-делхәй җизнине күреп, аңарга хәлне ничек бар, шулай сөй-ләп бирдем. Ул үзенең якын көннәрдә Казанга ниндидер йомышы төшәргә торганлыгын, барышлый Лаешка  —  мә-гариф бүлегенә кереп чыгарга тиешлеген әйтте һәм өстәде. —  Әгәр тагын бер кат бәхет сыныйм дисәң, әйдә, утыр минем арбага. Җизнигә ияреп, Казанга качарга җыенуымны берәүгә дә әйтмичә тәки чыдадым. Димәк, миндә укырга дәрт бик көчле булган булса кирәк. Сөйләшенгән көнгә, берәүгә дә сиздермичә, көтү куганчы ук кузгалдым да, алдыма-артыма һич карап тормыйча, чыгып сыпырдым.Ак чәүкәМине пароходка утыртып алып киткән Габделхәй җиз-ни, болай үзе миңа карата яхшы теләктә булса да, укырга тиз генә урнаштыра алмады. Җизни мине кайбер танышла-рына ышандырып, калдырып кайтып китте. Күзләр шар булу  —  көтелмә-гән хәлдән яки хәбәрдән, гаҗәп-ләнүдән күзләр зур булып ачылу","81Ул чагында Казанда, элекке «Мөхәммәдия» мәдрәсәсе бинасында, «Мулланур Вахитов исемендәге күргәзмә тәҗ-рибә мәктәп-шәһәрчеге» дигән бер уку йорты бар иде. Мин Казанга килгән шул егерме дүртенче елда бу мәктәп кар-шында, авылдан килеп укучылар өчен, интернат та ачылы-рга тиеш иде. Стипендия билгеләргә һәм интернатка алыр-га карар бирсәләр дә, ул карар закон төсенә кергәнче һәм безне интернатка алганчы, кайда эләксә  —  шунда кунып, тагын ике ай вакыт үтте. Бервакыт шулай, башны куеп төн уздырыр почмак табу нияте белән, Гәрәй дигән авылдашымны эзләп киттем. Авылдаш агаем бик алай эреп төшмәде, әмма гозеребезне кире какмады. —  Минем әлегә эшем бар, кичкә таба әнә теге олы лабаз-ның аргы башына таба килерсез, мин шунда булам,  —  диде дә китеп тә барды. Башыңа төшкәч, башмакчы буласың икән, кунарга урын кирәк булгач таптык.—  Әйдә, миннән калма,  —  диде Гәрәй абый эре генә һәм, артына да әйләнеп карамыйча, Яңа бистә ягына таба китеп тә барды.Гәрәй абыйның киң күңеллелеген без соңыннан, ашарга утыргач, тагын да якыннанрак белдек. Ахырысы, безнең ачлы-туклы йөргәнне ул да чамалады булса кирәк, култык астына кыстырып кайткан тегермән ташы кебек ак күмәчне турады да өеп салды табынга. ....Иртәгесен безгә чәй эчертеп, кесәләребезгә берәр те-лем күмәч тыгып, якты йөз белән озатып калдылар. Гәрәй абыйның  җәмәгате  минем  аякта  бернәрсә  дә  юклыкны кү реп, тезгә хәтле шнурлап менә торган, биек үкчәле ха-тын-кыз гетры китереп тотырды. Мин, ул биек үкчәне киеп алгач, берьюлы биш карыш үсеп киттем, әмма ләкин мәк-тәптә Казан малайларының мыскыллап көлүләре генә бераз эчемне тырный иде.Казан малайлары дигәннән, алар арасында мин, гому-мән,  кара  каргалар  арасына  эләккән  ак чәүкә  кебегрәк идем. Әмма килгән генә елны минем аларга мөнәсәбәтем ","82шулайрак иде, яшереп торуны кирәк тапмыйм. Мин  —  мин, белем эзләп килгән авыл чәүкәсе, ә тегеләр тоташы белән «кара каргалар» иде.Мыскыл итүче мещан малайларына ачу итеп һәм, мәк-тәптәге пионер отрядының эшен дә тәнкыйтьләп, мин «Яшь ленинчы» газетасына мәкалә яздым. Мәкаләм басылып чык ты, бу мәкаләм өчен миңа күпмедер шунда гонорар да тиеш иде. Милли-мәдәни һәм тарихи мирасы быздан «Яшь ленинчы» газетасының бе-ренче саны 1924 елның 10 октябрендә дөнья күрә. Пионерларга багышлан-ган татарча газета буларак, аларның кызыксы нуларын исәпкә алган мате-риаллар тәкъ дим итә. ХХ гасырның 90 нчы ел ла рында «Яшь ленинчы» газетасы «Сабантуй» исеме астында чыга башлый.Мин дә боз ялый башладым Мәтәскә малаеның эше хутка китте хәзер. Тамак тук, өс бөтен, башыңа сыйган белемне тутыр да тутыр. Мин инде, укудан тыш, әкренләп кеше арасына да кереп барам кебек. Без  күмәк  көч  белән  мәктәп  күләмендә әдәбият  түгәрәге төзеп җибәрдек. Җитәкчесе  —  Нигъмәш Булат дигән кеше. Әнә шул Нигъмәш Булат үзе чыгара торган стена газета-сына шигыремне басып чыгарды. «Басып чыгарды» дип әйтәм, чөнки почеркы бик яхшы, уңга да, сулга да авышма-ган түм-түгәрәк хәрефләрне тезеп кенә куя. Шул Нигъмәш Булат җитәкчелек иткән әдәбият түгәрә-генә  катнашкалап  йөргәндә,  безне  татар  мәктәбенә  алып киттеләр. Ул мәктәптә ана телен һәм әдәбиятны Төхфәт ","83ШәхесләребезТөхфәт Ченәкәй  —  шагыйрь, мөхәр-рир. Ул яшь Муса Җәлилнең әдәби оста-зы була. Төфхәт Ченәкәй  —  1920 —1924 елларда Стәрлетамакта укытучылар өчен чыгарыла башлаган «Мәгариф эш-ләре» жур налының беренче мөхәррире дә. Аның егер меләп шигырь һәм җыр кита-бы бар. Ул шу лай ук татар фольклорын җыю белән дә шөгыльләнгән.Соңыннан 1927 елларда бугай, Ченәкәй агай мине бе-ренче тапкыр Муса Җәлил белән таныштырды. Ченәкәй аганың шул тар гына бүлмәсендә башланган дуслыгыбыз озын гомерле һәм шактый нык булып чыкты. Язның бер көнендә 1926 елның марты татарның ике зур язучысын алып китте: Фатих Әмирхан һәм Сәгыйть Рәмиев. Фатих Әмир-ханны күмәсе көнне мин мәктәптән интернатка кайтмыйча, гел кешеләр арасында буталып йөрдем. Ирек мәйданын-да кайгы митингы оештырдылар. Митингны мәһабәт зур гәүдәле, җитү чәчле, яңгыравык тавышлы бер кеше ачты. Бу  —  шагыйрь һәм драматург Фәтхи Бурнаш иде. Ченәкәй укыта иде. Бу мәктәптә үткәрелгән кичәдә үзем язган бер шигыремне укып, мин дә катнаштым. Кичәдән соң Ченәкәй мине үзе яши торган бүлмәгә кунакка алып китте. Ченәкәй агай пәрәмәч белән чәйгә әле тик заказ гына биргән икән, пәрәмәч өлгергәнче укуыбыз, ничек яшәвебез, кемнәрне укуыбыз, нәрсәләр белән кызыксынуыбыз турын-да сорашкалап утырды. ","84Иртәдән бирле ашамыйча гел аяк йө-реп бик ачыккан булганга, Фатих Әмир-ханның җеназасын озатып, тагын бер- ике чат баргач, мин каласы иттем. Әллә шая рып, әллә үчекләү нияте белән, Вил -да нов дигән бер очлы тел шунда миңа төрт   тереп әйтеп куйды:—  Ул да Фатих атлы булган, син дә Фатих, бушаган урынга хәзер син кереп бас инде, малай.—  Әллә басмаммы? Әллә язучыны мөгезле кеше була дип уйлыйсыңмы?  —  дидем мин, теге малайның якасыннан борып алырдай булып. Мине коточыргыч үҗәтлек биләп ал ган иде ул минутта. Без Такташны тыңладык Мине котырткан интернат малае алдында үҗәтләнеп кыч кырган булсам да, язучы булып китү алай ансат эш тү-гел икән. Дөрес, мине хәзер мәктәптә «шагыйрь» дип кенә йөриләр, янәсе, безнең Вахитов мәктәбенең дә бер язучы-сы, бер шагыйре бар. Язучысы  —  Нигъмәш Булат, ә ша-гыйре  —  мин. Мәктәп деткорлар түгәрәгенә генә сыймый башладым, атнага бер мәртәбә Мәдәният йортына  —  яшь язучылар түгәрәгенә чабам. Анда озын йонлы кыска тунын киеп, салкыннан алсуланып Такташ килеп керә. Аңарга ияреп, эт тиресеннән теккән тунлы Кутуй, озын шинельле Демьян Фәтхи килә. Такташ әкрен генә шигырь сөйли башлый. Тел белән әй-теп булмый торган ниндидер бер садәлек бөркелеп торыр иде аңардан. Мин әнә шул чакта Казан урамнарыннан Такташ атлап йөргән әнә шул көннәрдә, Казан сәхнәләреннән Такташ яңгыраган чорда әдәбият мәйданына басарга җөрьәт иттем. Казанга килгәч, Вахитов исемендәге зур китапханәгә йөреп, татар әдәбиятыннан булган байлыкны байтак кына чөмергән идем, һәм менә шунда минем авызым тиз генә чөме реп бе-терә алмаслык диңгезгә  —  бөек рус әдәбиятына тиде. Очлы тел  —  төртмә, тапкыр, үткен телле кеше","85Безнең Вахитов исемендәге мәктәптә бик яхшы татар укытучылары белән берлектә, татар балаларына чак кына да кимсетеп карамыйча, белем һәм тәрбия бирергә ты-рышып йөрүче рус укытучылары да бар иде. Шундый олы җанлы кешеләрнең берсе  —  Елизавета Васильевна Нечае-ва  —  безгә рус теле һәм әдәбияты укыта иде. —  Укымыйча язучы була алмассың, Фатих, мин сине язучы булырга йөрисең дип ишетәм. Юк, акыллым, синнән элегрәк туган китапларны укып миеңне черетмичә, язучы була алмассың. Моны ул укытучы буларак та, өлкән яшьтәге кеше бу-ларак та әйтмәде, аның тавышында үгет түгел, аның тавы-шында кырыс кисәтү иде. Миңа менә шул кисәтү сүзе җит-ми иде булса кирәк. Акча эшлибез, тормыш эзлибез Әти үлгәннән соң, мин җәйге каникул вакытларында авылга кайтмас булдым. Кышка өс-башымны рәтләрлек акча төшерү нияте белән, мин кая булса да берәр заводка эшкә керергә булдым. Акча төшерү белән бергә, минем өчен бик тә әһәмиятле икенче ягы да бар: ул чагында инде: «Мин үзем —  заводта эшләгән кеше. Социальное положением  —  ра-бочий!» дип күкрәк төебрәк сөйләргә мөмкинлек ачылачак.Әмма әти үлгәннән соң беренче җәйдә үк мин завод-ка кереп эшли алмадым, типографиягә корректор булып кердем. Никадәр хәреф тузаны йоттым, биреп чыгарган кәгазьләрендә нибары «хезмәткәр» генә! Моңа минем бик яман ачуым килде, һәм икенче җәйне иптәшем Галимҗан Юсупов белән «Красный металлист» заводына өйрәнчек малай булып кердек. Тулаем алганда, «чыгышым эшчеләр сыйныфыннан» дип язу, бәлки, анкета тутырганда шәптер, әмма үзең барып заводта эшләү һич тә алай майлы ботка тү-гел икән. Аның каравы бөтенең бергә гөрләшеп эшкә баруы ни тора! Инде йокы ачылган, анда-санда уен-көлке сүзләр ишетелеп куя, үз ишләре итеп, синең дә янтыгыңа төрт-кәләп алалар, син дә әҗәтле булып калмыйсың. Иң кызыгы ","86шунда: барың да бер капкага таба барасың, барыбызга бер кояш чыккан, бүләсе малыбыз юк.өркетеп торучы  —  куркытып торучы  —  пугающийҗәнҗал  —  ызгыш, гауга  —  скандалсадәлек  —  гадилек, эчкерсезлек, сафлык  —  простотаҗөрьәт итү  —  тәвәккәлләү  —  решитьсяәҗәтле булып калмыйсың  —  биредә: җавапсыз калмыйсың  — здесь: не оставишь без ответа1. Әсәрдә кем турында сүз бара? Ул үзенең иң нәни чагы турын-да нәрсәләр сөйли?2. Әсәрдә татар халкының кайсы милли бәйрәмнәре искә алы-на? Фатихның дөньяга карашы формалашуга бу бәйрәмнәр ни-чек тәэсир иткән?3. Фатих Хөснинең «Минем тәрәзәләрем» әсәре аркылы без шул чорның тарихы белән танышабыз дигән фикер белән киле шә-сеңме? Дәлилләп сөйлә.Рабит БатуллаИМЧЕ(Хикәя)—  Улым! Улы-ым!Габдулла уянды, күзен ачмыйча гына тыңлап ята бир-де. Аның уң күзе авырудан соң нишләптер эренли, яшьләнә башлады, йокыдан торганда, шул күз керфекләре ябышып ката, сулы ачылса да, уңы ачылмый иде.  —  Улым! Габдуллаҗан!  —  дип кабатлады әнисе.Уң керфекләре ябышкан булса да, Габдуллага рәхәт иде, ул җылы юрган астында изрәп ята. Өйгә тәмле ис тарал-ган, әнисе коймак пешергән булса кирәк. Бу әнисе  —  Га-зизә  —  аның үз әнисе кебек назлы, ягымлы, ипле иде.Шулчак ир тавышы ишетелде:—  Тор, Апуш!  —  диде ата кеше. Аның бу атасы  —  Мө-хәммәтвәли дә аны бик ярата, яратып-сөеп кенә, ул аны «Апуш», «Апушым» дип йөртә иде.C?","87Бу Габдуллага ошый: әнисенең «Улым, Габдуллаҗан» дигәне дә, атасының «Апуш» дип эндәшкәне дә үтереп ошый иде. Шуңа күрә ул, рәхәтне тагын да озаккарак сузар өчен, уянмаганга салышып ята бирде. Сул күзне ачсаң, уңы интегәчәк.—  Улым, Габдуллаҗан!—  Апуш!Габдулла киерелгән, сузылган булды да ятагыннан төште.Әнисе аңа җылы су әзерләп куйган иде.—  Ипләп кенә ю күзеңне, эренен каерып алма, башта җебесен!  —  диде ана.Җылы, майлы су белән уң күз тиз җебеде, Габдулла ир-кен күрә башлады. Табын янына утырдылар.—  Я, җитешегез! Бисмилләһир-рәхмәнир-рахим!  —  дип, атасы беренче булып, кайнар коймакка үрелде.Коймак тәмле иде, коймакны каймакка манып, сыек балны мул кабып, Габдулла рәхәтләнеп чәй эчте. Тәгамгә дога кылдылар:—  «Әлхәмделиллаһи әлләзи, әтгамәнә вә сәканә вә җә-галәнә мин әл мөслимин».Атасы доганы, Габдулла да аңласын дигәндәй, татарча-латып әйтеп бирде:—  «Безнең тамагыбызны туендырган, эчерткән вә безне мөселман иткән Аллаһка мактаулар булсын».—  Улым! Габдуллаҗан!  —  диде әнисе.  —  Сине бүген им-чегә алып барабыз.Габдулла имчегә барасын кичтән үк белгән иде инде. Имче хатын ерак тормый иде.Милли-мәдәни һәм тарихи мирасы быздан Имче  —  багучы;  үләннәр,  халык  медицина-сы белән дәвалаучы. Элек әби-бабайлар дога укып өшкерү һәм халык медицинасы белән дәвалануга өстенлек биргәннәр.","88—  Әллә  бырачларга  гына  күрсәтикме?  —  диде  атасы кыю сыз гына.Әнисе хәл иткән иде инде.—  Бырачлар чуртымны беләләрме алар? Имче әнә ничә кешене савыктырды.Киттеләр. Имчегә күчтәнәч мул иде: бер каклаган каз, ике таба коймак.Габдулланы бил тиңентен чишендерделәр. Имче хатын әллә нинди кипкән үләннәрне бергә катыштырып төйде, аннан шикәр китеген салып, онга әйләндерде, шул шикәр онын тагын теге үлән онына бутады. Аннан соң хатын, кул-ларын бутый-бутый, нидер сөйләнә, имли башлады.Габдулла куркуыннан бөрешеп килде.—  Әни!  —  дип, ул анасының итәгенә сарылды.—  Чү, балам, чү, Габдуллаҗан!—  Бераз авыртыр. Түз!  —  диде имче хатын.Хатын өйдәге җиткән кызга һәм Газизәгә ым какты, янәсе, баланың кулларын-аякларын каты тотыгыз. Габдул-ланы, кычкырта-кычкырта, кәҗә тиресен җәйгәндәй, сәкегә җәеп салдылар, имче хатын аның өстенә менеп атланды да уң күзнең кабыгын ачып, мул итеп теге измәне күзгә тутыр-ды. Габдулла җан ачысы белән кычкыра, чәбәләнә башлады. Үлән тузаны, шикәр комы күзне кыра, әчеттерә иде.Ул көнне Габдулла үзенең кайда икәнен белмичә сыз-ланды. Күзен су белән дә, сөт белән дә юып карадылар. Ул төнне өйдәгеләрнең берсе дә йокламады. Икенче көнне дә бала сызланудан туктамады. Габдулланың хәлен атасы шунда аңлап алды:—  Хатын сүзе белән йөрсәң!  —  дип, Габдулланы төреп, арбага салып, икенче карчыкка алып китте.Бусы ипле әби булып чыкты, Габдулланың күзен нин-дидер төнәтмә белән юдырып, ястыкка яткырды да уң күз кабагы белән бәбәк арасына телен кертте, тел андагы пыч-рак ны чистартып чыгарды, кат-кат чистартты. Тел, авырт-тырмыйча гына, күзгә керә, телгә ияреп чыккан үлән, ши-кәр валчыкларын әби тазга төкереп, авызын чайкап, тагын ","89күз гә керә. Һәр кергән саен, Габдулланың сызлануы кими бара иде. Тора-бара Габдулла кычкыруыннан туктады, ул сал мак кына ыңгыраша иде. Әби Габдулланың күзен та-гын тө нәтмә белән юдырып, уң күзен чүпрәк белән бәйләп куйды.—  Дивана!  —  диде әби, үзалдына сукрангандай.  —  Ях-шылап иләмәгән бит... Кылчык белән тулган баланың күзе.Аннан Габдуллага эндәште:—  Чәнчүе беттеме, балам?  —  диде.Габдулла баш какты. Озак та узмады, Габдулла йокыга китте.—  Монда калсын, ул озак йоклар. Чәнчүе бетәр, авырт-мас, ләкин чүпрәкне өч көн алмагыз. Яктылык сыегайгач кына алыгыз, кинәт ачып, күзенә зыян сала күрмәгез!Анасы Газизә дә иярә килгән иде. Дәвачы әби, аларны Габдулладан читкәрәк алып китеп:—  Уң күзе чагыр калмагае!  —  диде.—  Әстәгъфирулла!  —  диде куркынган ата.Газизә тавышсыз гына елый иде.Бер төн, бер көн йоклагач, Габдулла уянды. Аның уян ганын атасы, әнисе, дәвачы әби чәй кайнатып, тәмле пәрәмәчләр пешереп көтеп торалар иде.Өч көн узганнан соң, Габдулланың күзендәге чүпрәкне алдылар. Ата белән ана түземсезлек белән баланың уң кү-зенә бакты. Анда әллә ни үзгәрешләр юк иде.Шулай да ата белән ана Габдуллага сиздермәстән бик еш кына аның уң күзенә багалар иде. Аларның куркуы рас-ланды. Габдулланың уң күзе зәгыйфьрәк күрә башлады бул-са кирәк, уң як кырыйдагы әйберләрне ул ачык абайламый иде шикелле.Анасы Газизә ире алдында да, баласы алдында да үзен гаепле сизә иде, ул басынкыланды, Габдуллаҗанга тагын да назлырак булып китте кебек, җае чыккан саен, ул, аңардан гафу сорагандай, аны артык иркәли, узындыра бара иде. Кәләпүшнең иң затлысын, камзулның да иң кыйммәтлесен Габдуллага кигезә. Бала йоклаганда, аңа озак кына сок-","90ланып карап тора, үзе: «Аллам сакласын, я Раббым, Габ-дуллаҗанымны бәла-казадан, чагырлыктан сакла»,  —  дип пышылдый иде.Айлар, еллар узды, Габдулла ата-анасының назлы ка-рашы астында, тәрбиядә яшәде, ләкин ул оҗмахның бер кырые китек иде: малайның уң күзенә ак төшә башлады. Каһәр суккан ак отыры зурая бара иде. Габдулла укыганда да, тирә-якка караганда да сул ягы белән күбрәк борыла, сул күзе белән бага иде.Шулар өстенә Габдуллаҗанның монда, оҗмахта, яшәве ахырына якынлашып килә иде. Ни сәбәпледер, аның үги атасы Мөхәммәтвәли, үги анасы Газизә кинәттән берьюлы хаста ястыгына ауды. Мөхәммәтвәлинең хәле мөшкелрәк иде. Хатыны бераз йөри алса да, хуҗа инде тормас хәл-дә чирле иде. Беркөнне ул янына сөекле хатыны Газизәне чакыртып алды да әйтте:—  Апуш кызганыч... Мин үлсәм, икебез дә үлсәк, аны кем карар... Син бераз хәлең барда аны кире үз авылына озат... Өчиле Гыйлфанга хәбәр сал, килеп алсын!  —  диде.Мәсьәлә хәл ителде. Шулай итеп, Габдулла яңадан, дүр-тенче тапкыр ятим калды.имче  —  знахаркатәгам  —  ризык  —  еда савыктырды  —  сәламәтләндерде  —  вылечиласарылды  —  ябышты  —  прильнулым какты  —  күз-каш белән ымлады  —  кивнул, дал знакизмә  —  катнашма  —  кашицабәбәк  —  биредә: күз алмасы  —  зенкисукрангандай  —  ачулангандай  —  как будто сетуякылчык  —  башактагы каты мыекча  —  ость у зерновыхдәвачы  —  халык табибы  —  народный целительчагыр  —  төрле төсле күз  —  пестроглазыйак төшү  —  бельмо на глазуак отыры зурая бара  —  ак артканнан-арта бара  —  бельмо ста-новится всё больше и большехаста ястыгы  —  биредә: үлем түшәге  —  смертный одрмөшкелрәк  —  бик авыр, авыррак  —  хуже, труднееC","91?1. Хикәя кем турында? Төп вакыйга кем гаиләсендә бара?2. Кем ул имче? Ни өчен Габдулланы имчегә алып баралар? Әлеге образ әсәрдә ничек ачыла? Автор бу очракта нинди алым-нан файдалана?Галимҗан ИбраһимовЯЗ БАШЫ(Хикәя)IМин унбер яшьләрдә булганмындыр, яңа гына укудан кайткан идем.—  Балам, бар, китер әле миңа шәһадәтнамәңне!  —  диде әни миңа. Мин моны сабырсызлык белән көтә идем. Урынымнан ничек сикереп торганымны белмим. Аягым җиргә тияр- тимәстән чабып, язу өстәленә килдем; анда китаплар, дәфтәрләр ята, шулар өстендә алтын белән язылган кыйм-мәтле кәгазь ялтырый иде. Мин моны тиз генә эләктер-дем дә, зур көрәштә җиңгән батырның алган бүләге ке-бек тотып, әнигә китердем. Бу минем күптән түгел алган мәктәп шәһадәтнамәм иде. Номерлар оялмаслык кына, әнине тәмам ризаландырырлык кына түгел, бөтенләй исең-не китәрерлек дип ышандыгымнан, бу минем өчен әйтеп бетергесез зур бәхет иде. Шәһадәтнамә кулыма кергәннән бирле, мин аны мең тапкыр укыган, анда ни барын яттан ук белә дә идем. Шулай булса да, никтер аны әни авызын-нан ишетәсе килә, ни дип тә әйтеп җиткерә алмаган бер якынлык белән анамның аны укыганын тыңлыйсым килә иде.—  Ни дисең, әни, ярыймы?  —  дигән бер караш белән аның күзләренә текәлдем. Җавап көтәм. Ул берничә кат салмак кына күз йөртеп чыкты да, миңа ишеттерерлек итеп «биш, биш ярым» дип укып китте. Эчемнән бер нәрсә, бер көчле ялкын кайнап бугазыма, битемә таба килә. Әни ","92моны белде, ахры. Арык, талган кулларының, аркамнан сөеп, җылы вә мәхәббәтле кочакка алганын, нәкъ йөрәге-нең өстенә кысылганымны әле дә бик ачык хәтерлим. Та-вышы чыгышы вә һәрбер хәрефе эчке бер теләк, мәхәббәт вә изге уй белән тулган: «Рәхмәт, балам, рәхмәт, күз нурым, бәгъ рем... тырышкансың»,— дигән сүзләр әле дә колагымда тора кеби тоям. Шул сүзләрдән соң әнинең күземнән, маң-гаемнан үбүен кабергә кергәнче оныта алмаслык бер тойгы белән каршы алганлыгымны хәзер дә исемдә саклыйм.Шуннан соң арада рәхәт вә тәмле бер тынлык алды. Ар-тык сүз, артык рәхмәт ишетмәдем. Ләкин өмет вә мәхәббәт белән тулган ул өлкән, матур вә тирән мәгънәле күзләрдә төшәргә калтырашып торган эре бөртекле яшьләр ялтырый, алар, ничаклы яшерелергә теләнсә дә, ирекле-ирексез кер-фек очына килеп, берәм-берәм саргылт йөздән тәгәриләр иде. Боларның нидән вә ни өчен килгәнен мием белмәсә дә, эчем сизә иде. Йөрәкнең әллә кай җирләреннән кайнап чык кан бу яшьләргә эремәскә көчем җитмәде; белмим, ни-дәндер күңелем йомшарды. Күзләрем яшәреп, яңак буйла-рым чылана башлады.Һәрнәрсәм, һәр теләгем камил, артык һич... һичбер нәрсә кирәк түгел иде. Мин әнинең бердәнбер баласы һәм юлдашы булганга, ул мине, халыкча әйткәндә, өр-мәгән җиргә утыртмый  —  шул дәрәҗәдә якын һәм үз тота иде. Мин шул ялкында яна, эри идем. Ул арада чәй хәзерләнеп, әллә ничә айлар сагынып йөргән сыйлар берәм-берәм өстәл-гә тезелделәр.Озак һәм тәмле эчтек. Әни искиткеч ваклык белән минем мәк тәптәге тормышымны сораша башлады. Минем укуым, иптәш ләрем, имтиханнарым, хәлфәнең минем ха кымда әйт-кән сүзләре инәсеннән җебенәчә сөйләшелде, кат-кат кичелде.Чәйдән соң укыган китапларым, язуларымны җентек-ләп карады да, һәммә нәрсәмнән риза булган төсле итеп:—  Бар инде, хәзер тышка уйнарга чык!  —  диде.Өрмәгән җиргә утыртмау  —  бик нык иркәләү, кадерләү","93Шат, рәхәт, күңелле хәлдә йортка чыктым. Тугыз ай бертоташтан мәктәптә торып, бу көн төнлә генә кайтуым-нан, һәрнәрсә бик сагындырган, һәрберен яңача күреп йөри-се килә иде.Бакчадан, андагы түтәл вә агачлардан башлап бөтен йортны: сарай, келәт, азбар һәм ындырларны аерым кереп карап, һәммәсе белән исәнләшеп чыктым. Минем бәхеткә, көн бик аяз, күк саф вә ачык булып, кояш та төшлеккә таба акрын гына текәп бара иде. Шундый матур көндә, шун-дый зур шатлыктан соң үземне, гомеремдә беренче мәртәбә аерылып, яңа, хәзер генә кавышкан бу иске танышларым эчендә күрү миңа әллә нинди бер кызык та, рәхәт тә, әллә нәрсә дә сыман тоела иде. Һәрнәрсә матур, сөйкемле кебек булып, шатлыгым эчкә сыймый, күңел әллә кая сикерә, әллә нәрсәм әллә ни белән тула да ташып түгелергә тора төсле хис ителә иде.Ул арада, минем кайтканны ишетеп, күрше малай-лар  —  борынгы дуслар да килделәр. Башта алар ятсыныб-рак, мине өлкәнсенебрәк торып, күрү белән бәйләнешеп китә алмасак та, бер-ике минут үтү белән, арадагы пәрдә югалды. Без тагы элекке Апрай, элекке Салих булып уенга ябыштык. Нинди уеннар башлап ташлаганбыздыр, анысын ачык хәтерли алмыйм. Шулай да үзебезгә мәгълүм «Туп», «Кыекбаш», «Ат-ат»ларның берсе дә калмады; «Әке, пәке, ышкылаган сәке, чәүкә, чыпчык, син кал  —  бу чык!» дип санаша торган «Урам аша куяннар»га да җителде булса кирәк. Ләкин болар гына минем кыш буена җыелып кил-гән уен дәртен баса алмады. Ни дә булса тагы да кызыграк, тагы да җанлырак, бәйләгечрәк бер кызык, бернәрсә эзли башладык.Төрледән-төрле сүз китте. Арадан берсе: —  Җил дә юк, балыкка барсак шәп төшәр иде!  —  диде. Бу киңәшне иң элек мин күтәреп алдым. Балык каптыру  —   минем бик бәләкәй чактан ук сөйгән эшемдер. Мин җәйнең бөркү, озын, эссе көннәрендә ерак суларга балык капты-рыр га барып, көн буе әлсерәп, талып йөри, шунда үземә зур рәхәт таба идем. ","94Балыкка кая барырга? Бу турыда сүз чыкты. Авылдан байтак читтә, ялан-урман уртасында булган Кондызлы күл-гә юнәлдек.Авылдан чыгу белән, күңел тагын киңәйде. Кыш буена мәк тәпнең тар бүлмәсендә, китаплар, кара такталар эчендә генә көн уздырган адәмгә, миңа, бу яшьтән үк өсләрендә ауна ган кырлар, яланнар, таулар аерым бер якынлык белән каршы алган кеби тоелалар. Шуларның һәрбере мине куан-дыралар гына.Бүген майның урталары булганга, кояш ерак, ләкин туры һәм матур карый. Бөтен җир йөзе язның гүзәллеге бе-лән чолгана, һәр җирдә тын гына, акрын гына бер шатлык сизелә.Инешнең ике ягына тезелгән таллар, яшел яфракка күмелеп, акрын гына, сак кына тавышлыйлар. Аның бө-тен килешенә җәелеп яткан киң яшел тугай китә. Бу киң вә дулкынлы үлән диңгезенең нәкъ уртасыннан назлы кыз йөреше кеби боргаланып-боргаланып аккан елга үзенең көмештәй ялтыраган төсе белән бөтен тирә-якның күркен әллә ничә кат арттырып җибәрә.Әнә ерак таулар, урманнар, әнә матур гына дулкынла-нып күренә торган уҗым басуы, әнә безнең юкәдән ясалган тубаллар белән җиләк җыйган уйсулармы,  —  болар бар да бизәнгән, бар да хәтфәдәй үләннәр белән түшәлеп, сары, кызыл, ал чәчәкләр белән матурланганнар. Көннең эсселе-геннән һәммәсенең өстендә әллә нәрсә елтырый. Бу таллар өстендә кечек һәм матур кошлар үзләренең диңгез артын-нан алып килгән моңнарын, шатлыклы көйләрен, сандугач үзенең иге-чиге булмаган мәхәббәтен сайрый. Кайда гына карама, җан, күңел күтәрелә торган моңнар, матур күре-неш ләр генә очрый....Без шулар, шул матурлыклар уртасыннан, шул моң-нар эченнән, табигатьнең өстеннән ярып барабыз... Әнә без-нең алдыбызда  —  барачак юлыбызда, киң яшел ялан бе лән биек һәм урманлы тау уртасында  —  зур, түгәрәк си хер ле күл ялтырый... Ничаклы матурлык!","95Cшәһадәтнамә  —  таныклык  —  свидетельствотубал  —  агач кабыгыннан ясалган савыт  —  лукошкоIIАвылдан өч чакрым ераклыкта булган бу зур күлгә миңа балачактан ук бик күп йөрергә туры килә иде. Тирә-ягын-дагы күренешнең бик матур булучылыгы үзенең уңайлыгы белән һәрвакыт мине тарта, балыкка, су керергә дип еш-еш чаптыра иде. Моның төн, көн батышы яклары киң вә тигез иген басуы булып, безнең нәкъ шул күлгә башы төшә тор-ган җиребез бар. Шунда янып-көеп урак урган чакларда, бу күлдә су коенып та бик рәхәтләнә идем.Күлнең тирә-ягында булган һәрнәрсә матур, һәрнәрсә кү ңелле; тик авылга караган башы гына бераз шомлырак иде. Күлнең бу ягында озын, күп җире кеше дә керә ал-маслык булган күллек һәм баткаклы бер камышлык бар. Халык моның хакында әллә нинди ят, куркыныч әкиятләр сөйли. Шуңа күрә бу камышлык мине бик шикләндерә. Аңа якын килү түгел, хәтта исемен генә ишетү дә күңелгә бер каушау бирә башлый иде. Ләкин балык дәрте минем мон-дый куркуларымны җиңде.Менә килеп тә җиттек. Ярый бәхет бар икән әле: күлдә һичбер дулкын юк, ул бик тын, тонык булып, көзге кеби шома, ти гез ялтырый, тик яланга караган башы бик аз гына шадраланып тора. Бу күлнең кояш чыгышы ягында, зур урманлы тау астында, ташлары өскә аварга торган бик биек яр бар. Монда балыкның иң шәп каба икәнлеге безгә күптән билгеле иде, иң башлап шунда каптырырга булдык. Ярның астына тавыш-тынсыз гына кердек тә, төрле җир-гә урынлашып, кармакларны хәзерли башладык, һәммәбез тын, һәммәбез ашыга, кабалана иде. Монда иң башлап алу-ның артык бер кызыгы, мәртәбәсе бар. Шунлыктан һәркем-нең иптәшләрдән алдарак эләктерәсе килә. Малайлар бар да тын, бар да шым, шылт иткән дә юк. Мин мәктәптә чагын-да бер шәкертнең «балык капсын өчен дога»ны күчерүен-нән «ялган!» дип көлгән идем. Хәзер шуңа үкенә башла-","96дым. Кем белә, әллә чындыр, алган булсам, әллә файдасы да тияр, әллә үзем иң элек һәм иң зурларны алган булыр идем. Шулай булса, нинди күңелле булыр иде.Кармакка балык килгәнне белдерү өчен куелган ка-мышка күзләремне текәп, шатлыклы минутны көтәм. Ә... әнә камышым селкенә! Чү, кузгала... Кузгала әнә, әнә тор-ды. Ах... йөрәк суга... башым шаулый... Үзем белмим: җимне ашыймы, әллә берәр шаян балык мине алдый гына-мы? Юк, чын булыр! Үземне үзем белмичә, чиктән тыш бер кызма белән кармакны яр башына аттым. Ни күрим? Җиме ашалган буш вә ялангач кармак килеп чыкты. Дәртсез һәм калтырап, икенче җимне куйдым да яңадан салдым.Астан гына, алмыйлар микән дип, иптәшләргә күз са-лам, юклыгын белгәч, күңел азрак тынычлана иде....Ах... булмады. Иптәшләрдән берсе, ялтыратып, яр ба шына атты. Ниндие тагын!  —  Кармакка бик сирәк каба торган бик зур, бик матур кызылканат балыкның ялтырап ","97яр башына атылуы белән, һәммәбез кармакларны ташла-дык та шул бәхетле иптәшебез янына килдек.Ул, су кырыена үләнгә төшкән балыкның өстенә егы-лып, тотарга маташа. Үзе бизгәк кеби калтырый, кабалана иде, аның балыгын күрү белән, барыбызның да эченә хәс-рәт уты кабынып, шул балыкның үзебезгә эләкмәвенә эчтән көендек.—  Ну, малай, Апрай! Башлап син алдың, кул артың авыр булса,  —  бирербез кирәгеңне!  —  диешеп, яңадан кар-макларыбызга килдек. Теге малай, яшь, өйрәнмәгән бул-ганга, балыгын һаман урнаштырмаган, күзен ала алмый кызыгып, уйнатып тора иде. Менә бервакыт «шалт-шолт» иткән бер тавыш ишетелде. Карасак, малаебызның йөзе агарган, ике кулын тыгып, су читен бутап ята: ай, бичара-кай, балыгын ычкындырган... Вәссәлам!Икенче балыкны мин алдым. Ләкин иң кечкенә һәм иң кадерсез бер яман бәрде иде. Иптәшләр һәммәсе беравыз-дан:—  Карагыз әле, Салихка чәнчә бармактан да зур бер ба-лык капкан!  —  дип көлештеләр. Җитмәсә тагы, бер явызы:—  Ну, Салих, батыр икәнсең, ничек тартып чыгара ал-дың шундый зур балыкны!  —  дип мәсхәрә кылды.Мин эчемнән янсам да, тыштан сер бирмәдем: —  Ә, алаймыни?.. Күзегез кызамыни?.. Сезгә ул да юк бит әле!  —  дидем.IIIБашлап алучының кул арты яман булмады, һәммәбез дә килгән бушка китмәде диярлек кадәрле балыклар тоттык, арада кармакка бик сирәк туры килә торган зур алабугалар, шүкәләр, шамбы, карабалык бар иде. Күлдән китми капты-руыбыз берничә сәгатьләр дәвам итте. Кояш түбәнәйде, көн кичекте. Гали атлы бер иптәшебез:—  Кич тә булып килә, кайтырга кирәк инде, малай-лар,  — диде. Күбебез моның сүзен куәтләдек. Тик әллә нин-ди бер көч белән малайларны буйсындыра торган Тимеркәй белән Апрай гына каршы төштеләр. ","98—  Нәкъ кабар чак җиткәч кенә кайту була диме! Кич-кә таба балык бик каба ул!.. Чөнки... фәлән...төгән!  —  дип, кире тордылар. Иртә кайтсалар, аларны эшкә кушачаклар, шуның өчен алар булган чаклы соңга калырга тырышалар икән. Без барыбыз да кайтуны теләсәк тә, җиңә алмадык, тагы каптыра башладык... Ләкин баягы дәрт беткән, күңел сүнгән иде. Кармакка күп карамыйча, җилкәләрне кашып яисә балык санап маташа идек.Кояш баешы ягыннан кара куе болыт чыгуы безне тагы борчый башлады. Төрле яктан кайтуны кайгырта башлады-лар. Бая ук кайтырга омтылган Гали: —  Яхшы чакта кайтып калыйк, малайлар, инеш ягын-нан кап-кара болыт та күтәрелде,  —  дип сөйләнә башлады. Башкалар да: кайтыйк, малайлар, кайтыйк, дип, моны куәтләделәр. Ләкин теге тискәреләрне җиңеп булмый, алар һаман:  —  Яңгыр килсә, ни була ди... Тоз түгелсеңдер әле, эремәссең!  —  дип, кире суга бирделәр.Болыт тизлек белән зурайды. Тагы ныграк калыная да, карала да төшеп, безгә якыная бара иде: җил чыгуы аңа тагы зур куәт булды.Башта кояш баешыннан гына чыккан болыт тиз арада киңәйде: катлаулы-катлаулы булып, безгә таба ишелеп кил-гәндәй агып, берничә минут эчендә күк йөзен каплап алды. Җил көчәйде. Шуның белән бергә күлнең йөзе, бердән-бер үзгәреп, тын вә шома хәленнән каты вә куәтле дулкынга әйләнде, әллә нинди шомлы тавыш белән шаулый, күккә таба куркыныч рәвештә омтылган кеби тоела башлады. Кояш болыт эчендә югалып, ак вә якты дөнья берьюлы караңгы, күңелсез хәлгә керде. Болар өстенә тау-таш җи-мергәндәй булып күк күкри, бер минутта бөтен дөньяны утка чолгардай күренгән коточкыч яшен яшьни башлады. Ни дип тә әйтү мөмкин булмаган бер курку, каушау эченә чумдыра иде. Аяз матур көннең кинәт коточкыч караңгы бер күренешкә әйләнеп, җил-давыл, яшеннәрнең кузгалуы теге тискәре иптәшләребезне дә яхшы ук каушатты булса ","99кирәк. Алар инде хәзер үзләре: «Я, тизрәк булыгыз. Тизрәк чабыйк!»  —  дип кыстарга тотындылар.Без барыбыз да балалар булып, мондый яшенле яңгыр-лардан куркып гадәтләнгәнгә, бер кулга кармакны, икен-чесенә җепкә тезгән балыкларны тоттык та күл буйлап чаба башладык. Күлнең аргы башында булдыгымыздан, авылга кайту өчен, бер чакрым озынлыгындагы күл буе белән барып, теге куркыныч камышны үтәргә кирәк иде. Җил тагы кө чәйде. Дулкыннар тагы шәбәеп, караңгы күл әллә нинди бер тавыш белән улый, бөтен күл күккә таба сикереп, әллә нинди яман итеп шаулый, ямьсез төс бирә иде. Бая күзне ала алмыйча караган күл хәзер, күз төшсә, җанны туңдырып җи бәрә иде.Күк йөзендәге болытның катлавы һаман арта, һаман калыная, куе томанлы караңгылык кушыла бара, яшен, күк күкрәү баягыдан да яман рәвешкә керәләр, шулар бары җыелып, җаныңны бармак очына китерердәй була; өстеңә тау-таш ишелеп килә дә, шул минутта яшен башыңа тиеп, бөтен гәүдәңне яндырып ташлар кеби тоела иде. Шулар өстенә үзебезнең теге куркыныч камышка якынлашуыбыз безнең куркуны тагы мең кат арттырып җибәрә иде.Җитмәсә тагы, бая гына: «Тоз түгелсеңдер, эремәс-сең!»  —  дип батырайган тискәре малайларның беренчесе, бездән дә артык каушап, әллә нинди куркынычлар хакында тукый баш лады:—  Тизрәк чабыйк, малайлар, тизрәк... ул-бу булган-чы, менә бу камышлыкны чыгып калыйк. Минем абзый бу камышлык эчендә аждаһа күргән. Ул җил-давыл, болыт белән күтәрелә имеш, ди. Шуңар очрый күрмик!..  —  ди. Аждаһа... аждаһа!.. Ух... нинди коточкыч нәрсә! Шуның исемен генә ишетү белән, минем куркуым әллә ничә кат ар-тып китә. Бу мин уйлый ала торган нәрсәләрнең иң усалы, иң явызы һәм иң коточкычы иде. Җеннән, албасты, су ана-сыннан, упкыннан бигрәк мин шуңардан курка идем. Аның үзен күрү түгел, хакында сөйләүгә: әкиятләрне тыңлаган чакта да, күз алдыма әллә явыз, куркыныч сыйфатлар ки-","100леп, тәннәрем чымырдап китә, кая булса да сыенырга бер урын эзли башлый идем. Бу чакта авылыбызның тәмле, килешле итеп әкият сөйләү белән даны чыккан Фәхринең сөйләгәннәре, иң элек ишетүем булганга, әле дә исемнән чыкмыйлар:—  Тауларда йөри торган туз башлы кечкенә еланнар бар-мы,  —  әнә шулар, йөз яшәсә, аждаһага әйләнәдер, ди. Шу-ның өчен аны күргән берен үтерә барырга кирәк, ди. Аның өчен бер дә гөнаһ булмый, ди. Әгәр инде аны үтермәсәләр, йөзгә җитә дә, ди, аждаһа була, ди. Ул камышлы һәм кеше керә алмый торган урыннарда була, ди. Аны минем бабам күргән. Буе унбиш колач, юанлыгы ат чаклы, ди. Ул шул камышта ята бирә, ди. Әгәр дә тирә-якка зыяны булмаса, ята да ята, ди. Зыян итә башласа, маллар, адәмнәр, хайваннар алса, болыт килеп, җил-давыл белән күтәреп китә, ди. Шуннан алып китә, китә, китә икән дә, ди, җиде диң-гезне, җитмеш дәрьяны чыгып, Каф тауларына алып ба-рып, гел еланнар, аждаһалар гына кайнап, ыжгырып ята торган бер төпсез урынга ташлыйдыр, ди. Әгәр дә аждаһа тирә-якка зыян тидермәсә, меңгәчә яши икән дә, ди, аннан ары «юха» еланга әйләнә икән, ди. Юха булгач, ул җен, пәри кеби булып, төрле сыйфатларга керә ала имеш, ди... Элгәре безнең авылда бер карт булган. Берзаман шул карт яшенле көндә урманнан кайтып килә икән, ди. Юлда япь-яшь бер кыз очрап: «Абзыкаем, мине генә арбаңа утырт-сана!»  —  дип ялына башлаган имеш, ди. Бабай кызганып утырткан, ди. Менә аты манма суга төшкән, ди. Бераздан соң теге кыз: «Туңам, туңам, куеныңа алсана»,  —  дип әйтә икән. Шулчакта яман тавыш белән күк күкрәп, яшен яшь-нәп җибәргән дә, ди, кызны яшен ташы атып, шул җирдә юк иткән, ди. Менә бу да чын кыз булмаган, Юха елан бул-ган, ди. Теге картның куенына кергән булса, аны да яшен суккан булыр иде, ди. Теге иптәшнең «бу камышлыкта аждаһа... җил-давыл күтәрелә» кебек сүзләрен ишеткәч тә, шул коточыргыч сурәт күз алдыма килеп, шулхәтле курыктым, гомеремдә ","101һичбер ва кыт ул чаклы курыкканымны белмим: башым гел яман су рәт ләр белән генә тулып, хәзер каршыма ун башлы, табактай күзле, тау кеби зур аждаһа килеп чыгар да мину-ты белән мине йотар шикелле тоя башладым. Җил-давыл һаман көчәя, тау-таш җимерелгәндәй булып күк күкрәве һаман арта бара, куәтләнә, яшен һаман ялтырый, күл ачу-лы дулкыннары белән күккә сикерә, дөньяның каралы-гы, караңгылыгы һаман арта бирә иде. Без исә әле һаман да теге шомлы камышны чыгып җиткәнебез юк иде. Мин инде үземне югалта башладым. Ка мышка якынайган саен, аның хакында сөйләнгән куркынычлар аякланып каршыма чыгар кеби тоелу көчәя бара, зиһенем ят, куркыныч бер галәмгә кереп югала тора иде. Менә артык яман җиренә якынлашабыз, ух... йөрәгем урыныннан чыга... Шулчакта гына минем алдымда бик көчле өермә кузгалды һәм шул ук сәгатьтә күктән бик калын болыт шул җиргә сузылган-дай булды, шул ук минутта колагыма «шши...» иткән бер тавыш ишетелеп, бүрәнәдәй бернәрсә, камышларны ярып, миңа таба килгән сыман тоелды. Ни эшләгән, ни булганны белмим... йөрәгем ярыла, җа-ным чыга...Теге бүрәнә кебек нәрсәнең югары таба күтәрел-гәндәй һәм шул ыжгыруда, нәкъ халык әйткәнчә, бер әйбер төрле якка тартылып, сугылып торгандай булды. Шуннан соң ни булганын ачык белмим, тик җан ачуым белән:—  Әни... әти... аждаһа бар, аждаһа ята!  —  дип кычкы-рып җибәрүемне, соңра күз алдым караңгыланып, башым җиргә тигәнен, дөньяның асты өскә килгәндәй әйләнүен аз гына хәтерлим...IVШул арада байтак вакыт кичкән. Мин исем җыеп, кү-земне ачу белән, иң элек әнине күрдем: аның күзләре яшьле һәм кызарган, йөзе көлдәй ак һәм тирән бер борчулы иде. Янында тагын берничә кеше бар иде. Шулар эченнән бер адәм миңа әллә нәрсә эчертте дә, башларын селки-селки: «Хыялдан нинди бәлаләр туа бит»,  —  диде.","102Дөнья әүвәлгечә матур, таулар, кырлар, урманнар элек-кечә яшел, сандугачлар һаман өзлексез сайрамакталар иде. Мин дә озак ятмадым, аякка басып, тагын уйнарга чаптым.1. Малайларның балыкны ничек тотуларын күзәт. Аларның күңелләрендә булган хис-кичерешләрне билгелә.2. Әсәргә ни өчен аждаһа образы кертелгән дип уйлыйсың? Ул нәрсәне символлаштыра?3. Хикәядә сурәтләнгән малайлар образын гомумиләштереп ха-рактерла, бәя бир.Гадел КутуйРӨСТӘМ МАҖАРАЛАРЫ(Повесть кыскартып бирелә)ЮгалуБу озын хикәядә тасвир ителәчәк искиткеч вакыйгалар-ның төп каһарманы Рөстәм Асадуллинга 1942 елның язында 13 яшь тә тулмаган иде әле. Аның кинәт югалуы әтисе  — химия укытучысы Һашим абыйны да, әнисе  —  география укытучысы Гайшә апаны да тирән кайгыга төшерде. Рөс-тәм, гадәттәгечә, иртә белән дәрескә чыгып китте һәм шул китүеннән кайтмады. Әбисе, аны көтеп, аш-су хәзерләде. Сәгать арты сәгать узды, ә Рөстәм һаман күренмәде дә кү-ренмәде. Моңарчы, рөхсәт сорамыйча, һичбер кая китеп йөр-мәгән акыллы баланың болай озак кайтмый торуы әбине бик тә борчыды. Ул телефон аша улы Һашимга шалтыратты.—  Һашим улым, Рөстәм юк ич,  —  диде ул. —  Ничек юк? —  Ни дип әйтергә дә белмим инде, улым. Сәгать 4 не сукты, ә Рөстәм...—  Юкка борчылма, әнкәй, кайтыр... Берәр түгәрәк уты-рышында калгандыр...Һашим абый әнисен әнә шулай тынычландырды. Ләкин үзе шул ук минутта Рөстәм укый торган мәктәпкә шалты-?","103ратты. Директор аңа Рөстәмнең бүген дәрестә бөтенләй бул-мавын әйтте.—  Аңламыйм,  —  дип әйтеп карады ата,  —  аның бит бер генә тапкыр да дәрес калдырганы юк иде... —  Әйе шул,  —  диде директор, — үзебез дә шуңа гаҗәп-ләнәбез. Рөстәм Асадуллин безнең иң яхшы, иң тәртипле укучыларыбыздап санала. Сырхаулады, күрәсең, дип уйла-дык. Директорның борчулы сүзләр әйтүе Һашим абыйны чын-чынлап пошындырды. Ул, үз-үзен алдарга тырышып, Рөстәм өйдәдер инде, дип уйлады. Шулай да өйгә кайтыш-лый милиция бүлекләренә һәм ашыгыч ярдәм күрсәтү пункт  ларына керде. Ләкин Рөстәм турында бертөрле дә хә-бәр ала алмады...Рөстәм беренче көнне дә, икенче көнне дә кайт мады. Аның югалуы турында газеталарда белдерүләр басылды, радио аша хәбәр бирелде. Рөстәмне табучыларга, яки аның кайда икәнлеген әйтүчеләргә кыйммәтле бүләкләр, кайнар рәхмәтләр ышандырылды. Әмма юкка гына: Рөстәм үзе дә, аның турында куанычлы хәбәр алып килүче дә булмады.Әйтергә генә ансат: күз алдында йөгереп йөргән бала кинәт, көпә-көндез, суга чумгандай юкка чыксын, имеш. Телләре кычыткан гайбәтче хатыннар бу турыда кеше ышан маслык хәбәрләр дә таратып өлгергәннәр иде инде.Әби әкиятеМоннан берничә ай элек, кышкы салкын көннәрнең бер сендә, Казанга Рөстәмнең әбисе килде. Анын килүен Рөс тәм түземсезләнеп көтте. Кадерле кунакның кайчан ки-лергә җыенуын ишеткәч тә, Рөстәм календарьда билге ясап куйды һәм көн саен иртә белән:—  Тагын биш кенә көн калды, тагын дүрт кенә көн кал-ды!  —  дип әйтә торды.Әби календарьда билгеләнгән вакыттан бер көн элек килде. Рөстәм моңа шатланды да, борчылды да. Әбисен ул каршы чыгып алырга теләгән иде. Ә әби Рөстәм югында, Рөстәм кинода чакта килеп төште.","104Әби аңа ап-ак җылы оеклар, ап-ак җылы киез итекләр, куян тиресеннән тегелгән ап-ак бүрек, ап-ак бияләйләр һәм бик күп итеп чикләвек алып килгән иде.Шәфкатьле әбисен Рөстәм элек-элек тә күргән иде. Үт-кән елны ул бөтен җәйне аның белән бергә авылда уздырды. Ләкин ул чакта әби дә, Рөстәм үзе дә әллә ничек бер-бер-сен аңламыйлар, сөйләргә сүз тапмыйлар иде. Ә хәзер... хәзер бөтенләй башка. Рөстәм дәресләрен хәзерләп бетерү-гә, әби аңа һәр кич төрле-төрле көйләр җырлап җибәрә. Рөстәм башта әбинең җырлау рәвешен генә ярата иде, хәзер ияләшкәч, аның көйләрен дә ярата. Моңлы итеп җырлый ул!Шундый күңелле әбиеңне ничек яратмыйсың ди?! Яра-та, бик ярата Рөстәм аны! Ашка яки чәйгә утырганда, Гай-шә апа беренче тарелканы, беренче чынаякны балага куя иде.—  Әбигә, әүвәл әбигә!  —  дип, кычкыра башлады Рөстәм.Ярата, бик ярата Рөстәм аны! Хәтта ул мәктәп буфетын-нан алынган конфет, прянниклардан да аңа өлеш чыгара. Ә   әкиятләре ни тора әбинең! Нинди матур сөйли ул алар-ны... Тыңлап туйгысыз! Андый әкиятләрне Рөстәм китап-ларда да укыганы юк әле.Кышкы кичләрнең берсе иде. Гайшә апа белән Һашим абый Академия театрына спектакль карарга киттеләр. Өйдә Рөстәм белән әби генә калдылар. Шул кичне Рөстәм яңа әкият тыңлады. Әби аны бик тәмләп, бик озын итеп сөйлә-де. Аның кыскача эчтәлеге менә болай иде:...Абага  —  карап  торырга  гап-гади  үсемлек.  Исе  ди-сәң — хуш исе юк, яфрагы дисәң  —  яфрагы да әллә ни тү-гел. Ләкин шул абаганың искиткеч бер хикмәте бар. Абага чәчәк атмый, диләр. Ялганлыйлар! Ата икән. Мең вә мил-лион абагалар арасында бер абага очрый, ди, менә шушы күп абагалардан сирәк очрый торганы яз көне, җиде төн уртасында, ике-өч секундка чәчәк ата, ди. Ул чәчәк аткан-да яшен яшьни, күк күкри, җен-пәриләр чыга, кара урман яктыра, ди. Бу вакыт абага шундый матур була, ди, аның ","105йолдызлардай янып торган чәчәкләреннән күзләр чагыла, ди, аннан таралган хуш истән башлар әйләнә, ди.Абага чәчәген өзеп, телләре астына кыстырырга өл-гергән кешеләр кеше күзенә күренмәс хәлгә киләләр, ди. Дөнья да тереклек булганнан бирле тылсымлы абага чәчәген өзеп, кеше күзенә күренмичә йөрергә теләүчеләр бихисап күп булган, ди. Ләкин андый абаганы табуы кыен икән. Кайберәүләр, илдән-илгә йөреп, бөтен гомерләрен әнә шун-дый абаганы эзләп уздырганнар. Әмма юкка: я таба алма-ганнар, я аның чәчәк аткан вакытына туры килмәгәннәр, я чәчәк аткан чакта яшен яшьнәүдән, күк күкрәүдән, җен-пәриләрдән куркып, яктылык нурлары сугудан үлгәннәр.Менә шуннан соң кешеләр абагадан ваз кичкәннәр, аба-га чәчәк атмый, дип йөри башлаганнар. Әмма ул чәчәк ата икән. Бары тик аның чәчәк ату вакытын туры китерерлек бәхетле, аның чәчәген курыкмыйча өзә алырлык батыр йөрәкле кеше генә юк дисәм, хата булыр... Борын-борын заманда андый бәхетле, андый гайрәтле бер кеше булган икән, ди. Ул бихисап вакыт кеше күзенә күренмичә йөргән, ди. Эх, менә хәзер булсын иде ул кеше! Адәм ашаучы не-мецларны берәм-берәм тотып ярсын иде ул кеше!Шуннан соң әби Рөстәмгә абага чәчәген өзә алган батыр турында әкият сөйләде. Ай арты ай узды, әби авылга кай-тып китте. Ә абага турындагы әкияте аның мәңге онытыл-маслык булып Рөстәмнең хәтерендә калды.Яз җиткәчАбага турындагы әкият Рөстәмнең  холкын да, тор-мышын да бөтенләй үзгәртеп җибәрде. Әкият аңа шул чак-лы нык тәэсир итте ки, ул гел шул хакта гына уйлап йөри башлады. Аның абага чәчәген өзеп алырлык батыр буласы килде. Ул элек тә күп укый иде, хәзер исә китапка тагын да ныграк ябышты. Китапханәгә китаплар алмаштырырга барса, аның үтенеп сораганы бер генә була: батырлар ту-рындагы, табигать турындагы китап. Калын-калын роман-","106нарны укып чыкты ул. Робинзоннар, Юлбарыс тиресе кигән витязьләр, үз йөрәген фәкел иткән Данколар, Әбугалисина-лар, диңгез асларында йөзгән капитаннар, айга очкан ин-женерлар, кеше күзенә күренмичә йөргән химиклар хакын-да нинди генә романнар укымады ул. Ләкин маҗаралары белән баш әйләндергән иң кызыклы китаплар да абаганы истән чыгара алмадылар. Киресенчә, яхшы әсәр укылган саен, абага тагын да тирәнрәк, тагын да көчлерәк дулкын-ландырды аны. Хәтта төшенә дә керә башлады ул. Абага чәчәге турында хыялланып йөри-йөри, Рөстәм үзен фронт-та, сугыш мәйданында итеп хис кылды һәм язны көтте...Май башында әби кунакка килде. Әбине күреп алу белән, Рөстәм «бәхетем килде» дип уйлады. Шатлыгына чик юк иде аның. Май ае уртасы иде. Рөстәм урманга кит-те. Ул анда җир астыннан бәреп чыккан ямь-яшел хәтфә үләннәргә сокланып карап йөрде; яз көне яңадан терелә башлаган урманның сулыш алуын тыңлады. Ул икенче көн-не дә кич белән урманга барды. Яшел чирәмгә ятып, күкне күзәтте: кояш баюына карап моңланды. Эңгер-меңгер вакы-ты җитте. Ләкин Рөстәм кайтмады: үзенең курку-курык-мавын сынарга теләп, тәмам караңгы төшкәнче урманда йөрде һәм, ку рыкса да, курыкмаска тырышып, бу беренче сынауны яхшы уздырды.Абага чәчәге турында хыяллану Рөстәмне ялгызлыкка өйрәтте. Әмма дәресләренә зарар китермәде ул: элеккечә тырышып укыды, алдынгы укучылар рәтендә барды. Бары тик дус-ишләре белән генә сирәк очраша торган булды. Бе-рәрсе урамга уйнарга чакырса, олыларча:—  Уйнауда мени хәзер баш! Күрәсең ич, сугыш... Муен-нан эш. Юк, бара алмыйм,  —  дип җавап кайтара иде.Агачлар күптән яфрак ярдылар. Дөньяга хуш ис, яз исе җәелде. Үсемлекләр, кояшка карап, чәчәк атарга әзерлән-деләр. Шәһәрдә кошлар сайравы ешайды.—  Ашыгырга кирәк! — диде Рөстәм үз-үзенә.Рөстәм төн уздырырга урманга китте. Моңа ул берничә көн алдан әзерләнде. Аның кесәсендә кайралган үткен пәке, ","107бер сызуда кабына торган чакма ташы, алдан ук агач төбенә илтеп күмелгән сухарилары һәм кружкасы бар.Ул, үзен әллә гаепле санаганга, әллә булачак вакыйга-ларны сизгәнгә, соңгы көннәрдә үзен авыру баладай наз лы тотты. Китәсе көнне таңда ук уянды. Аяк очларына гына басып тышка чыкты, битен юды, өс-башын киенеп, дә рес-ләрен карарга утырды.—  Нишләп бик иртә тордың, улым?Ананың ягымлы тавышы аның уйларын бүлде.— Йокым туйды, әнкәй.. Әткәйне уятыйммы? Сәгать 7  инде.—  Уят, улым, уят.Рөстәм әтисен уятты, электрик плитәгә чәйнек куй-ды, куанычлы хәбәрләр булмасмы, дип радионы җибәрде. Яңадан әтисе янына кереп, аңа киенергә булышты. Күлмәк якасын рәтләгән булып, әтисен кочаклады да, әнисе янына йөгереп килде һәм, гаепле баласыман ояла-ояла, аны сөяргә кереште.Гайшә апа:—  Авырыйсыңмы әллә, улым? Йөзләрең никтер кызар-ган,  —  дип, аның маңгаеннан үпте, күкрәгенә кысып сөйде. Рөстәм мәктәпкә әтисе белән бергә чыгып китте. Алар артыннан ишек бикләргә чыккан әбигә ул яңагын сузды һәм:—  Әбекәй, уңыш теләп үп мине!  —  диде.Урам чатында ул әтисеннән аерылды, ләкин мәктәпкә таба борылмады, эре-эре атлап, урман ягына юнәлде.Яз көне сез урманда булсагыз иде, хозур кылып шунда йөрсәгез иде! Рәсәй урманнарының үзләренә хас хуш исе һәм матурлыклары бар. Авыз тутырып, тулы тавыш белән «һу-һу-һәй!» дип бер кычкыруы ни тора! Карлар күптән эреп беткән, агачлар күптән яфрак ярганнар, аяк астын ко-тырып үскән куе үлән каплаган. Җилдә җилфердәгән ефәк шәл чукларыдай, яшь яфраклар арасында иртәнге кояш нурлары уйныйлар. Дөньяга сулап туйгысыз татлы һава, иснәп туйгысыз ямь тарала. Дөнья керен әле күрергә өл-","108гермәгән ямь-яшел яфраклар акрын тирбәлеп баш ияләр, әйтерсең лә алар кояшка җыр җырлыйлар. Табигать җыр-чылары  —  сандугачлар сайравы ишетелә. «Яшәү никадәр гүзәл!» дигән сыман, алар илаһи бер моң белән язны кар-шылыйлар, табигатьне яшәртүче кояшка һәм язга мәхәббәт укыйлар.Рөстәм башта, ни өчен килгәнен онытып, матурлык-ка, сандугачлар сайравына хәйран калып, «һу-һу-һәй!» дип, урман яңгыратты. Рус теле укытучысы кичә генә Брянск урманнары турында сөйләгән иде, андагы партизаннарның эшләре, тормышлары белән укучыларны таныштырган иде. Гитлерчылар сугыш ачмасалар, кешеләр табигать кочагын-да, менә шушындый гүзәллек диңгезендә нихәтле ләззәтлә-нерләр иде. Рөстәм дә һәр атна саен ата-анасы белән бергә урманда бәйрәм ясап йөрер иде. Ә хәзер нәрсә? Бөтен халык эштә. Урманда, Рөстәмнән башка, һичкемне күрмәссең...Сугыш шул, сугыш!Сугыш турында уйлау абага чәчәген хәтерләтте. Рөстәм агач ботагына букчасын элде һәм абагалар эзли башлады. Ул бик күп абага тапты. Ләкин кайсысы чәчәк ата аның?.. Менә монысымы, тегесеме, әллә әнә андагысымы? Шулай сайлап, эзләнеп йөри-йөри, Рөстәм кич җиткәнне сизми дә калды. Ул, арып, җиргә ятты  —  тәнгә салкын йөгерде. Димәк, болай ярамый, урын әзерләргә кирәк. Ул күп итеп үлән йолыкты, ботак-сыныклар җыйды һәм куе итеп үскән агач тармаклары арасында үзенә оя ясады.—  Менә шәп булды!  —  диде ул, шунда менеп.  —  Елан да чакмас, бүре дә тимәс, йокыга талып, абага чәчәген дә күз дән ычкындырмам. Якында гына салкын чишмә бар иде. Рөс тәм шунда барып туйганчы су эчте, сохари ашады һәм яңа дан агач башына менеп утырды. Күзләре талганчы абага лар га карап торды. Кырын яткан урыны җайсыз булса да, үзен бишектәгедәй хис итте. Көчәйгән кичке җил аны тирбәл-дерде, кошлар аңа бишек җыры көйләделәр. Көне буе йө реп арыды, күрәсең... Чүгез!.. Чү, кошлар!.. Тын кал... ур ман... туктагыз, җилләр, сез дә исмәгез: Рөстәм йокыга талды.","109Ләкин ул бик тиз уянды. Соңга калдым, ахры, дип, ачуыннан еларга җитеште. Ашыга-ашыга, агач башыннан сикереп төште. Эңгер-меңгер вакыты аңа сызыла-сызыла таң аткан күк тоелды. Урман караңгылыкка чумгач кына, ул бераз тыныч хәл алды.Нәрсәдер кыштырдаган тавыш ишетелде, кемдер мыш-наган төсле булды. Күзләргә, утлы күмердәй, яктылык чагылды, ул бер сүнде, кабынды, яңадан сүнде. Рөстәмне курку басты. Ул, үз-үзен тынычландырырга теләп, курык-мыйм, барыбер курыкмыйм, дип пышылдады, ә үзе, тотып алмасыннар дигәндәй, ашыгып-тырмашып, агач башына үр мәләде.Рөстәм озак көтте, ләкин абага чәчәк атмады. Таң ал-дыннан ул яңадан йокыга талды. Кояшка җылынган хәтфә яфраклар аның йөзеннән үптеләр, колак артын кытыкла-дылар. Рөстәм төш күрде һәм яфраклар шаяруын әнкәсенең иркәләп сөюе дип уйлады.Уянгач та, өйгә кайтып китәргә теләде. Абагаларны күрү аны бу уеннан туктатты. Алар аңа нидер әйтәләр,  Рөс-тәм нән көләләр кебек тоелды.  «Куркак ул, шүрләде,  —  диләр бугай,  —  курыксаң, бар кайт, куркаклар безгә кирәкми. Бүген төнлә без чәчәк ата-чакбыз»,  —  диләр сыман алар.Абагаларны күрмәс өчен, Рөстәм аларга арты белән бо-рылды. Күз алдына әнисе килеп басты. «Кайт, улым! Ник кайтмыйсың? Без сине кичә көттек»,  —  дип эндәшә, чакыра төсле. Рөстәм уйга калды. Ярый, кайтты ди ул. «Ә кайда кундың?»  —  дип сорасалар, ничек җавап бирергә? Алдар-гамы? Иптәшемдә кундым дияргәме? Сөекле әнкәсенә ял-ган сөйләргәме? Юк. Рөстәм ялганлый алмый. Ялганлый башласа, аның йөзе кызара һәм барыбер тотыла. Ярый, ата-анасына ялганламады  —  дөресен сөйләде ди... Ә мәктәп-тә ни дип әйтер? Юк, юк, ни булса  —  шул булыр: кала ул, тагын бер төнгә урманда кала.Рөстәм салкын чишмә янында учак якты, чәй кайна-тып, тамак ялгарга утырды.","110—  Эш шәптән түгел!  —  диде ул, азыгын карап.  —  Туй-ганчы  ашасам  —  бер ашауда  бетерәм,  азлап  ашасам  —  өч ашауга җиткерәм...Сохариларны ул өчкә бүлде, шуның бер өлеше белән иртәнге ашны уздырды. Аннары дөрес бүлмәдем, артыграк калдырдым бугай дип, теге ике өлештән янә бер өлеш чы-гарды. Чәй-шикәре юк иде, кружкага чәй урынына җиләк яфраклары салды, шикәр урынына тагын сохари алды. Көн аңа гаҗәп озын тоелды. Салкын чишмәдә булу да, абага-лар янында утыру да, кошлар сайравын тыңлау да аның күңелен күтәрә алмадылар. Мәктәбен сагынды. Төн тизрәк җитсен иде ичмасам! Инде бүген дә абагалар чәчәк атмаса, ул бу урманга моннан соң мәңге аяк басмаячак. Төнне ты-ныч каршылау һәм тизрәк каршылау өчен, Рөстәм йокларга ятты. Ләкин йоклыйсы килмәде. Әтисе аңа, йокы алмаган-да, күзләреңне йом да ике йөзгә хәтле сана, дия иде. Рөстәм күзләрен йомды һәм, сузып-сузып, берәү, икәү, өчәү... дип санарга тотынды. Ул уянганда, кич якынлашкан иде инде. Уяну белән, тәнендә ниндидер бер татлы рәхәтлек сизде. Кулларын- аякларын сузып, тәмләп киерелгән иде  —  дөп итеп җир-гә төште. Имгәнү-фәлән булмады, шулай да бераз җайсыз төште булса кирәк, чишмә янына чатанлап барды. Салкын су йокыны таратты. Ашыйсы килеп китте. Аз-азлап ки-мерә-кимерә, актык сохарилар да юкка чыктылар.Урман акрынлап караңгылыкка чумды. Бу вакыт Рөс-тәм абагалар янында иде инде. Әбисе аңа абага җиде төн ур-тасында чәчәк ата дигән иде. Яз көне, төннәр кыска чакта, җиде төн уртасы кайвакыт була икән? Теләсә кайчан бул-сын  —  барыбер түгелмени? Бу төнне Рөстәм йоклау түгел, күзләрен дә йоммаячак.Шулай уйланып утырганда, тәнгә салкынча җил бәр-де. Кайдадыр күктә каргалар чарылдады. Каты итеп күк күкрәде. Яшен яшьнәп, кара урман аша яп-якты тасма сы-зылып үтте. Ояларына ашыккан җәнлекләр чинавы ише-телде. Төнге янгын вакытында була торгандай ал яктылык ","111җәелде. Рөстәмне курку алды. Әмма аның куркуы кызык-сыну, хәйран калу белән катнаш иде. Шуңа күрә урманнан качу, кая булса да югалып тору Рөстәмнең башына да кер-мәде. Моңарчы һичкайда күрмәгән, ишетмәгән дәһшәтле гүзәллекне татудан туган хис иде бу. Агач яфраклары һәм үсемлекләр, алтынга манчылгандай, ялтырап яна башлады-лар. Бөтен әйләнә-тирә иснәп туйгысыз хуш ис белән тул-ды. Бер сүнеп, бер кабынып торган яшен яктысы күзләрне чагылдырды. Рөстәмнең күзләре дүрт булды: ул берничә абагада нәфис бриллиант кашларыдай җем-җем итеп тор-ган чәчәкләр күрде. Күз ачып, күз йомганчы, алар шундый үстеләр, чәчәктән яуган нурлар яктылыгында үлән арасына төшкән кечкенә генә инәне дә табарга мөмкин иде. Рөстәм бу тылсымлы чәчәкләрне ашыга-ашыга өзәргә тотынды. Аңарда комсызлык туды: тел астына гына кыстыру түгел, ул аларны учлап-учлап авызына тутырды һәм чәйнәми-нит-ми йота барды. Хәер, чәйнәргә кирәк тә түгел иде, чәчәкләр, авызга эләгү белән, пешеп өлгергән җиләктәй эределәр һәм үзләреннән-үзләре югала бардылар.Шуннан соң нәрсә булганын Рөстәм хәтерләми. Аның башы әйләнде: ул, хәлдән таеп, җиргә егылды.Кем сорый?Абага чәчәкләрен ашаганнан соң Рөстәм белән ул үзе дә аңлый алмаган хәл булды, һәрбер үсемлекнең, һәрбер гөл-чәчәкнең кеше әле өйрәнеп җитмәгән хосусияте бар. Әгәр дә фән, гыйлем табигать биргән барлык әйберләрнең дә серләренә төшенсә иде, электрик утлар, радио аша рәсемнәр тапшырулар, диңгез асларында корабларда йөзүләр генә тү-гел, хәзергә хыял җитмәслек могҗизалар туар иде. Шун-дый заман килер, зур-зур шәһәрне ел буена җылытырга бер каен агачындагы көч җитәчәк, хәзергә фән күзе төшмәгән нинди дә булса гап-гади үлән кешене картлык үлеменнән коткарачак, кешене үлемгә алып барган ютәл авыруыннан азат итәчәк... Рөстәм белми калды: төн буе яңгыр яуды. Ләкин яңгырның да, яшен яшьнәүләрнең дә абагага һичбер ","112бәйләнешләре юк иде. Абага чәчәкләренең тәэсире ашказа-ны аша Рөстәмнең бөтен тәненә таралды, яшь тәнгә үзгәреш кертеп аны изрәтте, йокыга талдырды. Рөстәм бер тәүлектән артыграк йоклады. Уяну белән, ул үзен шундый рәхәт, шундый җиңеләеп киткәндәй хис итте ки, урманнан ничек чыкканын да сизми калды. Ләкин күтәренке кәеф озакка бармады. Инде өйгә ничек кайтып керергә? Тамак ач, өс-баш чыланган. Шул абага артыннан җенләнеп йөреп, нихәтле дәрес калдырылды. Укытучы абыйларга нәрсә әйтергә? Пионер була торып ялганларга-мы? Әбиләр әкиятен тыңлап, могҗиза эзләргә урманга бар-дым, урманда яшәдем дияргәме? Шуны сөйләп, кеше көлде-рергәме? «Б» классындагы Өтер Вәли бигрәк тә рәхәтләнер инде: «ышанмагыз, малайлар, шуның сүзенә. Вечно мак-тана ул! Урманда кундым дип ялганлый. Әбисе кочагында чикләвек ашап яткан ул!»  —  дип көләр. Хурлыгы ни тора! «Чынлап та, үзең абага чәчәкләрен ашадым дисең, ә үзең  күренәсең... Ничек инде ул алай?»  —  дип, бүтән малайлар да теңкәгә тиеп бетәрләр. «Эх, әби, әби, сине тыңлап юләргә калдым!» Бу сүзләрне Рөстәм чын-чынлап әрнеп әйтте. Өйгә кайтып кергәч тә, ул иң элек әбине күрер, җен-пәриләрең-не күрмәдем, абага чәчәгеңне учлап-учлап ашадым... аша-сам да үзгәрмәдем: күрәм дә, күренәм дә», — дип ачынып сөйләр. Бу вакыт Рөстәм трамвайлар туктала торган урын-га килеп җиткән иде инде. Җәяү байтак киленде, килә-килә, өс-башы да кибәргә өлгерде. Почмакта портфельле бер иптәш басын тора иде. Рөстәм аның янына килде һәм:—  Абый, сәгать ничә?  —  дип сорады.Рөстәмнең соравы портфелле иптәшне сискәндереп җи-бәрде. Ул як-якка борылып карады, күзләрен уды, кул сә-гатенә күз салды һәм сөйләнә-сөйләнә китеп барды:—  Сәгать сигез... Ә кем сорый  —  белмим... Колагыма шулай чагылды, күрәсең...Рөстәм шатлыгыннан нишләргә белмәде. Сикерәсе, би-исе килде. Димәк, әби ялганламаган, хыял чынга әйләнде. Димәк, Рөстәм чынлап та күзгә күренмәс кеше булды. «Мө-","113гаен шулай микән? Теге иптәш сукыр түгел идеме?  —  дип, Рөстәм трамвай вагонына асылынган ике малай янына йө-гереп барып, дәверәк күренгәненең борынына чиертте. Чи-ертү яхшы ук каты булды күрәсең, малай:—  Нишләп син, Кылый, тик торганда борынга чиер-тәсең? Кутырым барын оныттыңмыни?  —  дип, юлдашына акырды һәм чалт итеп аның яңагына сукты.Рөстәмгә бу кызык тоелды. Башланган кыйнашта ул әтәчләнгән шук малайны җиңәргә булышты. Борын эчендә-ге кутырны шакшылыктан күреп, янә бер тапкыр авырткан борынга чиертте.Димәк, дөрес! Малайлар да аның күренмәс кеше булуын расладылар. Ул өйгә кайтырга ашыкты. Ләкин өй эчтән бик ле иде. Тәрәзәдән карап, әбисен күрде. Рөстәм башта тәрәзә чиертергә дә, «әби, ач!»  —  дип кычкырырга уйлаган иде, ләкин бу фикереннән тиз кайтты, бик ашыйсы килсә дә, ишек ачылганны көтәргә булды. Озак торып та көтә ал-магач, ишек дөбердәтте.—  Кем бар?Рестәм тиз таныды: әби тавышы иде бу. Инде кем дип җавап кайтарырга? Ул аптырап калды. Бераз дәшми тор-ганнан соң, тавышын үзгәртеп эндәште:—  Бу мин, мәктәптән килгән идем... Рөстәм кайтмады-мы?—  Юк, бәбкәм, юк. Кайтмады. Кем буласың? Атың ни-чек?  —  Әби ишек ачты. Шул арада Рөстәм өйгә кереп китте.—  Ай Алла, — диде әби,  —  кай арада күздән югалды... Ишек ачып та, сораучыны күрмәгәнгә гаҗәпләнеп, сөй-ләнә-сөйләнә, Рөстәм басып торган бүлмәгә әйләнеп керде. Нәрсәдер карады да, яңадан чыкты, тагын керде. Ул йо-мышын — эшлисе эшен онытты. Рөстәм, әби чыгып китүгә, шкаф тирәсендә актарына башлады. Икмәккә май якканда, кулыннан пычагы зыңгылдап идәнгә төшеп китте. Тавышка әби керде һәм идәндә яткан пычакны алып куйды.—  Күселәр ияләшә башлады ахырысы. Мәче алып кай-тырга кирәк.  —  Рөстәм әбинең бу сүзләреннән чак кына ","114кычкырып көлеп җибәрмәде. «Мин ашаган майны да күсе-гә сылтарлар микән?»,  —  дип, ул туйганчы ашады. Кухняга чыгып, әбинең күз алдында йотлыга-йотлыга су эчте. Чү-меч не куйганда, янә тавыш чыгарды. Әби табагач алды һәм өстәл астына иелде:—  Ышыту ышыт, нәләт суккырлары!Рөстәм, кычкырып көлмәс өчен, телен тешләде. Өстәл артына утырып, әлеге мәгълүм язуны язды. Аны китап эче-нә салды да дәресләрен карарга кереште...«Саубул, Казан!»Өлкән начальник белән сөйләшү Рөстәмне катгый бер карарга китерде: ул бүген үк, хәзер үк китәргә бул ды. Бар-лык радиолар, барлык газеталар, Ватан өстендә куркы-ныч шәүлә йөри, дип кычкырып торалар. Күзгә күренмәс Рөстәм шушындый дәһшәтле көннәрдә Ка занда яшәсенме? Фашистларга каршы көрәшер өчен, фронтка китмәсенме? Китә ул, китә. Рөстәм элек «фа шист» сүзен аңлап җиткер-ми иде, ул бары тик аның ниндидер әшәке сүз икәнен генә аңлый иде. Сугыш Рөс тәмгә «фашист» сүзенең мәгънәсен ачты. «Фашист» дип әйткәндә, ул бомбага тотылган кала-ларны, яндырылган авылларны, бишекләрдә үтерелгән күк-рәк балаларын, үзе яратып укыган китапларның учакларда яндырылу ларын күрде.Караңгы төшкән иде инде. Рөстәм, дөнья хәсрәтен бер ялгызы күтәреп баргандай, башын түбән иеп, авыр атлап, вокзалга таба юнәлде. Вокзал үзе дә, аның ал дындагы бак-ча да, тротуарлар да халык белән тулы иде. Рөстәм тонык ай нурлары астында шуларны күзә теп йөрде. Менә балалы семьялар. Алар каядыр күчеп баралар. Эшкәме? Әллә бом-бага тотылган шәһәрләр дән күчеп киләләрме? Бәлки, шу-лайдыр да.«Менә шул инде ул сугыш...»  —  дип уйлады Рөстәм. Әнә дүрт-биш яшьлек кыз бала, башын ташка куеп, кур-чагын кочаклап, татлы йокыга талган. Аның белән янәшә алты-җиде яшьлек ир бала капчыкка тотынып тора. Аны ","115йокы изә: ул күзләрен йома, башы капчык өстенә авып төшә. «Йоклама,  Фәрит,  йоклама, бәгырем»,  —  дип, аның янына бер хатын йөгереп килә. «Йок лама, капчыгыңны ал-дырырсың. Озакламый билет бирә башлыйлар»,  —  дип, ха-тын янә каядыр чабып китә.Рөстәм, шулардан күзләрен ала алмыйча, бик озак ка-рап тора, малайның капчыгын саклаша. Төне буе ул шу-лай йөреп чыкты. Таң алдында кешеләрнең «Мәскәү поезды кайчан була?» дип үзара сөйләшүләре, соңрак че моданнар күтәреп, берсен берсе этә-төртә вагоннарга сибелүләре аны да ашыктырды. Рөстәм пассажир лар арасында үзенә та-ныш Яков Михайловичны  —  өл кән начальникны күрде һәм, шуңа куанып, ул кергән вагонга керде. Бу  —  йомшак урын-нар вагоны иде.Рөстәм, пассажирларга комачауламас өчен, кеше аз рак йөргән тәрәзә янына килеп басты. Озакламый поезд куз-галды. Рөстәм тәрәзә аша күреп һәм ишетеп торды  —  оза-тучыларның кулларында  яулыклар җилфердәделәр,  кай-сыдыр: «Исән-сау йөреп кайт!»  —  дип кычкырды, кемдер елап җибәрде. Яшь кенә бер кыз, нишләп мине ташлап кал-дырасың дигәндәй, әллә әтисен, әллә абый сын, әллә бүтән берәр якын кешесен куып җитәргә те ләгән кебек, поезд белән янәшә чабып барды. Рөстәм, тәрәзә аша сузылып, аңа кул изәде, кулы күренмәүне хәтерләп, кемнеңдер фураж-касын алды һәм шуны селки башлады. Фуражканың вагон янында һавада йөзеп баруы кызны туктап калырга мәҗбүр итте. «Могҗиза лы» фуражканы вагонда баручыларның да кайберләре күрделәр. Фуражка шаккатып басып торган ия-сенең башына яңадан килеп утыргач, кешеләр гаҗәпкә кал-дылар, фуражка иясе турында, безнең вагонда күз буу чы артист, гипнотизёр, иллюзионист бара, дип сөйләшә башла-дылар.Рөстәм тәрәзә янында иде әле. Ул Кремльне күрде һәм авыз эченнән: «Сау бул, Казан!»  —  диде. Мәктәп тә ятланган шигырь искә төште һәм ишетелер-ишетелмәс тавыш белән шуны көйләргә тотынды:","116Сау бул инде, хуш, бәхил бул, и минем туган җирем.Мин болай, шулай итәм дип, төрле уй корган җирем;Хуш, гомер иткән шәһәр, инде еракта калдыгыз —Аһ, таныш йортлар, тәмам күздән дә сез югалдыгыз.«Расад»Сталинградчылар үлемнең нәрсә икәнен белмичә, дөре-се  —  үлемне белергә дә теләмичә, аннан курыкмыйча су-гыштылар, дошман уты өзлексез рәвештә явып торса да, совет баһадирлары постларын ташламадылар. Билләренә гранаталар аскан хәлдә, танк астына таш ланып, танк белән бергә һәлак булдылар, әмма дошман гаскәрләрен алга җи-бәрмәделәр.Сталинградчылар белән бергә Рөстәм дә сугышта, кат-нашты, ләкин сугыштан ул, җиңелчә яраланып, бик тиз чыкты. Аның сул аягын шаян пуля чеметеп узды, ләкин ул үзе бер генә немецны да үтерә алмады.Ул, аксый-аксый, читкә китеп утырды. Яралану аны нык уйланырга мәҗбүр итте. Докторларга күренә ал мау, ярасын үзенә бәйләргә туры килү, аксау һәм сыз лаулар аны бик аз пошындырдылар. Ул ялгызлыктан сызланды, сугыш-ка кереп тә, анда үзенә эш таба ал мауга борчылды. Болай бит бер дә юкка үлүең мөмкин. Бу шаян пулясы каян килеп эләкте тагын... Әрнетүенә түзәр хәл юк. Кычкырып ела-саң, җиңелрәк тә булыр иде, бәлки, ләкин ярамый. Түзәргә кирәк. Аягы өзелгән командир акыру түгел, ыңгырашмады да, тешләрен ге нә шыгырдатты.Ике-өч көн уйланып йөри торгач, Рөстәм разведчик-лар блиндажына килеп эләкте һәм шунда тыңлаган сүзләр йогынтысында немецларга каршы немецлар ягына чыгып көрәшергә карар итте.Бу куркынычлы сәфәргә ул кич белән кузгалды. Аның бәхетенә каршы, сугыш тынган чак иде, бары тик уяулык-ны сиздерер өчен генә, кемнәрдер сирәк-мирәк аткалап куя-лар иде. Рөстәм, миналаштырылган сукмак ларга яки кыр-","117ларга эләкмәс өчен, саклана-саклана, юлның уртасыннан атлап барды. Пулялар сызгырганда, ятып ял итте. Төнлә белән кырларга прожекторлардан якты тас малар төште, һа-вага аллы-гөлле гирляндалар асылды һәм ракеталар очты, күккә таба чаткылар сыман утлы пулялар сибелде.Таң атканда, Рөстәм немецлар тылында иде инде. Ул ике юл чатында блиндаж янында суярга ашатылган чучка-дай симез, чиертсәң каны чәчрәп чыгарга әзер торган, бүр-тенгән йөзле немец офицерын очратты. Рөс тәм пистолетын чыгарды һәм, моңарчы күргән барлык газап-михнәтләр өчен ачу кайтарырга теләп, офицерга атып җибәрде. Офицер, ки-селгән агачтай, җиргә ауды. Рөстәм блиндажга керде, анда кәгазь кисәгенә: «Мин үтердем. Партизан Расад»,  —  дип язды һәм аны үтерел гән немец офицерының кесәсенә салды.«Һәрбер кызылармеец берәр немец солдатын үтерсә дә, сугыш күптән беткән булыр иде». Бу җөмләне Рөстәм фронтка килгәч ишетте. Хәзер ул аны яңадан хәтерләде һәм үзендә тирән канәгатьләнү сизде. Ләкин бу канәгатьләнү озакка бармады. Күзгә телеграмм бага насына кадакланган фанер тактасы чагылды. Ул блин дажга кайтты һәм: «Мо-нысы Фатих абый өчен!»  —  дип, тагын бер немецны атып үтерде.Рөстәм Асадуллин ничек эш итәргә кирәклекне хәзер яхшы аңлый иде. Җае чыккан саен, ул исәпне арттыра тор-ды, һәм «партизан Расад» сүзләре немецлар арасын да телгә дә керә башлады инде.Төннәрдән бер төнне безнең каһарманыбыз снаряд лар төягән һәм юлга чыгарга әзер торган немец маши наларын очратты. Ул ике-өч сәгать буена шул колонна тирәсендә чу-алды һәм, кулларын авырттыра-авырттыра, баллоннарның кайсын кисеп, кайсын тишеп, колон наны сафтан чыгарды. Алгы машинаның бозык тәгәр мәченә гадәтенчә «Партизан Расад» дип язу тыгып кал дырды.Бу искиткеч вакыйганы тикшерергә ниндидер усал пол-ковник килде. Ул кемнедер тиргәде, кемнедер кулга алырга кушты, кемнедер тотып яңаклады. Немецларны үзара кый-","118наштыру Рөстәмгә кызык тоелды, аның кәе фе килде. Ул «партизан Расад» дигән язу кисәген әлеге полковникның кесәсенә салды һәм аңа атып җибәрде.— Тотыгыз! Бәйләгез!— Атыгыз!  —  дип акыру-бакыру китте, шау-шу куз-галды. Ләкин кемне тотарга, кемне бәйләргә, кемне атарга белмәделәр. Берсе икенчесеннән шикләнде. Җә рәхәтләнгән полковник кесәсеннән дәһшәтле язу килеп чыккач, берәм-берәм сыздырта башладылар.Полковникка  бүтән  пуля  кирәк түгел  иде инде.  Ул, «пар тизан» сүзен ишетүгә, йөрәк ярылуыннан үлде.Немецлар арасында йөрүдән, алар белән бер өйдә, бер блиндажда бергә кунып, юк-бар сүзләрне тыңлап ятудан Рөстәм тиз туйды. Ул үз ана телен, үз ана теле кебек үк якын тоелган рус телен сагынды. Аның бу якын телләрдә җыр, музыка, сүз ишетәсе килде. Сагы ну, юксыну көн саен көчәйде. Хәзер инде мәктәп, андагы шау-шулы тәнәфес вакытлары,  күмәк уеннар,  ай саен ясала торган кичәләр көн кебек Рөстәмнең  күз алдында торалар, Рөстәмнең кү-ңе ле Казанга тартыла иде. Ул, төннәрен йоклый алмыйча, торып утырып, шуларны уйлый, әти-әнисен күргән, әби-се янында  әкият тыңлаган кебек була, Яков Михайлович-ны искә төшерә иде. Немец солдатлары үзләренең немец-ча лыгырдаула ры белән аның татлы уйларын бозганда, ул чын-чынлап ачулана һәм кулына нәрсә эләксә, шуның белән фриц ларның башларына кундыра иде.Хискә, хыялга бирелгән шушындый төннәрнең бе рендә Рөстәм түзмәде:—  Шауласын, гөрләсен безнең җыр...  —  дип кычкырып җырлап җибәрде.Немец офицеры Ганс йокламый иде әле  —  аны курку алды. Башта ул юрганын башыннан ук каплап, гүяки җыр-ның иясен күрүдән куркып, томаланып ятты, колак ларын учы белән каплады, ләкин җыр тынмады, кире сенчә, тагы да куәтлерәк яңгыраган кебек тоелды. Ганс ачык хәтерли: өйдә ул бүген иң соңгы кеше булып ятты, ишекне дә үзе ","119бикләде. Бу ят җыр кайдан соң? Ул юр ган читен күтәреп, күз кырые белән генә карап алды. Ләкин өй эче караңгы иде. Гансны бизгәк тота башлады; ул, калтыранган кулы белән мендәр астына сузылып, пистолет алды һәм «немец офицерының ышанычлы дусты фәкать пистолет кына» ди-гән үгет-нәсыйхәтне хә терләп, җыр ишетелгән якка атып җибәрде.Мылтык тавышына бүтәннәр дә уяндылар һәм, акыл дан шашкан кешеләр шикелле, ярым ялангач хәлдә ишегалды-на йөгереп чыктылар. Ганс эшнең нәрсәдә икәнен аңлатып биргәч, яңадан өйгә кереп яттылар, җырдан курыккан офи-цердан көлешеп алдылар.—  Партизаннар  синең  төшеңә  дә  керә  башладылар инде,  —  диделәр.Пуля Рөстәмнең җиңен тишеп үтте, ә үзе ул бу көтел-мәгән кинәт атудан әллә сакланганга, идәнгә мәтәлеп төш те. Җыр бүленеп калды, һәм бу хәл Рөстәмнең ачуын кабарт-ты. «Җырга атасыз, җырны атып үтермәкче була сыз...»  — дип, ул өйдән чыкты, көндез баскыч астына яшереп куйган гранаталарны капшап эзләргә кереште. Бүген ул иртә белән немец солдатларының граната ыргытуларын карап торган иде, шуннан кайтышлый, ике гранатаны баскыч астына куеп, миңа да бу коралны өйрәнергә кирәк дип уйлаган иде. Менә алар хәзер кирәк тә булып чыктылар. Ул өй ишеген киң итеп ачып куйды да:—  Шауласын, гөрләсен безнең җыр...  —  дип җырлый- җырлый, гранаталарны өй эченә ыргытты. Каты шартлау һаваны тетрәтте.Партизаннар янындаРөстәм килеп кушылган партизаннар отряды илле-алт мыш кешедән гыйбарәт һәм фронттан шактый ерак та торып, бары тик зур эшләр буенча гына хәрәкәт итә иде. Ул күперләр вата, эшелоннар шартлата һәм юлларны ми-налаштыра, дошман гаскәрләренең хәрәкәтен өйрәнә һәм мөһим үзгәрешләр булганда  —  шул турыда Кызыл Армия ","120командованиесенә хәбәр бирә. Отряд, Женялар мәгарәсе шикелле үк, кеше аягы басмаслык җирдә һәм белмәгән ке-шегә килеп йөрүе кыен һәм кур кыныч тоелган ике тау ара-сында урнашкан.Партизаннар арасында элекке укымышлылар да бар: директорлар, гыйльми эшчеләр һәм укытучылар. Бу нәр-сә аларның тормышларында да сизелә. Отряд взводларга бүленгән, һәр взводның нык эшләнгән һәм җыйнак блин-даж-йорты бар, йортлар арасында телефон уздырылган.Рөстәм баштагы ике көнне танышып, кунак булып йөр-де. Отряд мул яши иде, аның хәтта үз көтүе дә бар.Ләкин безнең каһарманыбыз, кухнядан бигрәк, «Дядя эфир» дип аталган партизан Иван Владимирович блин дажын яратты. Беренчедән, бүтән блиндажларга кара ганда, аның блиндажында иркен; икенчедән, монда радио бар. Элекке урта мәктәп директоры Иван Влади мирович  —  бүгенге көн-не партизан «Дядя эфир» отряд ның радисты да, аяк киеме тегүчесе дә һәм кирәк чакта пулемётчысы да икән.Рөстәм иртә-кич радио тыңлады һәм шунда ук бү тән партизаннар белән дә танышты.Отряд начальнигын күргәч, Рөстәм аның команда пунк-ты  дип  аталган  блиндажына  күчте.  Начальникны  монда «Батя» дип йөриләр, мин, телебезчә булсын өчен, «Атакай» дип алам. Элек ул партиянең район комитеты секретаре бу-лып эшләгән һәм, немецлар килә башла гач, әлеге отрядны оештырып, урманда калган.Рөстәм «Атакай»ның йөзенә карады һәм анда үз әтисе йөзенә охшаш сызыклар тапты: аның кебек үк озын буйлы, ачык шат йөзле, хәтта каләм очлаганда яки берәр нәрсә яз-ганда тел очын чыгарып күрсәтү гадәтләре дә бар һәм кара күзләре дә, авыр сорауга җа вап биргәндә, әтисе күзләре ке-бек үк, аз гына кысылып куялар. Бу, бәлки, Рөстәмгә генә шулай тоелгандыр. Бәлки, ул күрәсе килгән әтисен күңе-ленә ятышлы ке шегә охшатырга теләгәндер.Рөстәм команда пунктына килеп кергәндә, «Ата кай», взвод командирларын җыеп, эш бүлә иде. Һәрбер коман-","121дир, исеме чыккан саен, Кызыл Армиядәгечә, ая гүрә торып басты һәм эш-задание тыңлап беткәннән соң: «Есть!»  —  дип җавап кайтарды. Беренче взводка «тел» табу тапшырылды.Милли-мәдәни һәм тарихи мирасы быздан «Тел»  — сугышта дошман серләрен сөйләтү өчен махсус кулга төшерелгән әсир.—  Ләкин гади «тел» түгел,  —  дип аңлатты «Ата кай»,  — безгә штабта эшләгән яки штаб тирәсендә әй ләнгән, коман-дование планнары белән таныш булган офицер дәрәҗәсен-дәге «тел» кирәк.Икенче взводка тимерьюлга разведка ясау, поезд ларның килү-китү вакытларын өйрәнү һәм миналар кую урынын төгәлләү эше йөкләнде. Өченче взвод сул як шоссе юлында-гы күперне шартлатырга тиеш иде.Рөстәмгә болар һәммәсе дә кызык тоелды. Әгәр өчкә ярылырга мөмкин булса иде, ул өч взводның өче се белән дә барыр иде. Дошман штабына кереп, менә дигән «тел» дә табар иде, ярдәмгә взвод хәтле взвод булганда, офицер тү-гел, хәтта полковникны да өстерәп китерер иде, тимерьюл разведкасы белән дә чыгар иде, күпер шартлату эшенә дә катнашыр иде.Киңәшмә таралганда, Рөстәм кемнәр белән бару мәсь-ә ләсен хәл кылмаган иде әле. Аңа «Тиктормас» ку шаматы алган тәбәнәк буйлы, ләкин гаять тере яшь партизан оша-ды. Ул кая барса, мин дә шунда, дип уй лады Рөстәм һәм аның белән бергә барырга булды.Ләкин «Тиктормас» икенче взвод сугышчысы булып чыкты, ә икенче взводка тимерьюлга бару эше тапшы-рылган иде. Рөстәм борынын салындырды. Ул тынгы сыз «Тиктормас» батыр мондый вак эшкә бармас, күпер шарт-","122латырга барыр дип көткән иде. Шулай да биргән сүзеннән кайтмады.Операциягә  алар  өчәү  чыктылар  —  Рөстәм,  «Тиктор-мас» һәм Тимофей Николаевич исемле тагын бер парти зан. Партизаннар, отрядның кайда урнашуын дошман га сиздер-мәс өчен, операциягә караңгыда чыгып китәргә һәм караң-гыда кайтып керергә тиешләр иде. Отрядта шундый тәртип куелган иде, Рөстәмнәр дә урманнан төнлә белән чыктылар.Таң атканда инде алар, тимерьюл тирәсендәге куак-лыкка барып җитеп, күзәтергә уңай табылган җиргә пос-каннар иде.Томан эреп югала башлады. Алда еракка китеп югалган көмеш җепләрдәй тимерьюл рельслары ялты рыйлар, артта сазлыкта бакалар бакылдавы ишетелә.Разведчиклар иң элек бер ярты сәгать чамасы әй ләнә-тирәне өйрәнделәр, күзгә чагылган һәрбер әйберне билгегә алдылар һәм, берьюлы икәү күз талдырмас өчен, нәүбәтлә-шеп-нәүбәтләшеп күзәтергә булдылар. Хәзер «Тиктормас» ял итеп алырга, ә Тимофей Никола евич күзәтергә тиеш иде. Ләкин «Тиктормас» урын җай лап ятса да, тынычлык сак-лый алмады: әле бер ягына, әле икенче ягына борылды һәм еракта күренгән стан циягә күз текәп пышылдарга тотынды:—  Ике ел элек,— диде ул,— менә шушы юлдан ми нем кебек совет яшьләре Мәскәүгә, Ленинградка, Киев ка, Ка-занга укырга китәләр иде. Шушы юлдан безнең эшчеләр, колхозчылар һәм хезмәткәрләр, илнең хуҗа лары булып, Кырымга, Кавказга курортларга баралар иде. Шушы юлдан товар төягән составлар узалар иде... Ә бүген немец танкла-ры, немец солдатлары уза... Шу ны күреп, ничек йоклыйм, ди, Тимофей Николаевич?! Йоклый алмыйм мин. Булмаса, син ят...Тимофей Николаевич дәшмәде, бары бик тирән итеп сулады гына.— Мин инде хәзер, институтны бетереп, мәктәптә укы-тыр идем. Балалар укытудан да изге нәрсә юк дип беләм мин. Синеңчә ничек, Тимофей Николаевич?","123— Син нәрсә монда эчемне пошырып хыял итәргә кил-деңме, әллә разведкагамы? Я үзең йокла, я миңа хәл җы-ярга бир.— Йокла, йокла, кешенең ярты гомере йоклап уза, сиңа шул да аз, күрәсең... Сугыш бетте, дисәләр, син нишләр идең, Тимофей Николаевич, ә? Мөгаен, бер ат нага йокларга ятар идең...— Туктыйсыңмы, юкмы?  —  Тимофей Николаевич учла-ры белән колакларын каплады, ләкин үзе сорау биргәнне сизми дә калды:  —  Ә син нишләр идең?— Минме? Мин,  —  диде «Тиктормас»,  —  бер атна бу ена йокламас идем, өйдәгеләргә дә йокы бирмәс идем, әти-әни-ем белән, сеңелем белән гел сөйләшеп кенә утырыр идем. Минем Эся, Эсенька исемле сеңелем бар, миннән ул алты яшьтә калды, быел мәктәпкә барырга тиеш иде. Беләсеңме, Тимофей Николаевич, алты яшь лек Эсенька, сугыш баш-ланганны ишеткәч: «Кирәкми, сугыш кирәкми!» дип иле-реп еларга кереште. Әле дә күз алдымда тора. Эх, исән бул-са, сугыштан соң мин аны уч өстендә йөртер идем...Тимофей Николаевич ни өчендер борынын тартты һәм инәлде:—  Сөйләнмә, йөрәкне әрнетәсең... Минем балаларым бар. Сөйләшмичә генә искә төшерик...Рөстәм дә өен сагынды, әти-әнисен, мәктәбен һәм укы-тучыларын күргән кебек булды. Үзен дәрескә бар гандай хис итте. Быел ул җиденче класста булыр иде инде.Ул, эче пошып, яткан урыныннан торды һәм аз гына йөреп кайту уе белән, тимерьюлга таба китте, анда барып җиткәч, шпалдан шпалга сикерде, шулай уйный-уйный, станциягә якынлашты. Стрелочник будкасы оч рады. Будка янында күкрәгенә автомат аскан немец солдаты басып тора иде. Рөстәм аңа тимәде, ләкин түзә алмады  —  битенә төке-реп узды.Менә станция. Биналар кайсы ишелгән, кайсы ян ган. Рөстәм тирәли сакчылар йөреп торган составларны карап чыкты, анда төялгән туп, танкларны санады һәм куен дәф-","124тәренә ниләрдер язып куйды. Аннары блиндаж сыман под-валга керде. Бу станция комендантының ку ышы икән.Рөстәм килеп кергәндә, немец коменданты, алдын-да яткан дәфтәргә карап, телефон аша сөйләшә иде. Сүз 1431 номерлы эшелонның кайчан килүе турында бара иде. Рөстәм үз дәфтәренә комендант дәфтәреннән кү чермәләр ясады, бу станциядән узарга тиешле состав ларның номер-ларын язып алды.Аннары ул икенче бер бинага керде һәм анда немец те-леграфистының аппарат янында, бармак басып, ни дер ты-кылдатып утыруын күрде. Аның янына килеп карап торды. Түзмәде  —  телеграфистның  аппарат  өстен дәге  бармагына басты. Гомерендә беренче тапкыр очра ган бу хәлгә теле-графист аптырап калды. Рөстәм тагын басты, тагын алды, тагын басты... Немец, күзләрен акайтып, як-ягына карады, бармакларын аппараттан алган иде, аппарат, колакка ят ишетелгән нокталар һәм сызыклар ясап, «тек, тек, тик, тик» тыкылдый бирде. Рөстәм куркынган телеграфистның алдына «Гомерең кыска синең. Шуны беләсеңме, юкмы? Моны сиңа мин  —  партизан Расад әйтәм» дигән язу куеп чы гып китте.Чокырлы-чакырлы перронда ул стенага кадаклан ган не-мец газетасын күрде. Кайбер мәкаләләрне укып көлде һәм асларына «ялган», «ялган» дип язып куйды. Ишек янында кыңгырау-колокол асылынып тора иде. Нишләргә белмәгән Рөстәм берөзлексез шуны сугарга тотынды. Тавышка халык җыела башлады. Ул да бул мады, Рөстәм күзенә чалынган паровозга йөгереп мен де һәм, әтисе алып кайткан уенчык паровозны хәтерләп, бертуктаусыз сызгыртырга кереште. Машинист: «Бу ни хәл?»  —  дип, сызгыртуны туктатты һәм ишек янына килеп басты. Рөстәм бөтен көченә аны түбәнгә этеп җи бәрде һәм яңадай сызгырта башлады. Ләкин ул мо-ның белән генә калмады, ни булса шул булыр дип, рычаг-ларның берсенә басты, паровоз, көрсенеп куеп, урынын нан кузгалды, ә Рөстәм сикереп төште.","125Бу вакыт:—  Тукта, кая барасың? Ник кузгалдың?  —  дип, па ро-возга таба станция начальнигы йөгереп килә иде инде.  —Хәзер ашыгыч состав уза...Рөстәм, бар инде хәзер, туктатып кара дип, эчтән көл-де дә икенче якка, «Тиктормас»лар янына кайтып китте. Будкага килеп җитәрәк, ул поезд килгән тавыш ишетте, стрелка янында баягы немец солдатын күрде. Поезд менә күренә дә башлады инде. Рөстәм солдат яны на килеп бас-ты. Аның поездны якыннан ук күрәсе, нәр сә алып кил-гәнен беләсе килде. Ләкин поезд стрелкага килеп җитәр-гә егерме-утыз метр калганда, Рөстәм солдатның күкрә-генә атты һәм стрелканы борды, һушын югалткан солдат стрелка  рычагына  асылынып  калды,  немец  автомашина-лары белән шыгрым тулган состав кызу узып китте. Эше-лон бу станциядә туктамаска тиеш иде, ләкин 5 минут үт-кәндерме-юкмы  —  Рөстәм  бер  составның  икенче  составка бәрелүен, зыңгылдаган ме талл, сынган агач тавышлары һәм ыңгырашулар ишетте.Рөстәм «Тиктормас»лар янына килеп, «Атакай»га хат язды, хатка станциядә ясалган күчермәләрне һәм бү тән мәгъ лүматларны кушты. Хатның ахырына: «Бүген мин монда кечкенә генә крушение ясадым. «Тиктормас» сөй-ләр»,  —  дип өстәде һәм «партизан Расад» дип имзасын керт-те. Хатны «Тиктормас» янына куйды.Икенче көнне станциягә совет бомбардировщиклары очып килделәр һәм анда булган составларны бомбага тот-тылар.«Атакай», күпме генә тырышса да, Расад турында бер-төр ле дә мәгълүмат ала алмады. Аны күрергә, аның белән бәйләнеш тотарга ул үзенең кешеләрен дә җибәреп карады. «Тиктормас» хәтта район шәһәренә дә барып кайтты. Кеше-ләр аңа:—  Ишеткәнебез бар, әмма күргәнебез юк,  —  диделәр.— Үткән атнаны,  —  диде берәү,  —  немецлар сводка тап-шырганда, кемдер берничә тапкыр: «Ышанмагыз, ялган ","126бу»,  —  дип кычкырды. Шул Расад түгел иде микән? Немец-лар бик эзлиләр, әмма ул тоттырмый, ди.бүртенгән йөзле  —  кабарган йөзле  —  с набухшим лицомсафтан чыгарды  —  эштән чыгарды  —  выбил из строянәүбәтләшеп-нәүбәтләшеп  —  чиратлашып  —  по очередикуыш  —  биредә: яши торган урын  —  здесь: жилище1. Рөстәмнең хыялы нинди? Ул кая китәргә тели? Хыялы чын-га ашамы?2. Ни өчен фашистлар Рөстәмнән куркалар?3. Әсәрне фантастик әсәр дип әйтеп буламы? Ни өчен? Фике-реңне дәлиллә.Фәнис ЯруллинАНА(Баллада)Авыру ана ята түшәктә,Йөзе сулган, тәне ябыккан.Өмет итми шифа-дарулар Тормыш дигән олы табиптан.Үтәсе юл инде үтелгән,Күрәселәр бар да күрелгән. Кузгаталмас кебек ананы Һичнәрсә дә яткан җиреннән.Очып килә шулчак диңгездән Бер акчарлак тәрәз каршына:—  Әй ана,  —  ди,  —  очыйк диңгезгә, Бу җирләрдә һава тар сиңа. Авыруларың суга салырсың, Давыллардан гайрәт алырсың. Канатыма минем атланып, Юлларга чык әйдә, шатланып.Безнең якта сулар шифалы.Авыру белмәс тәнең һичкайчан.?C","127Бик аз калган шушы гомереңне Үзең өчен яшә, ичмасам.Акчарлакка ана эндәшә:—  Матурдыр да диңгез илләре,Ерак юлга ләкин чыгарга Калмады бит тәннең егәре.Кузгатмас мине урыннан,Ялынса да килеп фәрештәм.Якынайды инде әҗәлем,Аяк тавышын аның ишетәм.Диңгезләргә очкач акчарлак.Тәрәзәгә килә сандугач:—  Барыйк,  —  ди ул,  —  гөлләр иленә,Юлга чыгыйк, ана, таң тугач.Саф чишмәләр күп,  —  ди,  —  илемдә.Матур җырлар  —  кошлар телендә.Синең өчен булыр барсы да,Ашык әйдә бәхетең каршына.—  Барыйк,  —  ди ул,  —  гөлләр иленә,Юлга чыгыйк, ана, таң тугач.Саф чишмәләр күп,  —  ди,  —  илемдә.Матур җырлар  —  кошлар телендә.Синең өчен булыр барсы да,Ашык әйдә бәхетең каршына.Сандугачка ана эндәшә:—  Әйбәттер дә чәчәк илләре,Ерак юлга ләкин чыгарга Калмады шул тәннең егәре.Тора алмам яткан җиремнән,Чакырса да килеп фәрештәм.Якынайды инде әҗәлем,Аяк тавышын аның ишетәм.Үз иленә очкач сандугач,Тәрәзәне ачып җил керә.Карт анага улы турында Ул бик авыр хәбәр китерә.","128Ишеткәчтен яман хәбәрне,Торып баса ана шул ара.Баласына килгән җил-давыл Түшәгеннән аны кубара.егәр  —  көч  —  силакубара  —  торгыза, күтәрә  —  поднимает1. Акчарлак һәм сандугачка ана нәрсә ди? Улы турындагы хә-бәрне ул ничек кабул итә?2. Әсәрнең баллада булуын дәлиллә.Риза ИшморатҮЛМӘС ҖЫР(Героик-романтик драма) ӨЧ ПӘРДӘДӘКАТНАШАЛАР:Муса Җәлил  —  шагыйрь, 35 яшендә.Әминә  —  аның хатыны, 28 яшендә.Абдулла Алиш  —  язучы, 32 яшендә.Янгузов Шәкүр  —  редактор, 38—40 яшьләрдә.Алексеев Алексей  —  журналист, 40 яшьтә.Батыршин Кәрим  —  20 яшьтә.Рәхим Саттаров  —  29 яшьтә.Хәсәнов Зиннәт  —  32 яшьтә.Андре Тиммерманс  —  Бельгия партизаны, 32 яшьтә. Алмашев Гайфи  —  ак эмигрант, татар легионының җитәкчесе, «Идел-Урал» газетасы редакторы, 55 яшьтә.Фон Унгляуб  —  аның ярдәмчесе, 45 яшьтә.Немец солдатлары.Вакыйга Бөек Ватан сугышы көннәрендә, 1941—1944 елларда бара.?C","129БЕРЕНЧЕ ПӘРДӘI КАРТИНА1942 ел. Август. Төн. Тимерчыбыклар белән уратып алынган хәрби әсирләр лагере. Тимерчыбыклар артында М у с а н ы ң йөзе күренә. Аны прожекторлар яктырта. Өстендә ертылып беткән гимнастёрка. Бите һәм куллары канлы. Куллары белән тимерчыбыкка тотынган.Муса.Кичер мине, илем, синең бөек Исемең белән килеп сугышка,Данлы үлем белән күмәлмәдем Бу тәнемне соңгы сулышта.Юк, мин сине тузан бөртегедәй Сансыз гомерем өчен сатмадым.Волхов шаһит: изге сугыш антынСоң чиккәчә керсез сакладым.Язмыш көлде, үлем кагылмыйча Үтте яннан минем тирәләп.Нишлим, нишлим, соңгы минутымдаПистолетым итте хыянәт!Нишлим, сугыш дустым-пистолетымСоңгы сүздән кинәт баш тартты.Богау салды дошман кулларыма һәм хурлыклы юлдан атлатты.Тик бер өмит, дуслар, сезнең сафта Табар соңгы көрәш теләген,Яраланган, ләкин тар коллыкка Баш имәгән керсез йөрәгем.Прожектор сүнә.","130II КАРТИНААлмашев кабинеты. Сул якта  —  өстәл, тәрәзә. Уң якта  —  тыштан керә торган ишек. Диван, урындыклар. Пәрдә ачылганда, А л м а ш е в теле-фоннан сөйләшә.Алмашев (ачу белән). Нинди башбаштаклык ул ба-тальоннарда? Төшенмисез? Фюрер портреты кайда? Бел-мисез? Мерзавец! Әрәм тамак! Портретны бәдрәфкә кер теп ташлаганнар...У н г л я у б керә. Алар исәнләшәләр.Иртәгә иртән сәгать унга килерсез! (Трубканы куя.) Я, ни чек?У н г л я у б. Бар да булды. (Пакет бирә.)А лм а ше в (конвертны ертып, фоторәсемнәр ала). Бу башка мәсьәлә. (Рәсемнәргә карап, Унгляубка.) О, ул ярый-сы гына чибәр хатын икән.У н г л я у б. Инде эш сездә калды.А л м а ш е в. Борчылмагыз, һер Унгляуб... (Бер папка алып.) Муса Җәлил... (Фоторәсемнәрне папкага куя.) Хә-зер инде эшкә тотынырга була. (Телефонга.)  Хәрби әсир-ләрне минем янга.У н г л я у б. Фюрерның приказы буенча, татар легионы ике ай эчендә оешып беткән булырга тиеш.А л м а ш е в. Алты ай дигәннәр иде бит.У н г л я у б. Баш командованиегә солдатлар кирәк. Фю-рер сугышны уңай якка хәл итәрлек зур удар ясарга  —  Ста-линград өчен реванш алырга җыена. Аңладыгыз? Та тарлар үзләренең азат һәм мөстәкыйль «Идел-Урал» дәү ләте өчен җаннарын да аямыйча сугышырга тиешләр.А л м а ш е в. Ләкин аларның күбесе үзләренең милли вазифалары нидән гыйбарәт икәнен аңламый.У н г л я у б. Легионга бармаучыларга концлагерь  —  Бу-хенвальд...","131«Идел-Урал» легионы  —  Икенче  бөтендөнья су гышы вакытында Германиянең Кораллы көчләре составында әсир ителгән татар, башкорт һәм башка халыклар вәкилләреннән оештырылган хәрби часть. 12 атнага сузылган әзерлектән соң легионерларны кыр батальоннарына җыялар. Һәр батальонда 950 гә якын легионер һәм 27 немец булган.Легион составында антифашист яшерен төр-кемнәр эш иткән. Алар дошман ягыннан Совет Ар-миясе ягына чыгарга өндәгән агитация үткәргән. Муса Җәлил шундый яшерен оешмаларның берсен җитәкләгән.Милли-мәдәни һәм тарихи мирасы быздан А л м а ш е в. Безгә хәзер газета редакциясен һәм про-паганда бюросын ныгытырга кирәк.Телефон шалтырый.(Телефонны алып.) Хәрби әсирләр. Бик яхшы. (Труб-каны куя.) Әгәр дә без эшкә Муса Җәлилне һәм тагын шун-дый бер-ике күренеклерәк кешене тарта алсак, легион бу-лачак!У н г л я у б. Сез аңа туп-туры әйтегез: я үлем, я яшәү. Ярдәмгә Янгузовны чакырыгыз.А л м а ш е в. Бу эштә аның ярдәм итә алуына ышан-мыйм... Шулай да... (Телефон трубкасын алып.) Редак-циядән Янгузов әфәндене чакырыгыз. Хәзер үк. (Труб каны куя.)У н г л я у б. Министрлыкта безнең газетаны яратмый-лар. Легиончылар арасында авторитеты юк диләр. Бик дө-рес бу. Безнең газетаны легиончылар һәм хәрби әсирләр генә түгел, немец солдатлары аяк баскан җирләрдә яшәүче барлык татарлар да укырга тиеш. Бу бер. Икенчедән, һәр-","132бер номер саен нацистларны, фюрерны мактап язарга түгел, күбрәк демократия турында язарга тәкъдим итә ләр. Аннан безгә руслар белән татарларның үзара дуслы гы демократия принципларына каршы булуын, кыскасы, немецларның та-тар халкын рус коллыгыннан азат итәргә омтылуын аңла-тырга кирәк...Алмашев (эшлекле төс белән). Без бүген Даргибель-дәге батальонга бару турында сөйләшкән идек.У н г л я у б. Әйе, нәкъ шулай.А л м а ш е в. Сез хәзер ук китегез дә андагы эшләр белән таныша торыгыз. Мин бераздан барып җитәрмен. Миңа әле Янгузов белән сөйләшергә кирәк.У н г л я у б. Яхшы. Уңыш телим. (Китә.)А л м а ш е в. Юк әле, һер Унгляуб, Гайфи Алмашевны тиз генә өркетә алмассың! Аның таянычы нык биредә. (Те-лефон трубкасын алып.) Хәсәновны! (Дәфтәренә ка рап.)Хәсәнов?! Монысы тагын да хәйләкәррәк егеткә ох шый. Кайчандыр Кышкар шәкерте булган, янәсе... Мулла малае булган өчен комсомолдан, институттан куылган... һи, ах-мак, тапкансың икән җүләрләрне!.. Син, энекәем, алдар са-ескан булсаң, мин хәйләкәр төлке...Xәсәнов керә.Хәсәнов (түбәнчелек күрсәтергә тырышып.) Әс-сәламәгаләйкем.А л м а ш е в. Вәгаләйкемәссәлам. (Хәсәновның кулын-нан ала.) Узыгыз, утырыгыз... Минем белүемчә, сезнең  мәрхүм әткәгез Фәтхерәхман хәзрәт бик хөрмәтле һәм мөгъ-тәбәр кешеләрдән булган.Х ә с ә н о в. Балаларга бит, Гайфи әфәнде, ата-аналарны үз ирекләре белән сайлап алу хокукы бирелмәгән. Тәкъ-дирдә язылган булса, сез дә минем атам булуыгыз мөм кин иде.А л м а ш е в. Сез бала вакытыгызда милли мәдәнияте-безнең горурлыгы булган атаклы Кышкар мәдрәсәсендә укы гансыз.","133Х ә с ә н о в. Әйе, мин һаман да әле укуымны дәвам итәм. Бөек кешеләрдән акыл өйрәнәм. Пәйгамбәребез Мө хәммәт галәйһессәләмнең: «Бишектән алып кабергә кадәр уку фа-рыз» дигән хәдисен тотарга тырышам.А л м а ш е в. Сезнең киләчәгегез бик өметле булган. Лә-кин сез большевиклар кулы астында нибары лейтенант. Анда да әле кече лейтенант.Х ә с ә н о в. Язмыш тарафыннан билгеләнгән дәрәҗәгә Аллаһе Тәгалә шөкрана кылырга кушкан.А л м а ш е в.  Сезне комсомолдан чыгарганнар,  инсти-туттан куганнар, тыныч кына эшләргә дә, яшәргә дә ирек бирмәгәннәр. Ә сез шулай да большевиклар партиясенә кер-гәнсез.Х ә с ә н о в. Эссе көндә чинар агачы күләгәсенә кергән кешене гаепләп буламыни, Гайфи әфәнде.А л м а ш е в. Зиннәтулла әфәнде, мин бит сезнең сүзе-гезгә ышанмыйм. Әйе, әйе... Сез Муса Җәлил белән бергә лагерьдан качу оештыргансыз. Каршылык күрсәткәнсез...Х ә с ә н о в. Сүзләрегез бик дөрес, Гайфи әфәнде. Ләкин бит диңгез кочагына омтылып аккан чагында елга сулары юлда очраган буаны ера, ташларны агыза икән, аның өчен елга суын гаепләп буламыни? Аллаһы Тәгалә Коръәндә әйтә бит: «Я әйеһәлләзинә амәнү...»Алмашев (кискен). Хәсәнов әфәнде! Сез балаганда артист булып уйнамагансыздыр бит?Х ә с ә н о в. Аллаһы Тәгалә нидән дә булса шикләнә баш лый икән, ул инде Аллаһы Тәгалә була да алмый. (То-рып баса.) Кайсы ишектән чыгып китәргә боерасыз, Гай фи әфәнде?Алмашев (сәер генә бер шатлыклы тавыш чыгарып куеп). Хәсәнов! Сез менә дигән мулла булачаксыз.Х ә с ә н о в. Мин? Мулла?А л м а ш е в. Сез бит шундый оста итеп алдаша бе ләсез.Х ә с ә н о в. Мине алдаша дисезме?А л м а ш е в. Сезнең әллә Сарман районы Иске Кәшер авылы крестьяны Хөснулла малае икәнегезне белмимме ","134мин? Беләм. Казанда җир казучы булып эшләгәнегезне дә, соңыннан сәүдә техникумын тәмамлап, товаровед булга-ны гызны да беләм. Сәүдәгәр син, Хәсәнов, коллега!.. Ал-даганда да ышандырырлык итеп алдый беләсең! Хе-хе-хе! һәйбәт! Бәрәкалла. Полкта мулла булырга телисеңме?Х ә с ә н о в. Әгәр мулла булырга дисез икән, ул ча гында инде полкка түгел, бөтен легионга!А л м а ш е в. Юк, легионга булмый, булдыра алмыйм. Анда икенче кандидатурабыз бар. Бәлки, батальонга тәр-бияче булып барырсыз, ә? Званиегез  —  капитан. Кием-са-лым, ашау-эчү тәэмин ителә. Тулы ирек!.. Буламы?Х ә с ә н о в. Аллаһы Тәгалә вә тәбарәкәгә, аның барлык пәйгамбәрләренә мең шөкерләр булсын! Ярый, мин риза.А л м а ш е в. Яхшы. Барыгыз! (Ишек күрсәтеп.) Менә бу ишеккә.Хәсәнов китә.«Ярдәмгә Янгузовны чакырыгыз», имеш. Нигә ул бар җир гә дә аны китереп кыстыра, һмм!.. (Паузадан соң ишек-не ачып.) Янгузовны чакырыгыз!Янгузов керә.Утырыгыз! (Пауза.) Кайчанга кадәр сезнең өчен миңа министерство алдында кызарырга туры килер? Кайчан кон-це да концов газета адәм рәтле хәлгә килер? Сездән сорыйм!Янгузов куркып кына нәрсәдер әйтмәкче була.Мине бу туйдырды. Миңа мондый ярдәмчеләр кирәкми!Я н г у з о в. Үзем генә нишли алам? Мин урынбасар да, җаваплы секретарь да. Ярдәмгә ичмасам бер генә кеше бул-са да бирсәгез икән.А л м а ш е в. Муса Җәлилне белә идегезме?Янгузов (гаҗәпләнеп). Әй-йе...А л м а ш е в. Ниндирәк кеше ул?Я н г у з о в. Ничек дияргә сезгә... Шагыйрь буларак яхшы, ә кеше буларак коточкыч. Дорфа, кире... О!А л м а ш е в. Менә сезгә ярдәмче.","135Я н г у з о в. Ул биредәмени?!Алмашев. Әйе.Я н г у з о в. Юк, риза булмас. Ул коммунист, фана тик... Билгеле, редакциядә ул эшләсә, начар булмас иде. Әгәр сез аны мәҗбүр итә алсагыз... Минем өчен бик кү ңелле була-чак. Тик бер шарт белән.Алмашев (кискен). Һичбер шарт-фәлән юк. (Теле-фонга.) Муса Җәлилне чакырыгыз. (Трубканы элә.) Сөй-ләшегез.Я н г у з о в. Мин?!А л м а ш е в. Әйе... (Чыга.)Я н г у з о в. Менә бәла... Ф-ф!.. Әллә инде салкын би-редә.Муса керә.Я н г у з о в. Исәнмесез, Муса! Утырыгыз.М у с а. Янгузов?!Я н г у з о в. Утырыгыз.Муса дәшми.Менә кайда очраштык. Кызганычка каршы, мин сезне үз ихтыярым белән чакырмадым. Мин монда рәсми кеше. Миңа җаваплы эш тапшырылган. Теләсәгез-теләмәсәгез дә минем белән сөйләшергә туры киләчәк.М у с а. Миннән ни кирәк сезгә?Я н г у з о в. Үзебезнең «Идел-Урал» газетасында эш-ләргә тәкъдим итәм. Легионда солдат булып йөрү сезнең эш түгел.М у с а. Ә мин җыенмыйм да.Я н г у з о в. Муса, тарих тәгәрмәченең без теләгәнчә әй-ләнмәвен күрмисезмени сез? Безгә, совет кешеләренә, моны хис итү авыр, билгеле, ләкин ачык хакыйкатькә кар шы бару...М у с а. Фәлсәфә мәсьәләләре белән Янгузовлар шө гыль-ләнергә калгач инде ул...Я н г у з о в. Муса әфәнде, әгәр үзегезгә бер-бер бәла алыр га теләмәсәгез...","136М у с а. Яныйсыз?Я н г у з о в. Мин? Сезгә? Каян алдыгыз аны? Сәер кеше сез... Мин уйлаган идем бит, әгәр бергә-бергә эшләсәк, мон-дагы хәлләрнең ничегрәк торганын төшенеп алсак, бәлки...М у с а. Беләсеңме, Шәкүр, менә тыңла әле.Ул, куркып, дошманы алдында Калтырап, күтәрде кулларын,Сугышның иң кызган чагындаТашлады кулыннан коралын.Кешелек сыйфаты бу чакта,Әйтегез, бармы бу мескендә?Аягы, куллары һәм хәтта Җаны да хуҗасы иркендә.Юк сиңа кешечә көн итү,Бикләдең син гомер юлыңны.Дошманың алдында, егетем,Бер куркып күтәргәч кулыңны.Алмашев керә.Алмашев (бик ягымлы). Исәнмесез, Муса әфәнде. Ялгышмадым булса кирәк? Сезнең белән танышуыма бик шатмын. Гайфи Алмашев. (Кулын бирә.)М у с а. Соңгы көннәрдә сезнең турыда күп кенә ишет-тем.А л м а ш е в. Шулаймы? Бик яхшы. Сез танышлар, ахры?Я н г у з о в. Әйе, танышлар. Муса Җәлил әфәндене мин күптәннән беләм. Ул менә дигән кеше һәм талантлы ша-гыйрь. Мин сездән, Гайфи әфәнде, аңа яхшырак шартлар тудыруыгызны үтенер идем.А л м а ш е в. Монысы инде Муса әфәнденең үзеннән. Әгәр ул... мин ышанам, ул безнең милләтебез өчен хәзер бердәмлек, оешканлык, үзара татулык кирәк икәнен аңлый торгандыр. Башка милләтләргә каршы тора алырлык көч ","137зарур була калса, алар белән җитәкчелек итү өчен барлык катлауларның да үзара дус булулары...М у с а. Әйе, әйе, хәтерлим... Янгузов иптәш, гафу ите-гез, Янгузов әфәнде бу турыда сөйләгән иде миңа. (Янгузов-ка.) Шулай түгелме?Янгузов (аптырап). Әйе...А л м а ш е в. Алайса, бигрәк тә яхшы. (Янгузовка иша-рә ясый.)Янгузов (кәгазь биреп). Шушыңа кул куеп бирсәгез, мин китәр идем, Гайфи әфәнде.А л м а ш е в. Бирегез. (Кул куеп, кире бирә.)Я н г у з о в. Хәзергә хушыгыз, Муса әфәнде. (Китә.)А л м а ш е в. Утырыгыз, Муса әфәнде. Без бит сезнең бе лән якташлар. Кайчандыр, яшь чагымда, мин дә Казанда яшәдем. Аның гүзәл урамнары буйлап йөрдем. Универси-тет, Сөембикә манарасы... Кыш көннәрендә әдәби милли кичәләр, җәй булса Кабан күле, Аркадий бакчасы, Сабан туйлары... Әх, Казан, Казан... Әле дә шулай ямьлеме без нең Казан, Муса әфәнде?М у с а. Хәзер тагын да ямьлерәк.А л м а ш е в. Шулаймы? Бик шат. Әйе... Безнең иң гү-зәл, иң мөкатдәс хыялларыбыз белән бәйләнгән шәһәр бит ул. Анда бары да йөрәккә якын... Әйе, сагынам, Муса әфән-де, Казанны бик сагынам. Биредә, ни әйтсәң дә, чит илдә бит инде без. Ярый, бу турыда соңыннан. (Сигара тәкъдим итеп.) Рәхим итегез.М у с а. Рәхмәт, тартмыйм.А л м а ш е в.  Милләтебезнең киләчәк язмышы, Муса әфәнде, безнең өстебезгә тарихи бурычлар йөкли. Сез һәм мин, татар милләтенең тигез хокуклы хадимнәре була-рак...М у с а. Гайфи әфәнде, үзегез белән чагыштырып, мине һич урынсызга зурлыйсыз. Сез Россиядә зур сәүдәгәр бул-гансыз. Ишетүемә караганда, хәзер Берлинның үзендә бер-ничә йортыгыз бар...А л м а ш е в. Ярый, шулай да булсын ди.","138М у с а. Сез капиталист, мин коммунист. Сез ак эми-грант, фашист, ә мин...А л м а ш е в. Андый катлаулы мәсьәләләр турында сөй-ләшмик без хәзергә. Тик шуны әйтәм: сез бик нык ялгы-шасыз. Мин партиясез, алай гына да түгел, национал-со-циалистларны яратмыйм. Ләкин алар безнең өчен кирәк булган армия татар легионы төзергә мөмкинлек бирәләр.Муса (торып). Сез миңа нинди эш тәкъдим итәсез?А л м а ш е в. Бернинди дә. Мине бары сезнең язмышы-гыз борчый. Бигрәк тә лагерьдан качарга уйлавыгыз... ко-мандованиегә ошамаган. Сезне бирегә чакырып алу өчен миңа нинди авырлыклар күрергә туры килгәнен белсәгез иде... Монда шаярырга яратмыйлар, Муса әфәнде, ыша-ныгыз миңа. Мин дөнья күргән кеше. Сезгә иң яхшысы  — безнең газетада эшләү. Әгәр тәкъдимемә күнмәсәгез, ул чакта мин сезнең тормышыгызны саклап кала алмаячак-мын... Мин сезнең халәт рухиягезне аңлыйм, Муса әфәнде. Күнекмәгән шартларда эшләү башта авыррак булыр. Лә кин бераз вакыт үткәч күнегерсез дип ышанам. Советлар Россия-се хәзер соңгы көннәрен кичерә. Ул җимерелә, тар кала... Тарих миңа милләтебезнең язмышы турында кай гырту вази-фасын йөкләде. Минем төп миссиям: үзебезнең мөстәкыйль дәүләтебезне  —  бөек Идел-Урал штатын төзү. Мин монда, Берлин шәһәрендә, аның ныклы нигезен салу эшен алып ба-рам. Сез, татар халкының күренекле шагый ре, миңа бу ва-зифаны үтәүдә ярдәм күрсәтергә тиешсез. Сезнең семьягыз бар... Хатыныгыз, кызыгыз... Әгәр үзегез нең исәнлегегез турында хәбәр итәргә теләсәгез, без аны да эшли алабыз.М у с а. Кирәкми.А л м а ш е в. Аның исеме Әминәме?М у с а. Мине лагерьга кайтарып җибәрегез!А л м а ш е в. Концлагерьга?М у с а. Барыбер.А л м а ш е в. Ярый, редакция түгел, ди. Пропаганда бю-росы, я булмаса башка шундыйрак бер урын...М у с а. Юк!","139А л м а ш е в. Ашыкмагыз. Үзегезнең якыннарыгыз, дус-ларыгыз, иптәшләрегез турында да уйлагыз.Муса дәшми.Риза булыгыз, Муса әфәнде, әгәр дә бит....М у с а. Шулай да мин баш тартсам?А л м а ш е в. Үзегез өчен начар булачак. Безне, бәлки, сездән башка эшли алмыйбыз дип уйлый торгансыздыр. Эшләрбез, Муса әфәнде. Башкалар табылыр. Без шундый легион оештырырбыз... Көчебез дә, тәҗрибәбез дә җитәр лек безнең.М у с а. Алай булгач, мин ник кирәк сезгә?А л м а ш е в. Чөнки сез талант. Атаклы шагыйрь. Шу-ның өстенә минем сезгә яхшылык эшлисем килә.Муса (ирония белән). Яхшылык... Бик зур яхшылык эшләргә ниятләнәсез... Рәхмәт! (Пауза. Кинәт елмаеп куя, йөзе яктырып китә.) Беләсезме, Гайфи әфәнде, мин дә бит сезгә яхшылык эшли алам.А л м а ш е в. Әйе, ышанам.М у с а. Зур яхшылык.А л м а ш е в. Зур яхшылык?! Мәсәлән?М у с а. Сез Казанны сагынуыгыз турында сөйләдегез...А л м а ш е в. Әйе, сагынам...М у с а. Сезнең Казанга, туган илгә кайтасыгыз килә.А л м а ш е в. Бик дөрес.М у с а. Ә бу эштә мин сезгә ярдәм итә алам бит.А л м а ш е в. Сез?..М у с а. Әйе, ышаныгыз, анлык кына көчем бар минем.А л м а ш е в. Беләм, ләкин...Муса (каранып). Безне монда тыңлап тормыйлардыр дип уйлыйм.А л м а ш е в. Юк, юк, ул яктан борчылмагыз.Муса (акрын тавыш белән). Әгәр сез, Гайфи әфәнде, шушы якын арада туган илгә, Мәскәүгә кайтырга юл табып, моңа инде сезнең осталык җитәр дип ышанам, үзе гезнең монда эшләгән эшегездән ваз кичүегезне белдерсә гез...","140А л м а ш е в. Нәрсә?М у с а. Совет хөкүмәтенә баш иеп гафу сорасагыз...А л м а ш е в. Җитте!!М у с а. Мин тормышыгызны саклап калырга ярдәм итә алам һәм...А л м а ш е в. Молчать! Миңа шундый тәкъдим ясарга? Бу... бу... Моның өчен сине  —  концлагерьга!М у с а. Җибәрегез!Алмашев (яулык белән тирен сөртеп). Уф-ф!.. (Уты-ра. Пауза.) Анда сезне дәһшәтле үлем көтә.М у с а. Беләм.Алмашев (тынычланырга тырышып). Ух, нинди үз-сүзле кеше сез, Муса әфәнде.М у с а. Сез дә төшеп калганнардан түгел, Гайфи әфәнде. Үз фикерегездә һәм идеалыгызда нык торасыз. Әйе, әйе... Мондый кешеләр хөрмәткә лаек... Бик лаек...А л м а ш е в. Ә! Мактыйсыз? Ха-ха-ха! Усал икәнегезне белә идем, ләкин бу кадәргә барып җитү... Юк! Икенче кат минем белән шулай шаярсагызмы?.. Минем тәкъдимгә ри-засызмы?М у с а. Уйлап утырам.А л м а ш е в. Ачык әйтәм, риза булмасагыз, сезне генә түгел, гаиләгезне дә һәлакәт көтә.М у с а, Гаиләмне дә? Юк... (Елмаеп башын чайкый.)Монысы инде...А л м а ш е в. Ышанмыйсызмы?.. Юкка...М у с а. Алайса мине концлагерьга җибәрегез, атыгыз! Мин сезнең белән эшләмәячәкмен.А л м а ш е в. Бик кызганыч. (Фоторәсемнәрне чыга-рып.) Таныйсызмы? (Мусага бирә.) Искиткеч кыз. Шундый гүзәл хатыныгыз һәм балагызны үз кулыгыз белән үлемгә хөкем итәрсез дип һич ышанмыйм. Без аны да эшли ала-быз. Тагын шуны да белегез: сез үз иптәшләрегезнең дә го-мерен куркыныч астына куясыз. Минем тәкъдимемне кире кагу сезнең дусларыгызны да һәлакәт итәчәк. Сезнең белән бергә Бухенвальдка дистәләгән татар хәрби әсирләре озаты-","141лачак. Мин боларны әйтергә теләмәгән дә идем, сез мине мәҗбүр иттегез. Уйлагыз яхшырак.Сәхнә караңгылана. Прожектор яктысында Мусаның йөзе генә күренә.М ус а (уйлана). Минем аркада йөзләрчә кеше үтерелә... Әйе, алар моны эшләячәкләр. Хаинлек юлына басарга? Исе-меңне пычрак кулларга тапшырырга? Ватаның, һәм хал-кың дошманнарына корал булып хезмәт итсен өченме?.. Юк! Үләргә! Үлем мең өлеш артык. Сөеклеләрем Чулпан... Әминә!Сәхнә караңгылана да шунда ук алгы планда сәхнәнең бер як чите як-тыра. Анда, алсуланып торган якты фонда, ап-ак матур киемдә гаҗәеп бер матур чырайлы Әминә  —  яшь ана, бишектәге нәни кызын  —  Чул-панны тирбәтә.Әминә (балага сокланып карап тора да әкрен генә). Йоклыйсыңмы, матур кызым, Чулпаным минем! Йокла, кы зым, йокла. (Җырлый.)Күз нурым син,Матурым син,Тулган аем!Ай тулгандаЙокла инде,Матуркаем!Такмак әйттеСиңа җилләр,Алмагачы әкият сөйләр.Йокла, нәни,Йокла, бәби,Әлли-бәлли, Бәлли-бәү! Арттан килеп баскан М у с а күренә.Муса?М у с а. Әминәм! (Кочаклый.)","142Зәңгәр күлле, иркә сандугачлы Яшьлек үтте, диеп кайгырма.Безнең яшьлек ел да чәчәк ата, Яфрак ярган чакта каеннар.Шулай бит, Чулпан кызым?Әминә (балаларча). Шулай, әтием. Муса.Агарса да чәчләр көмеш кебек, Кырау төшмәс безнең йөрәккә.Әминә дә кушыла.Безнең яшьлек  —  мәңге сүнмәс ялкын, Ул кабынды даулы көрәштә.Муса (бишеккә карап). Шулай бит, Чулпан кызым?Ә м и н ә. Шулай, әтием!М у с а. Әминә! (Кочаклый.)Ут сүнә. Музыка.Бераздан, ут яңадан кабынганда, М у с а Алмашев кабинетында про-жектор яктылыгында.М у с а. Минем аркада сезне... Дусларым, иптәшләрем-не!.. Мин  —  коммунист шагыйрь. Көрәшү, көрәшне дәвам итү урынына үләм дә котыламмы? Көрәштән качу түгел-ме бу? Үлеп кенә котылу  —  ул җиңел. Ә менә иң газап-лы шартларда көрәшне дәвам итү  —  авыр. Авыр... ләкин кирәк... әйе... әйе!.. Аның тәкъдимен кабул итәргә... Әйдә, әнә «хаин» дисеннәр миңа, исемем хурлык белән каплан-сын, ләкин вөҗданым, намусым саф булачак. Үлгән ча-гымда әйтермен: хушыгыз, кадерлеләрем, Ватаным өчен кулымнан килгәннең барысын да эшләргә тырыштым...Ут яктыра.А л м а ш е в. Я, нинди карарга килдегез?М у с а. Мин пропаганда бюросында эшләргә риза. Тик бер шарт белән.","143А л м а ш е в. Нинди шарт?М у с а. Мин Гомәров исеме астында эшләячәкмен.А л м а ш е в. Сез бит инде бу исем астына яшеренеп ка-лырга тырышып караган идегез, барып чыкмады. Сезнең Муса Җәлил икәнегезне барысы да белә.М у с а. Барысы дамы, түгелме, анысын белмим, ләкин бу  —  минем шартым.Алмашев (бераз уйлап торганнан соң). Ярый, гәрчә биредә андый эшләрне яратып бетермәсәләр дә, мин кабул итәм. Иртәгәдән эшкә башлыйбыз. Сез иректә. Чын мәгъ-нәсе белән. Тәбрик итәм! Хәзер үк сезгә документ бирерләр. Пропускыгызны бирегезче. (Пропускка яза.) Гомәров. (Му-сага кире биреп.) Рәхим итегез. Менә бу ишеккә.Му са китә.(Уйга калып.) Кызык, ничек кенә булып бетәр икән бу эшләр? (Авыр сулап куя. Телефон трубкасын алып.) Хиса-метдиновны кертегез... Аннан Фәрит Солтанбеков, Рәхим Саттаров, Гарәф Фәхретдиновларны әзерләгез!Пәрдә.ИКЕНЧЕ ПӘРДӘIV КАРТИНАТөн. Берлинның зур урамнарының берсенә чыга торган кечкенә аулак урам. Зәңгәр фонарьлар яна. Өйнең бер почмагы күренә. Парадный ишегалды. Патруль үтеп китә. Радиода музыка матур бер көй уйный.Ут кабына. Муса бүлмәсе. Ул кечкенә, ләкин җыйнак.Муса ялгыз. Нык борчулы.М у с а. «Хаин!..» Әлбәттә, алар хаклы... Иртәгә чыгыш ясарга, йөрәгеңне, бөтен яшьлегеңне биргән... синең өчен иң изге булган нәрсәне пычратырга, үз Ватаныңа яла ягар-га?.. Юк! Җитте! Булдыра алмыйм...Сиңа миннән хәбәр китерсәләр,«Алмаштырган илен»,  —  дисәләр,","144Син ышанма, бәгърем!Мондый сүзне Дуслар әйтмәс, мине сөйсәләр.Илдән киттем ил һәм синең өчен,Автоматым асып аркама.Илемне һәм сине алыштыргач,Җирдә миңа тагын ни кала?Кадерлеләрем минем... Нинди авыр газаплар чиккәнем-не белсәгез иде сез. (Пауза.) Ә шулай да кирәк. Кирәк. Чы-гыш ясамыйча булмый. Мин сөйләрмен аларга... (Өстәл янына утыра да яза башлый.) Сөйләрмен...Ишек шакыйлар.Муса (язуын дәвам итеп). Керегез.Саттаров (кереп). Мөмкинме?М у с а. Нигә соңладың?С а т т а р о в. Көчкә килеп җиттем. Адым саен пат руль-ләр. Телеграф янына тагын ике зенитка куйганнар.М у с а. Беләм. Син әзерме?Саттаров. Әзер.М у с а. Мә, ал. (Документ бирә.) Һәм хәзер үк юлга чык.Саттаров (укый). «Шәрәфетдинов Касыйм...» (Муса-га.) Бу минме инде?М у с а. Әйе.Саттаров (укуын дәвам итә). «Газета корреспонден-ты... Татар легионы частьларына элемтә өчен... Алмашев». Нинди матур кул куйган.Ләкин белсен минем күкрәгемдә Нинди ачу, нәфрәт ятканын,Мин сизәмен шушы нәфрәтемнең Нәфис булып чәчкә атканын.М у с а. Кайчан китәсең?С а т т а р о в. Биредән туп-туры вокзалга.","145М у с а. Үзеңне сакла. Дусларыңның язмышларын исең-дә тот. Безнең яшәү-яшәмәвебез турында гына сүз бармый. Кирәк икән, без үләрбез. Ләкин «сатлык» исемен күтәреп үлүе авыр.С а т т а р о в. Мин сак булырмын. Бик сак булырмын. Фронт сызыгын чыккан чакта тын да алмам хәтта. Ачка интегермен, әмма тотылу хәвефе булган җиргә аяк атламам.М у с а. Бәхетле син, Рәхим.С а т т а р о в. Әйдә бергә китәбез, Муса?М у с а. Юк, Рәхим, мөмкин түгел бу. Мин монда кирәк хәзер. Алмашевларның мәкерле планнарын өзү өчен кирәк. Иртәгә беренче батальонга барам. Алмашев белән барабыз. Чыгыш ясаячакмын. Беләсеңдер ич, аларны фронтка озата-быз, үзебезнең якка. (Пауза.) Мин аларга әйтәчәкмен: «Без-нең илебезне көчле һәм куәтле итәргә вәгъдә иткән бөек Гитлерга хөрмәт һәм дан!» Шуннан тыңлаучыларны югары-га, зәңгәр тасма булып сузылган Идел өстенә күтәрермен. Аларга мин авыллар, шәһәрләребезне, кырлар һәм күлләре-безне, чәчәккә күмелгән болыннарыбызны күрсәтермен. Әй-термен: «Күрегез, нинди бай һәм гүзәл ул безнең Туган ил. Бер чигеннән икенче чигенә кадәр меңнәрчә километр. Ул безнең тырыш, хезмәт сөюче кулларыбызны сагына... Ту-ган илебез өчен сугышка әзер булыйк! Тешләрегезне кысы-гыз да коралларыгызны яхшырак итеп атарга өйрәнегез...» Шуннан мин аларны кулларыннан җитәкләп өйләренә алып кайтырмын, бакчаларына алып кереп, бабалары үстергән алма агачы төбенә утыртырмын да яннарына балаларын, хатыннарын һәм барлык туганнарын алып килермен. Әй-термен: «Менә кемнәр көтә сезне. Алар өчен җанны да ая-маска мөмкин. Нык булыгыз, дуслар, дошманны танырга һәм аны рәхимсез рәвештә кыйнарга өйрәнегез. Фюрер бе-леп торсын, хәлиткеч сәгатьләрдә безнең йөрәкләребез тет-рәнмәс. Кулларыбыз хыянәт итмәсләр...»Саттаров (тәэсирләнеп). Рәхмәт сиңа, дус.М у с а. Ни өчен? Гитлерны мактаганым өченме?С а т т а р о в. Сизмәдем.","146М у с а. Монысы менә начар, Рәхим. Легиончылар бу исемне хәтерләрендә тотарга тиешләр.С а т т а р о в. Син бик, бик яхшы итеп әйттең.М у с а. Белмим, белмим, Рәхим. Поезд кайчан китә?С а т т а р о в. Ярты сәгатьтән.М у с а. Алайса, бар, соңга калма.С а т т а р о в. Сау бул.М у с а. Сәлам әйт. Безнең турыда барын да, барын да тулы итеп сөйлә. (Кочаклашып үбешәләр.)Ут сүнә. Өйдән С а т т а р о в чыга. Каршыга патруль килә.П а т р у л ь. Документларыгыз, һер лейтенант?С а т т а р о в. Рәхим итегез. (Удостоверение бирә.)Патруль (укый). Шәрәфетдинов Касыйм... (Кире бирә.) Битте!VII КАРТИНАМоабит төрмәсендә стеналары юешләнеп-күгәреп беткән бер камера. Унда  —  калын тимер ишек. Югарыда  —  рәшәткәле кечкенә тәрәзә. Ан-нан сызылып кына көн яктысы төшә. Салам матрас җәелгән ике топ-чан. Аларның берсендә Б а т ы р ш и н ята. Ара-тирә ул ыңгырашып куя. Аның янына А н д р е утырган. Бер топчан янында идәнгә М у с а утырган да кечкенә дәфтәргә нәрсәдер яза. Аны тануы кыен. Йөзе сул-ган, чәчләре агарган. А л и ш белән Х ә с ә н о в ишек янына басканнар да нидер көтәләр. Тыңлыйлар.Алиш (Хәсәновка). Ни өчен ул һаман да юк?Х ә с ә н о в. Минемчә, аны допроска гына алдылар.А л и ш. Үлемнән курыкмыйм мин... Көтүе газап...Андре (дәвам  итеп). Шуннан Уленшпигель әйтә: «Ма туркай, мин туйганчы ашадым, яңак сөякләремнең хезмәте өчен түләгез инде миңа,  —  ди.  —  Ул чагында мин сезне шундый назлы итеп кочаклап үбәрмен, хәтта сезнең сөйгән егетләрегезнең егерме җидесе берьюлы кочакласа да минем кадәр булдыра алмас»,  —  ди. «Юк»,  —  ди хатын, моны этәреп. «Ах,  —  ди Уленшпигель, авыр сулап.  —  Тә-нең каймак кебек, иреннәрең чия шикелле. Синнән дә тәм-","147лерәк хатын-кыз бармы икән дөньяда?!» «Ах, явыз,  —  ди ул көлеп,  —  бушлай ашавың өчен рәхмәт әйт, ичмасам... югый-сә менә таяк алырмын да...» «Минем таягымны ал»,  —  ди Уленшпигель... Хатын кычкырып көлә...Андре сөйләгәндә, барысы да аның тирә-ягына җыйналалар.М у с а. Син, Андре дус, бөтен Уленшпигельне яттан беләсең, ахры?А н д р е. Шарль де Костерны безнең Бельгиядә белмәгән кеше юк. Яше дә, карты да белә. Аның Уленшпигеле парти-заннар сугышының иң авыр шартларында да безнең белән бергә булды.Б а т ы р ш и н. Бельгия! Мәктәптә чакта укып үттем мин аның турында, ә күз алдына китерә алмыйм.А н д р е. Сугыш беткәч кил, бар җирен дә үзем күрсә-теп йөрермен. Искиткеч матур ул безнең Бельгия!Б а т ы р ш и н. Барам, һичшиксез, барам.Андре (Мусага). Ә син һаман язасың. Укы әле безгә дә, Муса.Муса (укый).Ник чакырдың су буена,Үзең шунда килмәгәч?Ник әйттердең «сөям» диеп,Үзең «мин дә» димәгәч?Ник елмайдың каш сикертеп,Яратмагач, йөрмәгәч?Ник ашаттың тозлы балык,Соңыннан су бирмәгәч.Көләләр.Батыршин (ыңгырашып). У-ух!Андре (Батыршин янына килеп). Авыртамы?Батыршин (күз яшьләренә тыгылып). Юк... Әллә ни авыртмый.","148А н д р е. Яхшылабрак ят. (Үз мендәрен ала да Батыр-шин башы астына куя.) Я әле, менә шулай. (Батыршин ыңгыраша.) Я, я, түз бераз. Тыныч кына ят. Тыңлыйсың-мы, мин сиңа тагын Уленшпигельне сөйлим.Б а т ы р ш и н. Тыңлыйм.А н д р е. Бервакытны шулай Уленшпигель трактирга килеп керә. Анда ачы яшь кенә бер хатын  —  хуҗа хатыны каршы ала. Ул сорый: «Сез аш ашарга телисезме?» «Әлбәт-тә,  —  ди Уленшпигель,  —  тик кыйммәтме?» «Алты флорин-га байлар өстәлендә, дүрткә  —  сәүдәгәрләр белән, икегә  —   барлык кешеләр белән бергә»,  —  ди хатын. «Никадәр кыйм-мәтрәк булса, шулкадәр яхшырак»,  —  ди дә Уленшпигель бай лар өстәленә утыра...А л и ш. Киләләр!Муса тиз генә дәфтәрне яшерә.X ә с ә н о в. Үтеп китте.А л и ш. Аяк тавышы ишетелгән саен, асарга алып ки-тәләр дип көтеп тору  —  коточкыч. Биш ай инде шулай.М у с а. Алиш дус, син соң әле яңа хикәяңнең сюжетын уйлап бетердеңме?А л и ш. Әгәр сугыш кырында һәлак булсам мине, бәл-ки, хөрмәт белән искә алырлар иде. Ә хәзер нәрсә? Ичмаса, Саттаров кайтып җитә алса иде... Безнең биредә дә барыбер сугыш кырындагы шикелле намус белән һәлак булуыбызны кем белә хәзер?М у с а. Кайгырма, дус... Тукай да әйткән бит:Җырлый-җырлый үләрмен мин үлгәндә дә,Дәшми калмам, газраилне күргәндә дә.Безгә дә шулай үләсе иде.Билгеләми гомер озынлыгын Еллар саны, картлык җитүе,Бәлки, менә шушы үлем безгә Мәңге бетмәс яшәү китерер?","149Батырлык һәм илгә турылыкны Шушы үлем белән белдерик.Безнең яшьлек шушы хисләр белән Данлы иде, көчле иде бит!Чикләнсә дә гомер, яшьлек безнең Эзсез сүнә диеп уйлама!Әйтсен яшьләр: менә шулай яшәп,Шулай үлсәң иде дөньяда!(Андрега.) Әй, ни турында уйланып калдың, партизан? Изабеллаңны сагындыңмы? Ә, Андре?А н д р е. Киләчәккә план корам. Туган илемә кайткач нишләргә кирәклеге турында уйлыйм.А л и ш. Син әле кайтуыңа һаман ышанасыңмы? А н д р е. Ышанам. Совет гаскәрләре тиздән Берлинда булачак.Х ә с ә н о в. Ә бүген сезне ассалар?А н д р е. Шулай вакытсызмы? Монысы инде күңел-сезрәк булачак. Аннан соң муен да бик нәзберек минем. Бау белән һич дус түгел.А л и ш. Күңелле кеше син, Андре. Һаман шаярасың. А н д р е. Мусадан өйрәндем. Чынлап та, нигә еларга? Елак лык үзе ярты үлем. Үлмәс борын ук үзеңне нигә үлек-кә са нар га? Теләмим.Муса (Андрега карап). Эх, Андре дус...Кайтса иде гөлләр арасындаГөрләп үткән көләч көннәрем,Дускай, сиңа бүләк итәр идем Илкәемнең иркә гөлләрен.Бер нәрсәм юк минем монда хәзер,Йортым, бакчам, хәтта иркем дә.Гөлләр монда бар да кибеп сулган,Җирләр монда читләр иркендә.","150Тик бар минем кара уйлар белән Тапланмаган керсез йөрәгем.Йөрәгемнең язгы гөлләр төсле Җыры булсын сиңа бүләгем.Үзем үлсәм, исмем, җырым үлмәс,Ул яңгырар илнең кырында,Сөйләп илгә тоткын күңелләрдә Чәчәк аткан дуслык турында.Ишек ачыла. Кыйнап канга батырылган, күзләре бәйле Алексеевны кертәләр.Б а р д а. Алеша, исән!А л е к с е е в. Үләргә җыенганым да юк.Аны Батыршин янына китереп яткыралар.М у с а. Сорау алдылармы?А л е к с е е в. Аннан яманрагын эшләделәр. Минем күз алдымда башкаларны кыйнадылар... Ә мине карап торыр-га мәҗбүр иттеләр. Мин күзләремне йомдым... Ә алар күз-ләремә, күзләремә камчы белән... О-ох! (Ыңгыраша. Пау за.)М у с а. Кабахәтләр!Алексеев (капшанып, Батыршинга). Синең хәлләр ничек?Б а т ы р ш и н. Яхшы. Физзарядкада катнаштым.А л е к с е е в. Иртәгә мин дә... Мин дә катнашачакмын! Без әле яшәрбез... Яшәрбез!.. Сугышырбыз... (Хәле китә.)А н д р е. Алексей дус...Алексеев. Су!М у с а. Су!Алиш (кружкаларны карап). Тамчы гына булса иде, ичмасам.Андре (тыңлап). Туктагыз әле, иптәшләр. (Стенага колагын куеп тыңлый.) Бу безнең күрше, немец комму-нисты Таубе. Безгә сәлам тапшыра. Туктагыз! (Тыңлый.) Кичә, 24 августта, Совет гаскәрләре Көньяк фронтында Ки-","151шинёв һәм Измаил шәһәрләрен, бүген Балтыйк буе фрон-тында Тарту шәһәрен азат иткәннәр.М у с а. Кишинёв, Измаил, Тарту... Димәк, Туган илебез җирләре тиздән тәмам азат ителәчәк. Ур-ра, иптәшләр!..Б а р д а. Ур-ра!Җырлыйлар.Туган як, туган йорт, туган җир,Изгедән изге син безгә, Һич сүнмәс даныбыз, бәхтебез Син генә, бары тик син генә.Сөекле анабыз җире син,Җан сөйгән ярыбыз җире син,Гомеребез дәвамы  —  балалар,Балалар  —  газизләр җире син.Иркендә, дәрт белән көн иткән Ирекле кешеләр иле син,Мәңгелек зур шатлык яулаган Батырлар, даһилар иле син.Ишектәге кечкенә тәрәзә ачыла.Надзиратель тавышы. Кичке аш. (Тәрәзә аша ми-скиләр бирә.)X ә с ә н о в. Бер, ике... (Тәрәзә ябыла.) Без алты кеше.Н а д з и р а т е л ь  т а в ы ш ы. Муса Җәлил һәм аның ип-тәш ләре  —  татарлар паёктан төшерелде.Барысы да тавыш-тынсыз калалар. Алишның кулындагы миские идәнгә төшә.М у с а. Аңлашылды.Барысы да тын гына басып тора.М у с а (куен дәфтәрен алып). Биредә минем соңгы җыр-ларым, соңгы уйларым, соңгы кичерешләрем. (Берәм-берәм барысына да карап чыга. Андрега тукталып.) Мә, дускай, син, бәлки, ирекне көтеп ала алырсың. Безнекеләр һичшик-","152сез Берлинны алачаклар. Мин моңа ышанам. Әгәр исән-сау калсаң, боларны минем Туган илгә озат. Әгәр иптәшләрем, дусларым, Әминә һәм Чулпаным укыса... бу минем өчен иң зур бәхет булачак. Шуннан артык бәхетне мин өмет тә итмим.Андре (дәфтәрне алып). Ышан, дустым, җырларың синең Туган илеңә кайтып җитәр.М у с а. Яшьләй үләбез, дуслар. Ләкин кайгырырга урын юк. Без үз тормышыбызны җир йөзендәге иң изге һәм гүзәл эш  —  халыклар бәхете өчен, кешеләрнең үзара тату яшәүләре өчен бирәбез. Мин ышанам, бервакыт ул көн киләчәк.Без матур чорда матур итеп яшәдек. Мостафа авылы, гамьсез балачак... Киң кырлар, урман, яшеллек. Мин бары-сына да гашыйк идем. Аннан Оренбург, Казан, Мәскәү, та-гын Казан, тагын Мәскәү... Әминә һәм Чулпан. Соңгы сау-буллашу һәм менә Берлин. Биредә сез  —  минем турылык-лы, кыю йөрәкле дусларым. Тормышымның соңгы ми нут-ларында сезнең белән бергә булу  —  үзе бер бәхет. Миңа бул-ган дуслыгыгыз өчен рәхмәт сезгә, иптәшләр. Тагын нәрсә? Ә... безне яңа хәбәрләр белән таныштырып торган, миңа кәгазь, каләм биргән төрмә надзирателе Миллер картка, аның белән безне бәйләгән кыю кыз Анна-Мариягә соңгы сәламем һәм рәхмәтемне әйт, Андре.Пауза.Җырларым, сез шытып йөрәгемдә Ил кырында чәчәк атыгыз!Күпме булса сездә көч һәм ялкын, Шулкадәрле җирдә хакыгыз!Сездә минем бөтен тойгыларым,Сездә минем керсез яшьләрем.Сез үлсәгез, мин дә онтылырмын,Яшәсәгез, мин дә яшәрмен.","153Мин кабыздым җырда ялкын итеп Йөрәгем һәм хаклык кушканны.Җырым белән дусны иркәләдем,Җырым белән җиңдем дошманны.Барысы да Муса тирәсенә җыйналалар. Ул уртада, топчан өстенә баскан.Үлгәндә дә йөрәк туры калыр Шигыремдәге изге антына.Бар җырымны илгә багышладым,Гомремне дә бирәм халкыма.Җырлап үттем данлы көрәш кырын,Җырлап килдем тормыш языма,Соңгы җырым палач балтасына Башны тоткан килеш языла.Җыр өйрәтте мине хөр яшәргә Һәм үләргә кыю ир булып,Гомрем минем моңлы бер җыр иде,Үлемем дә яңрар җыр булып.Надзиратель (зур ишекнең кечкенә тәрәзәсен ачып). Җәлилче татарларның барысына да киенергә!X ә с ә н о в. Татарлар, киенергә!А л и ш. Димәк...Х ә с ә н о в. Шатлан, Алиш дус! Барыбыз да бергә. М у с а. Дусларым! Сынатмагыз! Горур булыгыз!Алиш белән Хәсәновны кочаклый. Елмая. Алар янына көч-хәл белән торып Батыршин да килеп баса. Иптәшләренә карап, ул да елмая.Йөрәкне тетрәткеч музыка.Әкрен генә пәрдә ябыла.өркетү —  куркыту  —  пугать, страшитьшөкрана кылу  —  рәхмәтләү  —  благодарить Богахаин  —  хыянәтче  —  предательC","1541. Драмадан Муса Җәлил һәм аның көрәштәшләре турында ниләр белдең? Җәлилчеләрне характерла.2. Әсәрдә фашист образы ничек бирелә? Фикерләреңне сөйлә.3. Тексттагы бирелгән шигырьләр нинди максат белән кертел-гән дип уйлыйсың?Адлер ТимергалинСӘЕР ПЛАНЕТАДА(Фантастик хикәя)Үземнең бу планетага каян килеп чыкканлыгымны мин, ничек кенә тырышсам да, аңлата алмамдыр, чөнки ра кетага ничек утырганымны да, коточкыч салкын галәм бушлыгы аша ничек очып үткәнемне дә  —  берсен дә хәтер-ләмим. Иң гаҗәбе шул: мин әле кичә генә «Фемиксо» дигән санау машинасында ялыктыргыч цифрлар белән мәш килеп утырган кече хисапчы  —  яңа гына мыек төртә башлаган егет идем. Ә бүген, бакчы, мин  —  астронавт, берьялгызым гына ифрат зур космопланны ерак дөньяларга алып ба-рам... Каршымдагы идарә панеле кырыкмаса-кырык төрле шкала, кнопка, яшелле-кызыллы сигнал лампалары, эк-ран нар белән тулган; менә бусы очыш траекториясен күр-сәтә, тегесе  —  җиргә кадәр ераклыкны, бусы  —  тизлекне, тегесе  —  тизләнешне... Шуңа исем китә: мин боларны каян беләм, каян өйрәнгәнмен соң? Нинди могҗиза бу?Хәер, бу турыда сүз куертмыйм. Кызыгы алда әле. Тиздән мин ниндидер бер йолдыз сис-темасына килеп чыктым. Йолдыз үзе яшькелт төстә булып, зурлыгы ягыннан безнең кояш чамасындарак иде. Аның тирәли биш зур планета әйләнеп йөри һәм шуларның бер-сендә генә атмосфера кеше сулау өчен яраклы иде. Мин моны лазер нурын планетага юнәлтеп һәм чагылган якты-лыкны спектрограф белән тикшереп белдем. Планета миңа ошап куйды. «Тотарга да шунда төшәр-гә»,  —  дигән уй күңелемне кытыклап җибәрде. Озак икелә-неп тормадым.?","155Сәерлекләр көттереп тормады. Беренчедән, кинәт кенә суытып җибәрде һәм мин ту-ңып калтырый башладым. Планетаның кояшы нәкъ баш өстендә тора иде ләбаса! Бер кыя ышыгына кереп күләгәгә, утырган идем, җылынган кебек булдым. «Әһә!» Моның коя-шы салкын нурлар тарата икән бит!» Икенчедән, бу планетаның күчәр тирәли әйләнүе дә әкә-мәт булып чыкты. Дөресрәге, ул бер күчәр тирәсендә генә түгел, алмаш-тилмәш дүрт-биш күчәр тирәсендә бөтерелә, шунлыктан тәүлек озынлыгын төгәл әйтеп булмый, хәтта планета кирегә әйләнгән чакларда мин хронометр сәгатем-нең кирегә йөри башлавын да күрдем. Өченчедән, планетаны сәйран кылып йөргәндә, мин га-җәеп агачларга тап булдым. Алты ботаклы карсак кына бер агачны күз алдыгызга китерә аласызмы? Аның астагы бо-таклары җиргә тикле салынып төшкән, ә өстәгеләре  —  дүр-тесе  —  төрлесе төрле якка тырпайганнар. Яфраклары бик сирәк һәм тешкә тияр дәрәҗәдә шәмәхә. Агачлар берән-сәрән генә үсеп утыралар, урман ише нәрсә бу планетада юк иде бугай. Мин әйбәтләбрәк карар-га дип бер агачка якын килгән идем... сискәнеп киттем. Беләсезме, агач бөтен кәүсәсе белән кымшанып куйды һәм үзенең өске ботакларын миңа таба сузды! Мин кире чиген-дем, ә агач, аскы ботакларын җиргә терәп, алагаем озын кулларына таянган гиббон шикелле, минем өскә сикерде!—  Тукта!  —  дип ачы тавыш белән акырганымны хәтер-лим.Агач туктады. —  Шайтан!  —  дидем мин, ә үзем һаман дер-дер калты-рана идем әле. —  Мин шайтан түгел, мин  —  триффид,  —  диде агач, юан-тык җирендәге бер ботак тишеген мәзәк кенә кыймылдатып.Валлаһи, үзем дә агач кебек катып калдым. Триффид ди гән әкәмәт нәрсә ботакларын читкәрәк алды. —  Сез  —  Җир планетасыннан. Органик тереклек. Үзе-гезне кешеләр дип атыйсыз...  —  дип тезде-китте ул. ","156Триффид  —  инглиз язучысы Джон Уиндемның «Триф-фидлар көне» дигән әсәреннән хәрәкәтчел агач. «Кемдер шаярта, стереосурәт кенәдер бу»,  —  дигән уй мине тынычландыра төште.—  Курыкмагыз. Мин  —  триффид. Бу планетаның хуҗа-лары без.  —  Мин дәшмәдем. —  Без  —  силицийлы тереклек, ягъни бездә сездәге кар-бон урынына силиций, шуңа күрә без азыкны тамырлар аша туфрактан да алабыз,  —  диде агач.  —  Ышанмасагыз, тотып, капшап карагыз,  —  дип өстәде ул, сыңар ботагын сузып. Мин  —  материаль нәрсә, һич тә сурәт кенә түгел.Гадәти агач. Кайрысы салкынча. Ләкин аңарда терек-лек пульсы типкәне дә сизелә. Кинәт кулымны нәрсәдер чеметтереп алган кебек булды. Мин тагы бер адым артка чи гендем. —  Сез, кешеләр, чагыштырмалылык теориясе белән та-нышмы? Әйе, минем Эйнштейн турында ишеткәнем бар иде. —  Таныш. —  Автоматлар турындагы фән, әйтик, кибернетика сез-гә билгелеме? —  Билгеле. Триффид миннән сорау ала иде шикелле. — Димәк, без аң-гакыл ягыннан бертигез,  —  дип нә-тиҗә ясады ул һәм һич тә көтмәгәндә читкә сикерде. Мин парализатор-пистолетымны тагы кулыма кыстым. —  Хи-хи-хи,  —  дип кеткелдәде сәер планетаның хуҗа-сы.  —  Кызык кешеләр сез... Кунакка килгәндә куенга таш кыстырып киләсез икән... Хи-хи-хи... Парализаторны кире тыгып куйдым. —  Менә шулай кирәк...  —  диде теге, бала-чаганы юма-лаган өлкән кешеләр кебек канәгать калып.  —  Әйдә, хәзер мин сине үзебезнең җәмгыять белән таныштырам. Мин теләр-теләмәс кенә триффидка иярдем. Ул, аскы ботакларына таянып, ава-түнә алдан барды.Зур бер мәйданга килеп чыктык. Монда байтак халык ","157(триффидлар, әлбәттә) җыелган иде. Алар түгәрәк ясап те-зелешкәннәр дә «башларын» иеп һәммәсе беравыздан нидер быдырдыйлар иде. Укыналар булса кирәк. Минем танышым нәрсә диптер дәшкәч, тегеләр тураеп безгә таба карадылар. —  Кем бу?  —  диде бер триффид, күрәсең, иң өлкән (ак-сакал димме?) агач. —  Космостан,  —  дип кыска гына җавап бирде аңа ми-нем танышым. —  Ник килгәнен сөйләсен. Мин аларга ни сөйли алам соң? Үземнең ник килгә-немне, ничек монда килеп эләккәнлегемне белми-аңламый идем ич мин! —  Бу зат эндәшми. Димәк, ул  —  дошман,  —  диде өлкән триффид. Түгәрәктәге агачлар бертавыштан: —  Аны җәзалап үтерергә кирәк!  —  дип кычкырдылар....Күземне ачсам, каршымда безнең бүлекнең баш бух-галтеры басып тора һәм йодрык төя иде: — Рей Фридман! Сез тагы эш вакытында йоклап утыра-сыз! Соңгы кат шелтә бирәм һәм хезмәт хакыгыздан егерме биш процент тотып калам!Тәмам уянып җиткәч кенә миңа: «Бу айда фантастик китаплар сатып алырга акчам җитмәс инде»,  —  дигән уй килде һәм мин өстәлемдәге каһәр суккан хисап машинасын шатыр-шотыр китереп боргаларга тотындым. Язмыштан уз-мыш юк...кече хисапчы  —  младший бухгалтерифрат  —  бик  —  оченькүчәр тирәли  —  вокруг осисәйран кылу  —  карап йөрү  —  осматриватькарсак  —  кыска буйлы  —  низкорослый1. Әсәрнең төп герое чыннан да чит планетада буламы? Ул кем булып эшли?2. Хикәядә сиңа сәер булып тоелган әйбер һәм күренешләрне ата. Әсәрнең фантастикага каравын дәлиллә.?C","ИНТЕРНЕТ-РЕСУРСЛАР ИСЕМЛЕГЕwww.antat.ru/ru/iyli/publishing/book/uchebniki — Дәреслекләрнең элек т рон формалары.www.antat.ru/ru/tatzet — Татар теле: зур электрон туплама.https://magrifat.antat.ru — Укытучылар, әти-әниләр һәм бала лар өчен мәгълүмати ресурс.www.belem.ru — Татар мәгарифе порталы.www.balarf.ru — Интерактив мультимедия китапханәсе.http://tatarile.tatar — «Татар иле» укучылар өчен элект рон эн цик-лопедиясе.www.ganiev.org — Русча-татарча тавышландырылган онлайн сүзлек.www.tatarhistory.ru — Татарстан тарихы буенча электрон ат лас.www.tatarcartoon.ru — «Татармультфильм» берләшмәсе эшлә гән анимацион фильмнар җыентыгы. ","Эчтәлек5 нче сыйныфНәркәс чәчәге (Миф) . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . Көнгә күренмәс Сылу-көмеш (Татар халык әкияте) . . . . . . . Ни өчен бер үк ләйсән яңгыры бака авызында энҗегә, елан авы-зында агуга әйләнә? (Легенда) . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . Болгар каласының корылуы турында риваять . . . . . . . . . . . . . Роберт Миңнуллин. Бүренең кешеләр белән дуслашуы турын-да кечкенә әкият . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . .Фатих Әмирхан. Ай өстендә Зөһрә кыз . . . . . . . . . . . . . . . . Фатих Әмирхан. Нәҗип . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . Мәҗит Гафури. Сарыкны кем ашаган? . . . . . . . . . . . . . . . . . Габдулла Тукай. Туган җиремә . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . Муса Җәлил. Яулык . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . .Муса Җәлил. Дуска . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . .Фәнис Яруллин. Хәзинә . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . 6 нчы сыйныфБиючеләр көе (Татар халык җыры) . . . . . . . . . . . . . . . . . . . Фатих Кәрим. Бездә яздыр . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . Шәүкәт Галиев. Сәер кеше . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . Сибгат Хәким. Шигырь ничек туа? . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . Радик Фәизов. Бер күбәләк . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . Гали Рәхим. Битлек . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . Фатих Хөсни. Минем тәрәзәләрем . . . . . . . . . . . . . . . . . . Рабит Батулла. Имче . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . Галимҗан Ибраһимов. Яз башы . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . Гадел Кутуй. Рөстәм маҗаралары . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . Фәнис Яруллин. Ана . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . Риза Ишморат. Үлмәс җыр . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . .Адлер Тимергалин.Сәер планетада . . . . . . . . . . . . . . . . . . .  1543412131519244042434345525355565969768691102126128","Учебное изданиеРОДНАЯ (ТАТАРСКАЯ) ЛИТЕРАТУРАЛИТЕРАТУРНОЕ ПУТЕШЕСТВИЕ5—6 классыУчебное пособие для общеобразовательных организаций основного общего образования(для обучающихся, владеющих родным (татарским) языком)На татарском языкеУку-укыту басмасыТУГАН ТЕЛДӘГЕ ӘДӘБИЯТӘДӘБИ СӘЯХӘТ5–6 нчы сыйныфларТөп гомуми белем бирү оешмалары өчен уку әсбабы(татар (туган) телендә сөйләшүче укучылар өчен)Рәссамы Д. Л. НәүрузоваМөхәррире А. А. ДәүләтоваТехник мөхәррире һәм компьютерда биткә салучысы Л. И. МатвееваОригинал-макеттан басарга кул куелды 21.08.2024. Форматы 70 ´ 90  / . Шартлы басма табагы 11,7. 116Тиражы 100 д. ЗаказОригинал-макет Г. Ибраһимов исем. Тел, әдәбият һәм сәнгать институтында эшләнде420111, Казан, К. Маркс ур., 12Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе нәшрияты420111, Казан, Бауман ур., 20 ","",""]; var positionForPages = [];